Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-бабаларыбыз онытылмый

Алар бабаларыбыз турындагы хәтерне хөрмәт итәләр. Мөселман зиратын төзекләндерүдә зур матди ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр "Нур" мәчетенә бәйрәм ашына чакырылдылар.

Ул мөселман зиратын төзекләндерү буенча комиссия җитәкчелеге белән берлектә әлеге мәчет мөхтәсибәте тарафыннан аларның барысы өчен рәхмәт йөзеннән оештырылды. Ризыклар Корбан бәйрәменнән соң махсус калдырылган корбанга чалынган хайван-сарык итеннән әзерләнгән иде. Чакырылган 45 кешедән әлеге ашка 38 кеше килә алган. Алар арасында изге эштә башлап йөрүчеләрнең, актив ярдәмчеләрнең берсе Марат Нуруллин, шулай ук әлеге изге максатка зур суммада акча биргән Тәлгать Әхмәтҗанов һәм күп кенә башка кешеләр бар иде. Игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!
Кунаклар арасында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов та бар иде, ул Әнвәр абый Сөнгатуллин җитәкчелегендәге комиссиянең барлык әгъзаларына мөселман зиратын төзекләндерү эшләрен оештырудагы мәсьәләләрне төгәл хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чакырылган хөрмәткә лаек барлык затларны уйланылганны тормышка ашыруда финанс ярдәме күрсәткәннәре, үз тамырларына, бабаларыбыз турындагы хәтергә битараф булмаганнары өчен рәхмәт җиткерде.
Хәзерге вакытта РОСТО техник автомәктәбен җитәкләүче Равил Минапов әлеге эшләрнең ничек башлануын искә төшерде. Ул үзе хәзерге вакытта да көченнән килгән ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Уртак көч, иганәчеләрнең риясыз ярдәме белән күбесенең якын, туган кешеләре җирләнгән мөселман зиратын төзекләндерү буенча шактый күләмдә эшләр башкарылган. Аларның барысына да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Күңелдә ышану белән яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев