Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк
22 июнь — илебез тарихында кайгылы көн. 83 ел элек фашист Германиясе Советлар Союзы территориясенә бәреп керә — Бөек Ватан сугышы башлана.
Уртак кайгы халыкны берләштерә. Җиңү көнен якынайтуга чистайлылар да зур өлеш кертә. Безнең районнан фронтка барлыгы 18 мең кеше китә. Аларның күбесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый, госпитальләрдә яралардан вафат була. Алар Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге, тыныч күк йөзе хакына гомерләрен бирделәр. Моны онытмау — безнең изге бурычыбыз.
Тылда хатын-кызлар, өлкәннәр, яшүсмерләр заводларда, фабрикаларда, басуларда эшләп, җиңүгә өлеш кертәләр.
Хәзер Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтү, хыянәтчеләрне югары күтәрү, Җиңү өчен көрәшкәннәрнең батырлыгын юкка чыгару бара. Хәзерге вакытта Донбасста Россия солдатлары, шул исәптән безнең якташларыбыз да, сугыш сабакларын беркем дә онытмасын өчен көрәшәләр. Дөньяда нацизмга урын юк!
Хәтер һәм кайгы көнендә без сугышчыларның фидакарьлеге алдында баш иябез. Азат итүче сугышчыларга мәңгелек дан! Һәлак булган геройларга мәңгелек хәтер!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев