Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәт белән искә алабыз 

Күркәм гадәт буенча чистайлылар шәһәрдә яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына Георгий тасмасын өләшү өчен урамга чыктылар.

Шулай яшь буын дөньяны фашизмнан коткарган ветераннарга хөрмәт күрсәтә һәм халкыбыз тормышында көтеп алынган һәм мөһим бәйрәмнең якынлашуы турында искә төшерә. Аны өләшеп, малайлар һәм кызлар яу кырында мәңгегә ятып калганнарга ихтирам күрсәттеләр.
13 ел эчендә әлеге акция без­нең илдә генә түгел, ә чит илдә дә иң күләмлесенә әверелде. Акция алдыннан педагоглар малайларны һәм кызларны тасманың берничә гасырлык тарихы белән таныштырдылар. Хәзер ул Бөек Ватан сугышында җиңү билгесе, Ватанны дошманнан саклап, совет гаскәрләре күрсәткән батырлык турында искә төшерү булып тора.
Шуларның берсе – Искәндәр Кәбиров. Менә өченче ел инде әлеге яшь кеше «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең актив катнашучысы булып тора.
– Әлеге акциядә катнашып, мин ветераннар, аларның батыр­лык­лары алдында баш иям, – дип үзенең уй-фикерләре белән уртак­лашты Искәндәр. – Сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Минем карт бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан, ул 1943 елда Орлов өлкәсендә һәлак булган. Бабам белән мин аның каберендә еш булам, аны еш искә алабыз.
Күп кенә чистайлыларга хәрби киемдәге яшь кешеләрне күрү бик күңелле булды. Күбесе үзләренең сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты, үзләренең Ватанны саклап һәлак булган батыр туганнары турында сөйләде.
Яшәүчеләр ветераннарга хөрмәт йөзеннән үз киемнәренә тасмалар бәйләделәр.
Мәңгелек ут янында акциядә катнашучылар фашистлар кулыннан һәлак булучыларны искә алып һавага кара һәм саргылт шарларны очырдылар.
– Безнең заманда яшьләр арасында патриотик рухны күтәрергә кирәк, – дип саный волонтер Эмиль Сәлахов. – «Георгий тасмасы» акциясе - коточкыч сугышны искә төшерү, тарихыбызга, илебезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен менә дигән форсат. Безнең киләчәгебез өчен башларын салган бабаларыбызның батырлыгын онытмау безнең өчен иң мөһиме. 
Күп кенә чистайлылар волонтерлар кулыннан әлеге тасмаларны алдылар, әмма акция әлегә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай