Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-аналар балигълык яшенә кадәр үз балаларын тәэмин итәргә тиешләр

Аерылышулар, ни кызганыч, хәзерге вакытта сирәк күренеш түгел.

Аерылышканнан соң, кагыйдә буларак, балалар ата-ананың берсе тәрбиясендә кала, ә икенчесе балалары балигълык яшенә җиткәнче матди ярдәм күрсәтә. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, аерылышканнан соң гаиләсеннән киткән барлык ата-аналар да үз теләкләре белән алимент түләмиләр.

– Бу вазифадан баш тарткан очракта, суд ярдәмгә килә. Алимент түләттерү өчен бурычлы кешенең яисә мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча җәмәгать судьясына суд боерыгы чыгару турында гариза бирергә кирәк. Мөрәҗәгать итүчегә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк түгел, бу вазифа җавап бирүче өстенә йөкләнә, – дип аңлата Чистай районы буенча 1нче суд участогының суд утырышы сәркатибе Галия Әхмәдиева.

Ул Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексының 126нчы маддәсе алимент түләтүнең гадиләштерелгән тәртибен җайга сала, дип искә төшерде.

– Суд боерыгы буенча алимент түләттерү тәртибе, атадан яки анадан матди ярдәм түләттерү буенча дәгъва производствосы алдында берничә өстенлеккә ия: үз карашыңны якларга тиешле эш буенча суд утырышлары һәм тыңлаулар билгеләнми; вакыт янга кала, чөнки яклар утырышларга чакырылмый, димәк, процессны озакка сузу өчен сәбәп юк; юридик көчкә ия суд боерыгын алганнан соң, башкару производствосы башлана, – ди суд утырышы сәркатибе.

Җәмәгать судына мөрәҗә гать итүнең җитешсез ягы дип хаклы рәвештә җавап бирүченең суд боерыгын гамәлдән чыгару мөмкинлеге санала. Аны гамәлдән чыгару өчен 10 көн вакыт бирелә, шуннан соң документ законлы көченә керә. Бурычлы кеше тарафыннан тасвирланган нигезләрне өйрәнеп, суд боерыкны гамәлдән чыгара ала. Боерык производствосын ябып, суд якларның дәгъвалы производствосын ачу хокукы турында хәбәр итә.

Күптән түгел Чистай районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясына ике балага алимент түләттерү турында суд боерыгы чыгару хакында гариза белән хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул гаризада ире белән бергә яшәвен, балаларны матди тәэмин итүдә аның ярдәм күрсәтмәвен тасвирлый.

– Җәмәгать судьясы тарафыннан бурычлының хезмәт хакының 1/3 өлеше һәм (яки) балалар балигъ булганчы башка кеременең 1/3 өлеше күләмендә алимент түләттерү турында суд карары чыгарылды. Түләттерүче гаризасы буенча суд боерыгы суд приставларының Чистай районы бүлегенә җибәрелде. Алиментлар буенча бурыч җыелган очракта, бурычлы кеше административ җаваплылыкка тартылачак. Әгәр административ һәм гражданлык түләтү чаралары нәтиҗә бирми икән, түләмәүчене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, – дип билгеләде Галия Әхмәдиева.

Гамәлдәге закон нигезендә, ата-аналар балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиешләр. Закон әнигә дә, әтигә дә кагыла. Шуңа күрә аерылышкан очракта, аерым яши башлаган ир яки хатын алимент түләргә тиеш.

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев