Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ат асраучылык икенче сулыш кичерә

Кешеләрнең тормышы һәрвакытта да ат белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы заманнардан ук токымлы ат басуда да, яу кырында да кешенең беренче ярдәмчесе булган.

Бүгенге көндә атларны Сабантуй бәйрәме вакытында ат чабышларында гына түгел, ә башка урыннарда да очратырга мөмкин. Механика урынына ат көчен куллану, бигрәк тә авыл хуҗалыгы йөген кечкенә аралыкка ташу өчен, практика күрсәткәнчә, ягулыкка һәм запас частьларга чыгымнарны янга калдыру максатында шактый отышлы. 

Чистай районында да ат асраучылар бар. Шуларның берсе – берничә ел элек яңа ат фермасы төзи башлаган Фәридә Яруллина.

Төзелешне Камил Сәйфетдинов КФХсы алып бара.

– Берничә ел элек Луч поселогын­да, ипподромнан ерак булмаган урын­да, 50 башка исәпләнгән ат фермасы­ның беренче чираты төзелгән иде, – ди Фәридә. – Объект ат үрчетүне үстерү буенча республика максатчан программасы нигезендә төзелде. Гаилә фермаларын үстерү программасы буенча республика бюджеты безгә 1,5 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтте, әмма аннан тыш без үз акчабызны да керттек. – Төзүчеләрне үзебез ялладык, алар бөтен авыр эшне башкардылар. Шулай, бияләр һәм айгырлар өчен заллар төзелде. Буаз бияләр өчен тудыру бинасы ясадык. Колыннар  барлыкка килгәч, алар йөрүләргә актив җәлеп ителә. Шуннан соң бинаны ангар рәвешендә милеккә рәсмиләштердек. 

–    Ат фермасы төзелешен без башыннан ук контрольдә тоттык, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Хәмидә Шәрәпова. – Бизнес-план буенча аңа 5 миллион сумнан артык акча кертелгән, шул исәптән 1,5 миллион сум – республика бюджетыннан.

Хәзер ат фермасында алты яшькә кадәрге 38 ат асрала. Аларның кайберләре ат чабышларында катнашырга да өлгергән. Азык белән тәэмин итү тотрыклы, солы һәм печән җитәрлек күләмдә тупланган. Муниципаль район башлыгы Дмит­рий Иванов ярдәме белән солы, азык культуралар чәчү мәйданнарын арттыру мөмкин булды.

Чистай янындагы ат фермасыннан тыш, Яруллинның Азнакай районында да атлары бар. Кәкре Елга авылында аларны үстерү белән балачактан ук атлар турында хыялланган шул ук авыл кешесе шөгыльләнә. Шулай итеп, ат көтүенең гомуми саны 52 баш тәшкил итә.

– Ял көннәрендә безгә Чистайдан, республиканың башка районнарыннан балалары белән күп кенә кешеләрнең атларны карарга килүләренә мин бик шатмын, – дип сөенә Фәридә. 

Кечкенә чистайлыларның һәм кунакларның атларга карата кызыксынулары зур булуына Фәридәнең улы – 13 яшьлек Азат үрнәгендә күреп була. Яшь булуына карамастан, ул үзе ат җигә һәм атка атланып ипподром буенча йөри. 

Әлбәттә, эш башларга һәрвакыт авыр, әмма аның каравы кызык. 

– Хәзер чабыш атларын үстерүдән тыш, башка токымлы атлар, мәсәлән, авыр йөк ташучыларны үрчетү белән дә шөгыльләнә башладым, – дип сөйли Сәйфетдинова. – Бу икътисади яктан отышлы. Шуның ачык мисалы булып 600 килограммнан артыграк авырлыктагы ике яшьлек Кумир айгыры тора. Атка азык-төлек базарында ихтыяҗ бар. 

Эре терлекләрне үстерә башлау өчен, ат асраучыга берничә белгечлек, барыннан да элек, ветеринар белгечлеген үзләштерергә туры килгән. Берничә тапкыр ул буаз  бияләрне колынлаткан. 

Хуҗабикә барлык атларын да кушаматлары буенча белә. Һәрберсенең үз холкы. Авыр йөк ташучы Кумир чирәмне горур чәйни. Ә бу әнисе янында иркәләнүче Анкор (рәсемдә). Ә Поклон, НьюМун, Орхидея, Жасмин, Тулпар, Райхон, Айлин, Лола үзләре ни тора! 

Ни өчен бүгенге көндә, республика ат үрчетүнең күркәм традицияләрен яңадан торгызганда, ул җитәрлек дәрәҗәдә үсми?! Ат – арзан эшче көч, ә Сабантуйны бәйрәм итүдә матур җигем генә түгел. Нәтиҗәле атчылык мөмкинлекләре, аерым алганда, аның сөт юнәлеше – кымыз җитештерү тулысынча файдаланылмый. Ә милли татар ашларын ат казылыгыннан башка күз алдына китереп буламы соң?! 

Россиядә ат асраучылар алдында илдә үрчетелә торган токымлы атларны тотрыклы үстерү, саклау һәм камилләштерү, эчке һәм дөнья базарларында аларның көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен икътисади, хокукый һәм оештыру-технологик шартлар булдыру буенча стратегик максат тора. 

Муниципаль районда шулай ук ат үрчетүне торгызу программасы эшли. Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сүзләренә караганда, аны гамәлгә ашыру буенча беренче адымнар ясалган. 

Әгәр күбрәк инвесторлар килсә, районда ат спорты һәм ат асраучылык тагын да яхшырак үсәчәк. Шәхси затлар да җайдак һәм юртак атларны шактый асрыйлар. Бу атлар Татарстан һәм якындагы өлкәләрдә, Идел буе һәм Урал республикаларында төрле ярышларда катнашалар.

Мәсәлән, шәһәр һәм районда иллегә якын атта оста йөрүче бар. Алар барысы да районда ат үрчетүне һәм ат спортын үстерү программасын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер үз эшләренең осталары.

Өстәвенә, тармак хәзер шәһәргә һәм районга килүче туристларны матур урыннар буенча атта йөрергә катнашырга чакырып, туристлык индустриясенә дә ныклап бәйләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев