Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашатуны оештыру тәҗрибәсе игътибарга лаек

"Мәктәптә ашату системасын комплекслы оештыру: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары" дигән республика семинар-киңәшмәсе 3 нче гимназия базасында узды. Мәктәптә ашату мәсьәләләре белән шөгыльләнүче фирмалар, потенциаль партнерлар, продукция куючы предприятиеләрнең продукцияләрен күргәзмә - татып карау оештырылган иде. Семинарда катнашучылар шулай ук 1 нче лицейда, Чистай Выселкасы мәктәбендә балаларны ашатуның ничек куелуы белән...

Кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева сәламләде. Муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин мәктәптә ашату системасын комплекслы оештыру турында доклад белән чыкты. Ул шәһәр һәм район мәктәпләрендә 8 меңнән артыграк бала укый, шуның 76 проценты кайнар аш белән тук­лана дип билгеләп үтте. Кадет мәктәбендә укучылар ике тапкыр кайнар аш алалар, ә кадет-интернат мәктәбендә биш тапкыр ашату оештырылган, коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иртәнге һәм төшке аш белән тәэмин ителгәннәр, ә Татар Ялтаны коррекция мәктәбендә биш тапкыр ашату оештырылган.
Шәһәрнең белем бирү мәктәпләрендә иртәнге һәм төшке ашлар комплекслары тәкъдим ителә. Авыл балаларының 99 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучы 1373 кешене бушлай ашату оештырылган. Шәһәрдә ашатуны оештыру мәсьәләләре белән "Виктория" һәм "Школьник" фирмалары шөгыльләнә, ул бер атналык меню нигезендә башкарыла, иртәнге һәм төшке ашларга өстәмә булып буфет продукциясе тора.
Авыл мәктәп ашханәләре дә тулы циклдагы ашханәләр булып торалар, балалар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ашамлыкларны конкурс процедурасы нигезендә сатып алу алып барыла. Продукция куючылар - коопторг системасы, шәхси эшмәкәрләр, икмәк заводы, сөт комбинаты. Мәктәп участок­ларында үстерелгән яшелчәләр туклануның бәясен киметү, җиләк-җимеш, яшелчә продукциясе белән өзлексез тәэмин итүгә ярдәм итә.
2007 елдан башлап мәктәпләрдә ашату буенча җәмәгать советы эшли. Аның составына уку йорты администрациясе, җәмәгатьчелек вәкилләре, ата-аналар керә. Ай саен мәктәп туклануы буенча мәгълүмат анализлана һәм укучыларның ничә проценты кайнар аш белән тәэмин ителүе күзәтелә, бөтен сораулар да белем буенча советта карала.
Эшне яхшы оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Муниципаль районның мәктәп ашханәләре ел саен "Укучыларны ашатуны оештыру буенча иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсында ел саен катнашалар, күп тапкырлар анда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Нәкъ менә бу Чистайда семинар-киңәшмә уздыру өчен нигез булды, анда 33 район вәкиле катнашты.
Шуның белән бергә проблемалар да бар, алар өстендә эшләргә кирәк. Бу заманча матди-техник база белән мәктәп туклануы системасын формалаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясе белән үз-үзләрен тәэмин итү буенча район мәктәпләре эшен камилләштерү, производствоның яңа технологияләрен, мәктәп укучыларына хезмәт күрсәтүнең формаларын һәм алымнарын кертү.
Семинар-киңәшмә эшендә Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча балаларның һәм яшүсмерләрнең гигиенасын күзәтү бүлегенең баш белгеч-эксперты Гүзәл Хәлимова, медицина фәннәре кандидаты Ольга Ладодо, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәме бүлегенең әйдәүче консультанты Кадрия Билалова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Муниципаль районда мәктәптә ашатуны оештыру системасына уңай бәя бирелде, эш тәҗрибәсе игътибарга һәм куллануга лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев