Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Артемий командирларының һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган

Хәрби хезмәткә алу кампаниясе дәвам итә. Егетләр солдатка китә, якын һәм кадерле кешеләр белән аерылышу һәрвакыт моңсу.

Әмма вакыт узгач, алар, буйга җитеп, кабат туган нигезләренә  кайтачаклар. Мәсәлән, Артемий Галявов кебек, аның ашыгыч хезмәт вакыты тиздән тәмамлана. Яраткан солдатларын түземсезлек белән якыннары көтә, биш айлык Дарина да әтисе кочагына керәчәк.
Анна белән Артемий армиягә китәр алдыннан язылышалар: иртә белән никах теркәгәннәр, ә кич белән армиягә озату кичәсе була. Ә хәрби хезмәткәрнең кызы тугач, аны ун көнгә өенә җибәргәннәр. Туганнары өчен бу көтелмәгән шатлык була.
Ефрейтор Артемий Галявов тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Аның армия тормышы Мәскәүдә башлана, нәкъ шунда ул хәрби ант кабул итә (рәсемдә уң якта). Теләсә кайсы хәрби хезмәткәр өчен шушы тантаналы көнне аның белән бергә иң якын кешеләре – әнисе, кыз туганы Катя һәм хатыны була. Ә күпмедер вакыт үткәннән соң якташыбызны Санкт-Петербургта урнашкан башка частькә күчерәләр.
Улын яхшы тәрбияләгәне өчен хәрби часть командиры тарафыннан имзаланган үз исеменә Рәхмәт хаты алган Татьяна Александрованың нинди хисләр кичергәнен сүз белән генә аңлатып булмый. Анда шундый юллар бар: «... хезмәт үткән вакытта Артемий үзен бары уңай яктан гына күрсәтте, хәрби бурычын үтәгәндә башкаларга үрнәк булып тора, командирларының һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен казана. Хезмәт вазифаларын башкарганда күрсәткән инициатива һәм тырышлыгы, хәрби әзерлектәге уңышлары һәм шәхси тәртибе өчен ул күп  тапкырлар мактауга лаек була.
Сезнең улыгыз алга таба да хезмәтендә әти-әни үгет-нәсыйхәтен, үзенең һәм Россия Федерациясе гражданины бурычын намус белән үтәр дип ышанам...».
Артемий холкы буенча аралашучан, хезмәт сөючән, әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлы. Армия сафларына алынганчы Казан химия-технология көллиятендә белем алган. Каникуллар вакытында җәйге чорда шәһәр читендәге «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда башта ди-джей, аннары физрук, әйдаман булып эшли. Биредә аны яратып өлгерәләр.
– Булачак хезмәт урыныннан беренче шалтыратуны көтү бик озак тоелды, – дип искә ала елмаеп Тать­яна Александровна. – Шуннан соң да, улымның хезмәте яхшы баруын белсәм дә, барыбер борчылдым. Мөгаен, башка солдат әниләре дә шулайдыр. Артемийның кәефе һәрвакыт әйбәт, хезмәттәшләре, командирлары турында ул һәрвакыт яхшы фикердә. Армиядә намус белән хезмәт итүче улым белән горурланам. Балаларым белән бәхетлемен, алар минем өчен чын терәк һәм ярдәм!
Барлык солдат әниләренә һәм әтиләренә сабырлык, үз уллары белән очрашу минутларының тизрәк килеп җитүен телим. Ә солдатларыбызга җиңел хезмәт телим! Кадерле егетләребез, сезне яратуларын һәм өйдә көтүләрен белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев