Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә махсус режимда озаталар

Язгы чакырылыш

Россиядә язгы чакырылыш тулы көченә бара. Кампания, гадәттәгечә, 1 апрельдә старт алды.

Әмма илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Чистайда чакырылыш комиссиясе үз эшен планлаштырылганнан күпкә соңрак башлады. Әмма хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чаралар үткәрелде: 12 майга кадәр эш дистанцион рәвештә алып барылды.

Хәрби хезмәткә чакырылу чы ларның шәхси эшләрен әзерләү өчен, медицина, мәгариф оешмаларыннан, хокук саклау органнарыннан хәрби комиссариат тарафыннан чакырылырга тиешле егетләрнең сәламәтлеге, белем дәрәҗәсе, һөнәри һәм әхлакый-эшлекле сыйфатларын характерлаучы кирәкле документлар һәм белешмәләр соратып алынды.

– Безнең хезмәткәрләргә хәрби хезмәткә чакырылучылар, аларның әти-әниләре белән аралашу өчен яңа эш форматын үзләштерергә туры килде. Сөйләшү барышында без аларга медицина тикшерүе узу өчен хәрби комиссариатка килү сроклары күчерелүе, шулай ук хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренең эш тәртибе һәм сроклары турында хәбәр иттек. Чакыру кәгазьләренә килгәндә, алар хәрби хезмәткә чакырылучыларга эпидемиологик хәл кискенләшкәнче үк тапшырылган иде, – дип сөйли Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин.

Документларны дистанцион рәвештә җыярга мөмкинлек булса да, егетнең хезмәткә ярак лылыгын билгеләү аның белән очрашмыйча мөмкин түгел. Шуңа күрә хәрби комиссариатта чакыру пункты хәзер аерым режимда эшли. 12 майдан башлап, биредә хәрби хезмәткә алынучыларга медицина тикшерүләре үткәрелә, алар кирәкле барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп уза, барысы да армиядәге кебек – катгый һәм төгәл. Хәрби комиссариатка керү юлында барьер контроле пункты оештырылган, анда контактсыз термометр ярдәмендә һәр кешенең тән температурасы үлчәнә һәм куллар антисептик белән эшкәртелә. Битлекләр һәм перчаткалар булу, шулай ук социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри. Моннан тыш, хәрби комиссариатның чакырылыш пунктында йогышлы авырулар билгеләре булган кешеләрне изоляцияләү өчен бүлмә бүлеп бирелгән. Чакырылыш пункты бүлмәләре даи ми җилләтелә, дезинфекция чаралары ярдәмендә дымлы җыештыру үткәрелә.

– Без эпидемиягә каршы режимны төгәл үтибез. Хәрби хезмәткә чакырылучылар да, хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә тиешле дәрәҗәдә саклансын өчен кайгыртабыз. Эш урыннарында шәхси саклану чаралары кулланыла, кискен респиратор авырулар ачыкланган хезмәткәрләр эшкә кертелми. Саклану һәм дезинфекция чаралары запасы бар, – дип аңлатты Андрей Владимирович.

Бу хакта хәрби комиссар үзе һәм хезмәткәрләр хәрби хезмәткә чакырылучыларга, аларның әти-әниләренә сөйлиләр. Үз улларының сәламәтлеге өчен борчылып, алар катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чакырылыш пунктына баруның куркынычсыз булуына инану өчен шалтыраталар. Коронавирус белән хәл армиядә хезмәт итү өчен киртә түгел дип саный армиягә алынучы Руслан Сабитов. Быел ул КАИның «Восток» филиалын тәмамлый, Россия Кораллы Көчләре сафларына диплом эшен яклаганнан соң китәчәк. Хәзерге вакытта ул фәнни ротада, ягъни Анапа шәһәрендәге «ЭРА» инновацион технополисында хәрби хезмәт үтәчәк бердәнбер чистайлы. Анда хезмәт итәргә Русланга үзе укый торган югары уку йорты белән килешенеп, хәрби комиссариатта тәкъдим итәләр. Моңа техник белеме һәм уртача баллның югары булуы, фәнни эшчәнлектә һәм күп кенә конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашуы да ярдәм итә.

– Син бу тәкъдимне ничек кабул иттең? – дип армиягә китүче егеттән кызыксынам.

– Уңай, чөнки хәрби хезмәт үтү белән бер үк вакытта фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә алачакмын. Технополиста эшчәнлекнең берничә юнәлеше бар, мине ясалма интеллект белән бәйле юнәлеш кызыксындырды. Бу ротада хезмәт итү, бәлки, киләчәктә һөнәр сайлау га да йогынты ясар, монысын вакыт күрсәтер, – ди Руслан Сабитов.

Бу язда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын тулыландыручы егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. Булачак солдатлар арасында хәрби-учет белгечлекләренә ия булучылар да аз түгел. Алар ДОСААФ Чис тай техник мәктәбендә «С» категорияле автомобиль йөртүче һәм МТЛБ машинасы йөртүчесе-механигы белгечлекләре буенча белем алганнар. – Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе урта һөнәри һәм югары белемгә ия. Алар белемле, белгечлек алырга өлгергән, хезмәт итәргә физик яктан да, әхлак ягыннан да әзерләнгән егетләр. Хәер, егетләрнең дә, аларның әти-әниләренең дә армиягә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрде. Ягъни яшьләрнең барысы да хезмәт итәргә теләп баралар, – дип билгеләп үтә хәрби комиссар.

– Качып йөрүчеләр бармы?

– Кызганыч, армиядән качып йөрүчеләр бар. Без аларны ачыклау буенча эш алып барабыз, якыннары белән эшлибез. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында җитди сәбәпләрсез хезмәт итүдән качып йөрүчеләргә шактый зур штрафлар яный. Аларның күләме, законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, сизелерлек артты.

Хәзерге вакытта армиягә чакырылучылар медицина тикшерүе уза. План буенча армиягә алынучыларны озату 27 майдан башланачак. Армиягә чакырылучыларны ташучы транспорт дезинфекцияләнәчәк. Егетләрдән Татарстанның җыелма пунктында коронавируска тест алыначак. Тискәре нәтиҗә булган очракта гына аларны хәрби частьләргә озатачаклар, анда армиягә алынучылар өчен ике атналык карантин каралган.

Белешмә

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын Чистай районыннан 86 егет тулыландырачак. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев