Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә беренче китүчеләрне киләсе атнада озатачаклар

Көзге чакырылыш чорында РФ Кораллы Көчләре сафларына 72 чистайлыны җибәрү планлаштырыла.

1 октябрьдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш старт алды. Ул ел тәмамланганчы дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә Россия Кораллы Көчләре сафлары илебезнең төрле почмакларыннан килгән солдатлар хисабына тулыланачак. Агымдагы чакырылыш кампаниясе вакытында 1994-2003 елларда туган 72 егетне армиягә алачаклар.

Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариатта сөйләүләренчә, көзге чакырылыш планлы тәртиптә, өзек лекләрсез үтә. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре власть органнарының җаваплы вазифаи затлары белән бергәләшеп алдагы еллар тәҗрибәсенә таянып эшлиләр.

– Соңгы вакытта армиягә чакыры лучы ларның вакыты үзгәрде: алар өлкәнәеп киттеләр, тизрәк аякка басасылары килә. Армиягә, хәрби хезмәткә караш та үзгәрде. Армиягә чакырылучыларның күпчелеге ашыгыч хезмәтне мөстәкыйль тормышка бер баскыч дип кабул итә. Бу чыннан да шулай. Чөнки армия – карьера бас кычыннан күтәрелгәндә чираттагы баскычны үтү өчен яхшы стимул булып тора. Сер түгел, хәрби билетсыз яшь кешегә яхшы эшкә урнашулары бик авыр, – дип билгеләп үтә Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин.

Хәрби комиссариатта билгеләп үтүләренчә, ел саен контракт белән армиягә баручылар саны арта бара. 2017 елдан югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга шундый мөмкинлек ачылды.

– 2021 елда гына да ашыгыч хез мәтне контракт хезмәтенә алыштыручылар саны тугызга җитте. Бер егет Таҗикстанга китте, биредә бер ел хезмәт итү өч ел булып санала. Башка контрактниклар, Еланьда, Самарада һәм башка частьларда хезмәт итәләр, – дип сөйли Андрей Владимирович. – Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел көзен армиягә китәчәк егетләрнең 13е «С» категорияле машина йөртү таныклыгына ия. Шунысын да ассызыклап үтәсем килә: барлык якташ егетләребез дә яхшы әзерлекле, физик һәм рухи яктан да тотрыклы.

Егетләр армиягә аңлы рәвештә, үзләре теләп баралар. Бу медицина тикшерүе үткәндә, табиблар һәм чакыру комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә вакытында ук күренә. Булачак солдатлар үзләрен ышанычлы тоталар, армия тормышына әзерме дигән сорауга аңлаешлы итеп, төгәл җавап бирәләр.

– Хәрби хезмәткә мин тулысынча әзер, кәефем дә күтәренке. Армия ул – мәктәп тормышы, аның аша һәр ир-ат үтәргә тиеш. Ул ихтыяр көчен ныгыта, тәртипкә өйрәтә. Армия безне теләсә кайсы вакытта Ватаныбызны, якыннарыбызны сакларга өйрәтә, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты армиягә чакырылучы Илья Филипповский.

Солдат формасын бик теләп киюче яшь кешеләр белән беррәттән шулай ук РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүдән качып калырга теләүчеләр дә очраштыргалый. Хәрби комиссариаттан килгән чакырудан качып йөрүчеләр ел саен 10нан алып 20гә кадәр кеше тәшкил итә. Һәр очракта да хәрби комиссариат көч структуралары белән берлектә максатка ярашлы эшләр үткәрә. Безгә хәрби комиссариатта закондагы үзгәрешләр булу сәбәпле, төрле сәбәпләр аркасында хәрби комиссариаттан кичектерү алган гражданин әлеге кичектерү вакытында медицина комиссиясе үтмәскә дә хокуклы.

– 2017 елның июленнән законга яңалык керде. Хәзер закон нигезендә армия хезмәтеннән азат ителмәгән гражданин чакыру комиссиясенең гражданинның армиядә булмавы турында нәтиҗә чыгарганнан алып 10 ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрендә эшли алмаячак. Әгәр дә ул шундый вазифада эшли торган булса, хәрби комиссариаттан шундый нәтиҗә килгәч, аны эштән азат итәчәкләр. Башка сүзләр белән әйткәндә, хәрби билет яшь егетләргә яхшы эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. Ә армиядә булмавы турында белешмә генә булганда, эшкә урнашканда, хәтта машина йөртү таныклыгы алганда да кыенлыклар килеп чыгачак, – дип аңлатма бирде хәрби комиссар.

Андрей Владимирович Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби-учет белгечлеге белән чакырылу өчен ДОСААФка «С» категориягә бушлай укырга яшь кешеләр чакырылуын искә төшерде. Шулай ук хәзерге вакытта РФ Саклану министрлыгының югары хәрби белем бирүче училищеларына укырга егетләр һәм кызлар чакырыла. Агымдагы елда шундый ук уку

йортларына 9 чистайлы укырга керде. Безнең районнан егетләр армия сафларына 18-20 октябрьдә китәчәк. Хәрби частька җиде чистайлы юл тотачак, ә башкалары исә башка частьларга җибәреләчәк.

Барлык армиягә китүчеләргә яхшы һәм уңышлы хезмәт итүләрен, ышанычлы дуслар, гадел командирлар һәм әлбәттә, сәламәтлек, исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев