Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә барудан баш тарткан өчен- җавапка тарту

Армия хезмәтеннән баш тартучыга карата җинаять эше шәһәр суды тарафыннан каралды.

– Хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе алган егет көзге чакырылыш кампаниясе вакытында хәрби комиссариатка барырга тиеш була. Әмма Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узудан качу максатында, аңлы рәвештә, билгеләнгән вакытта хәрби комиссариатка медицина тикшеренүе узу өчен бармый, шуның белән хәрби хезмәткә чакырылудан баш тартты, – дип хәбәр итә Чистай шәһәр суды Альбина Вафина.

Суд утырышы барышында яшь кеше әлеге җинаятьне кылуда гаепле булуын тулысынча таныды, шул ук вакытта РФ Конституциясенең 51нче маддәсе белән каралган хокуктан файдаланып, җавап бирүдән баш тартты.

Армия хезмәтеннән баш тарткан өчен гражданин суд тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 328 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа штраф төрендә 10 мең сум күләмендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев