Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиядә хезмәт итәргә әзерләр!

Булачак солдатлар өч көн армия шартларында яшәделәр.

Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган хәрби-кыр җыеннары «Ватан» хәрби-патриотик эш һәм армиягә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге базасында узды.

Хәрби хезмәткә чакыру яшендәге һәр егет үзен аңарга алдан әзерләргә тиеш. Шул максаттан ел саен Чистай районында булачак хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен өч көнлек хәрби-кыр җыеннары үткәрелә.

Армия хезмәтенә якынайтылган мохиттә өч көн яшәп, 100гә якын унынчы сыйныф укучысы хезмәт итүнең чын ир-атлар өчен булуын аңлаган. Төгәл адымнар, куел ган тавыш, ышанычлы җаваплар – егетләргә карап, хәрби җыеннарда алар берничә атна, хәтта ай булган кебек тоела.

16нчы мәктәп укучысы Раил Минабетдинов киләчәктә Кораллы Көчләр сафына керергә планлаштыра. Егет өч көн дәвамында солдат булуына үкенми. Көн тәртибе дә аны куркытмаган, киресенчә, иртә тору – уңыш нигезе, дип саный Раил.

– Теория дә, практика да булды. Барыннан да бигрәк граната ыргыту истә калды. Безгә моны дөрес итеп ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр, без башта өйрәндек, аннары гына норматив тапшырдык. Көнгә берничә тапкыр сафта йөрергә өйрәндек. Шулай ук марш-бросокка бару өчен берничә тапкыр хәрби автомобильгә менеп төштек. Машинага дөрес менү, урнашу, төшү һәм моңа күп вакыт сарыф итмәү өчен хәрәкәтләр эзлеклелеге төгәл булырга тиеш. Биредә тәртипкә, чыдамлыкка, үзара ярдәмләшүгә, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә өйрәтәләр, – дип тәэсирләре белән уртак лаша Раил Минабетдинов.

Штаб начальнигы Александр Николаевтан без Раилнең 9 Майда каравылда катнашканын, ә хәрби-кыр җыеннарында төрле категорияләрдә билгеләп үтелүен, шуңа күрә грамоталар саны буенча да алда баруын белдек. Яшь әңгәмәдәшебез үзе турында тыйнак, әмма ир-егетләрчә нык дигән тәэсир калдырды.

Тәрбия эше буенча начальник урынбасары Азат Әкбәров хәрби җыеннар турында тулырак сөйләде.

– Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча программаны үтәү кысаларында ел саен 10 сыйныф укучылары белән хәрби-кыр җыеннары уза. Укучылар практик дәресләрдә теоретик материалны ныгыттылар. Эзләү эшләренең нәтиҗәләре турында укучыларга «Выстрел» отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин сөйләде, «Сугышчан туганлык» вәкилләре, сугыш ветераннары чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан «Җиңү коралы» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Егетләр шулай ук Чернобыльдә атом электростанциясендә булган аварияне бетерүдә катнашкан Игорь Чигаров белән очраштылар, – дип сөйли Азат Имам улы.

Җыеннар начальнигы Олег Левин егетләрнең хәрби әзерлеген югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, төрле уку йортларыннан килгән егетләр бер-берсе белән танышканнар, берләшкәннәр һәм чын командага әверелгәннәр. Кораллы Көчләр сафына чакырылган вакытта алар инде таныш булачак, ә бу исә булачак солдатлар өчен яхшы рухи ярдәм булып тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев