Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Армия хезмәтенә әзерлекне тикшерделәр

Егетләр арасында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада иң көчлеләрне ачыклады

 «Ватан» үзәгендә Татарстанның биш районыннан килгән командалар үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Анда армиягә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының финал ярышлары узды.

Ярышларда Арча, Лениногорск, Нурлат, Саба, Чистай районнары командалары катнашты – алар спартакиаданың зона этаплары җиңүчеләре һәм призерлары. Ярышларда безнең районнан авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнашты. Ярыш төрләрендә үз күнекмәләрен ныгыту өчен күп кенә катнашучылар аны уздыру урынына алдан ук килделәр.

Чистай егетләрен без Калашников автоматын җыю һәм сүтү буенча тренировкада очраттык.

– Бу күнегүне 20 секунд эчендә башкарырга кирәк. Килеп чыга кебек, – дип сөйли Артур Мәхмүтов. – Без егетләр белән ярышларга бер айга якын әзерләндек, өстәвенә, укыту программасына да ярышларның күпчелек төрләре керә. Миңа мондый ярышларда катнашу ошый, үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны тикшерергә һәм булган күнекмәләрне камилләштерергә кирәк! Киләчәктә армиядә хезмәт иткәндә дә бу белемнәр миңа кирәк булыр дип уйлыйм.

Күрше бүлмәгә башка район командасы җыелды. Үз тренерларын чолгап алып, егетләр аның үгет-нәсыйхәтләрен игътибар белән тыңлыйлар.

– Ярышлар башланыр алдыннан мускулларыгызны яздырыгыз, ашыкмагыз, барысын да ахырына кадәр эшләгез, ә иң мөһиме – команда рухы турында онытмагыз: берәү барысы өчен, барысы берәү өчен! – дип егетләргә киңәшләрен бирде.

Нәсыйхәтләр алынды, тренировка тәмамланды, командаларны һәм хөкемдарларны спорт залына сафка тезелергә чакырдылар. Спартакиадада катнашучыларны «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов, шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин сәламләделәр.

– Тормыш иминлеге, физик культура нигезләре буенча уку процессында алынган күнекмәләрне бүген югары дәрәҗәдә күрсәтерсез дип уйлыйм. Уңышлар телим! – диде Михаил Иванович.

Егетләргә хәрби комиссар да мөрәҗәгать итте.

– Сезнең һәрберегез үз шәһәре һәм районы данын лаеклы яклар, осталыгын, нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтер дип ышанам. Якын киләчәктә сезнең күбегез Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак. Сез алган барлык белем һәм күнекмәләр, шул исәптән әлеге спартакиадада катнашып, кирәк булачак, – диде Андрей Пичушкин.

Ярышларның баш хөкемдары биргән үгет-нәсыйхәтләрдән соң егетләр биремнәрне үтәргә керештеләр. Егетләр берничә төрдә: пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, көч күнегүләрендә, перекладинада тартылу, гер күтәрүдә, автоматны сүтү-җыюда, аркан тартышуда көч сынаштылар. Ярышлар шулай ук Чистайның ДОСААФ автомәктәбе белән берлектә оештырылган «КамАЗ автомобилен практик йөртү» һәм «Иң яхшы атучы» дисциплиналарын да үз эченә алдылар.

– Бу спартакиада гадәткә керде. Без аны ел саен бөтен Россия буенча «Авангард» проекты кысаларында үткәрәбез. Төп максат – яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү дәрәҗәсен, аларның физик формаларын тикшерү. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ул елдан-ел югарырак була бара. Бу шәһәрләрдә һәм районнарда моның өчен шартлар тудырылуын күрсәтә, – дип сөйләде «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов.

Берәүләр ярышкан арада, аларның командадагы иптәшләре үз чиратын көткәндә алар өчен җан аттылар, дәртләндерделәр. Ярыш рухы көчәя барды һәм шуның белән спартакиада тагын да мавыктыргыч була барды.

Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышларында беренче урынны Саба районы егетләре яулады. Икенче урында – Нурлат егетләре. Спартакиада бронзасына чистайлылар лаек булды. Призер командалар һәм яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар грамоталар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев