Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Архив, урып-җыю кампаниясе барышы һәм оператив хәл турында Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә сөйләделәр.

    Район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн форматта үткәрде

    Архив бүлеге эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы эшләре барышы һәм узган атнадагы оператив хәл – әлеге темалар муниципалитетта традицион иртәнге киңәшмәнең төп темалары булдылар. Аны онлайн форматта район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

    Архивта 126 мең 827 документ саклана

    Район башкарма комитетының архив бүлеге эшчәнлеге хакында аның начальнигы Ирина Семякина сөйләде. Ул архивта 4 кеше эшләвен билгеләп үтте. Бүгенге көндә сакланучы документлар хисабы 126 827 берәмлек тәшкил итә. Болар төрле документлар, шул исәптән аеруча кыйммәтлеләре дә, шулай ук фотографияләр дә бар. Сакланучы документлар исәбе буенча Чистай архивы Татарстанда Казанныкыннан соң икенче урында тора. 30 еллардан алып сак ланган Чистай район һәм шәһәр Советы башкарма комитеты фондлары документлары тарихи кыйммәткә ия. Архив бүлегенә хезмәт хакы, хезмәт стажы, мөлкәти хокукларны раслау буенча запрослар күп керә. 2021 елның беренче яртыеллыгында социаль-хокукый характерда 1447 запрос, 151 тематик запрос керде. Архив бүлеге бетерелгән предприятиеләрнең шәхси составы буенча муниципаль сакланышка бирелмәгән документларны эзләү белән мәшгуль.

     

    Басулардан ашлыкның 50 проценты җыелды

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгизәр Нуретдинов таныштырды. Савымнар 65 тонна тәшкил итә, ул төрле комбинатларга сатыла.Бер шартлы терлек башына савым 14 литр тәшкил итә. Урып-җыю кампаниясе бара. 27 июльдә алынган мәгълүматларга караганда, гектарыннан 22 центнер уңыш белән бөртек чәчкән җирнең 50 проценты җыеп алынган. Кырларда сабан бодае, арыш, солы, борчак, арпа җыю бара. Шулай ук хуҗалыклар печән һәм сенаж әзерлиләр. Беррәттән сабан культураларын чәчү өчен туфракны эшкәртү һәм орлык материалын әзерләү эшләре бара.

     

    Оператив хәл тотрыклы

    Шәһәрдә һәм районда оператив хәлнең торышы турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары - полиция бүлеге начальнигы Ранил Нәбиуллин хәбәр итте. Ул хәбәр итүенчә, узган атнада Чистайда оператив хәл тотрыклы булган. Җинаятьләр турында 14 хәбәр һәм гариза кергән. Бу узган атнадагыга караганда 5 кә күбрәк. Сводкада мошенниклыкның, транспорт чарасына хокуксыз ия булуның, административ җәзага тартылган кешенең юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның, наркотиклар тартып үлүнең 5 очрагы һәм 8 урлау теркәлгән. Шәһәр һәм район юлларында 27 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 10 кеше төрле дәрәҗәдәге имәнүләр алган, бер җәяүлене бәрдергәннәр. Барлыгы административ җаваплылыкка 380 хокук бозучы җәлеп ителгән. Аларның 235-е юл кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шулар исәбеннән 3 кеше автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: