Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аның сценарийлары буенча менә дигән бәйрәмнәр оештырыла

    Бүгенге мәкаләбез героинясы үзәкләштерелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре системасының мәдәни-агарту эше буенча методисты Ирина Игнатьева. Сүз уңаенда, ул март аенда һөнәри бәйрәмен һәм туган көнен билгеләп үтә! Менә шулай туры килгән һәм бу очраклы түгел. Без хикәяләвебезне шул рәвешчә оештырырга булдык, сез аның турында җитәкчеләреннән, коллегаларыннан һәм аны белгәннәрдән белә алачаксыз....

    Аны үземнең остазым дип саныйм
    Ольга Рыжова, үзәк­ләштерелгән мәдәни-ял итү системасы директоры:
    - Ирина Игнатьева Кубасста яңа гына төзелгән Мәдәният йортын җитәкләү тәкъдиме кергәндә район мәдәният бүлегендә эшли иде. Ул тәкъдимне кабул итә һәм шәһәрдә яшәсә дә, авыл җирлегенә кайта. Биредә сигез ел эчендә яхшы тормыш мәктәбен уза. Абруйны бик тиз казана, аңа яратып «Безнең Фиофановна» дип эндәшәләр. Нәкъ менә шул вакытта мин аның белән таныштым да. Мин, яшь белгеч, район Мәдәният йорты методисты буларак, аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Аны үземнең остазым, укытучым дип саныйм. Безнең район Мәдәният йорты директорлары өчен республика семинарын бергә оештыруыбыз хәтердә калды. «Рус миченең кызуы» дигән күрсәтмә чарадагы бик күп сәхнәләштерелгән күренешләрне нәкъ менә ул уйлап тапты.
    Яңа структурага (2009 елда безнең үзәкләштерелгән система булдырылды!) методист булып килгәне өчен мин аңа бик рәхмәтлемен, чөнки бу вазифа бик күп белем, күнекмә, мәдәни-ял итү эшчәнлеге методикасын белүне таләп итә. Моңа кадәр ул координацион-методик үзәктә сценарийлар язды. Ул стажы зур булган хезмәткәргә дә, яңа гына эшли башлаган белгечкә дә нәрсә киңәш итәргә белә. Ирина Фиофановнаның Чистай районы территориясендә яшәүче халыкларның милли мирасын даими өйрәнүе игътибарга лаек. Ул рус, татар, чуваш, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, раваятьләрен, халык уеннарын бик яхшы белә. Мәдәни-ял итү эшчәнлегенә заманча, инновацион техно­логияләрне актив кертә. Ул менә дигән сценарийлар яза, аларда - бай җирле материал, ә үзе сәхнә артында кала.
    Коллегасына хөрмәт белән
    Марина Лавренова, оештыру-методик бүлек методисты:
    - Инициативалы, энергияле, ул методисттан башлап, иҗат коллективы җитәкчесенә кадәр барысына да эштә ярдәм итә. Ирина Фиофановна теге яки бу чараны ничек кызыграк үткәрергә, клуб берләшмәләре документларын ничек дөрес тутырырга, иҗат коллективларының эшен ничегрәк оештырырга кебек теләсә нинди сораулар буенча киңәшләр бирә.
    Авылда тормыш кайный, ул эчтәлекле һәм җанлы. Кешеләр намус белән хезмәт итәләр һәм матур ял итә дә беләләр. Ирина Фиофановнаның сценарийлары һәрвакыт кызык, истә калырлык. Авылда узган һәр бәйрәмгә аның күңел җылысы салынган. Материаллар эзләүгә, яңа проектлар эшләүгә күпме вакыт китә?! Һәм без һәрдаим аның иксез-чиксез энергиясенә һәм үз һөнәренә тугры булуына сокланабыз.
    Ирина Фиофановнаның бик күп методик эшләнмәләре бар һәм аларның барысы да, чыннан да, белгечләргә эштә кирәк. Ул шулай ук «История и легенды Чис­топольского края» дигән бик мавыктыргыч китап чыгарды, бу тагын бер кат аның күпкырлы шәхес булуы турында сөйли.
    Гөлсинә Фәтхуллина, Татар Сарсазы Мәдәни­ят йорты методисты:
    - Мин бу өлкәдә яңа кеше, миңа Ирина Фиофановна кебек белгечләрнең ярдәме аеруча кирәк. Һәм мин бу ярдәмне тулы күләмдә алам. Без аның белән тыгыз эшлибез, ул аралашучан, ярдәмчел, ачык йөзле. Мәсәлән, безнең мәктәп укучылары катнашында экология юнәлешендәге «Җир сулышы» дип исемләнгән бердәм чара үткәрдек. Сүз уңаенда, әлеге проект республика конкурсында икенче урынны алды. Аның сценарие буенча мәктәп укучылары белән «Остров сокровищ королевы Флоры» дигән сәхнәләштерелгән тамаша әзерләдек. Миңа аның белән эшләргә җиңел һәм рәхәт! Һәрвакыт ярдәм итәргә тора!
    Эшләгән елларын рәхмәт белән искә төшерәбез
    Тамара Кузина, Кубасс авыл җирлегенең элеккеге башлыгы:
    - Аның килүе белән авылның мәдәни тормышы чын мәгънәсендә җанланды. Энергияле, мавыгучан, иҗади актив кеше буларак, ул торган саен күбрәк җирле халыкны яңа коллективларга, студияләргә җәлеп итте. «Шаяннар һәм тапкырлар клубы», «Могҗизалар кыры», ял итү кичәләре, гаилә конкурслары, фольклор бәйрәмнәре еш үткәрелде. Бик матур, күңел кылларын тибрәтүче сценарийлар яза иде. «Ох, юбилеи, юбилеи» дип исемләнгән тантаналарның берсенә хакимият башлыгы вазифасына билгеләнүенең икенче көнендә Вячеслав Козловның килүе исемдә. Ул бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм шундый матур кичә өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаенда, ул мәктәп, Мәдәният йорты, «Камушка» ансамбле юбилейларына багышланган иде.
    Альбина Төхвәтул­лина, үз вакытында трикотаж фабрикасының партия оешмасын җитәкли:
    - Фабрика директоры Венера Сафина, җитештерү белән бергә, үз хезмәтчәннәренең ялына да зур игътибар бирә иде. Ә Ирина Фиофановна узган гасырның 80нче еллары азагында безнең клуб мөдире булып эшләде. Бик күп идеяләр, планнар ташып торды. Ул үз урынында иде! Аның тарафыннан без­нең хатын-кызларыбыз арасында оештырылган мил­ли ризыклар конкурсы да ни тора?! Аларны авыз итәргә бөтен Тукай урамы җыелды дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Кул эшләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә истә калырлык булды, без хезмәткәрләребезнең нәрсәгә сәләтле булуларын күрдек. Ул вакытта «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» уены онытылып торды, ә ул аңа яңа сулыш өрде.
    Валентина Чалмаева, күп балалы әни, Югары Кондрата авылы:
    - 2014 елда «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» рес­публика конкурсының «Хатын-кыз - әни» номинациясендә катнашу өчен минем кандидатурамны тәкъдим иттеләр. Менә шул вакытта мин Ирина Фиофановна белән таныштым да. Ул минем чыгышым өчен шигъри формада тәкъдим итүне уйлап чыгарды, аны мин үз балаларым белән сәхнәдә башкардым. Аңа кечкенә спектакль сценарие язу өчен берничә минут аралашу да җитә. Ул миңа конкурсның зона этабында гына түгел, ә финалда да уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итте. Аның турында бары яхшы тәэсирләр генә калды, бу хатын-кыз, һичшиксез, бик талантлы!
    Редакциядән: Ирина Игнатьева безнең коллективка да яхшы таныш, ул газета белән 1987нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Аның күп кенә материаллары талантлы мәдәният ветераннарына, авылда яшәүче гади, хезмәт сөючән, ярдәмчел, киң күңелле кешеләргә багышланды. Аны гаять талантлы булганы һәм кешеләрдә аеруча хөрмәт уята торган сыйфатлар: ышанычлы, тыйнак, ярдәмчел, тормыш сөючән, авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булуы өчен ихтирам итәләр. Хәер, сценарийлары да гаҗәеп шәп һәм мавыктыргыч, чөнки аларның нигезендә җирле материал ята. Бүгенгедәй мөлаем, шат күңелле булып калыгыз, кадерле Ирина Фиофановна!
    Гөлнур САДЫЙКОВА

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: