Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аның белән туганнарына һәм якыннарына гына түгел, ә янәшәсендә булганнарның барысына да җылы һәм рәхәт

    Тормышта кадерле "әни" сүзен ул аз әйтә. Шушы бердәнбер үкенеч бүгенге көндә дә аның күңелендә яши. Аның каравы, аңа төбәп әйтелгән бу сүзне ул ничәмә-ничә тапкыр ишеткән һәм ишетәчәк тә, чөнки ул - тугыз бала әнисе!

    Кечкенә, зәп-зәңгәр күз­ле, алты яше дә тулмаган Светлана Миркинаны әнисе Галактионово авылына (хәзерге Александровка) әбисе янына алып кайта. Тиздән үзе бәхет эзләп чыгып китә һәм озак вакыт кайтмыйча тора. Әбисе Елизавета кечкенә хезмәт хакына Света һәм аның ир туганын үстерә, тагын бер энесен балалар йортына тапшыралар.
    Берникадәр вакыт үткән­нән соң, кызга ун яшь булганда, әнисе кайта һәм аны Пермьгә китәргә үгетли. Чулман буйлап зур пароходта озак йөзәләр ала. Кызны елга киңлекләре дә сөендерми, аның әбисе янына авылга кайтасы килә. Пермьгә барып җиткәннән соң, Света әнисеннән калышып, нинди пароходның Чистайга кадәр баруын белешә, сиздермичә генә палубага менә һәм кешеләр арасына кереп югала. Шәһәрдән авылга кадәр җәяү һәм узып баручы машиналарга утырып кайта.
    - Мине бер тапкыр да "син кем белән?", "кайдан?" дип сорамадылар. Хәер, мин үзем дә беркемнән һәм бернәрсәдән дә курыкмадым, - ди Светлана.
    Беренче мөстәкыйль тәҗ­рибә аның өчен уңышлы була һәм, мөгаен, үз-үзенә ышаныч уята. Эшчән һәм җитез Света җиде яшьтән үзенең апасы Раиса Прокаевага фермада ярдәм итә. Ул вакытта ук кул белән җиде сыер сава.
    Мәктәптә дә ул иң яхшы укучыларның берсе була, сигезьеллык мәктәпне яхшы тәмамлый, ә менә чыгарылыш кичәсенә аның бер дә барасы килми. Ул вакытта тормыш акрынлап җайлана башлый. Әтиле-әниле кызлар матур киенәләр. Чыгарылыш кичәләренә дә иң матур күлмәкләрне сайлыйлар. Әлбәттә, кызлар Света белән дә үз киемнәре турында сөйләшәләр.
    Әбисе, оныгының өзгә­ләнүен күреп, сары штапель сатып ала һәм хезмәт укытучысы аңа күлмәк тегеп бирә. Ә аның белән кияргә кызыл лакланган аяк киеме дә сатып алалар. Чыгарылыш укучысы киенеп, көзгегә карагач, үкси-үкси елый. Укытучы аның күз яшьләрен сөртеп, кочагына ала да: "Света, башкаларның бай киенүенә карап, син елама. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаганың белән горурлан", - ди. Света чыгарылыш кичәсендә бик матур күренә.
    Мәктәптән соң ул Казан һөнәр училищесында киномеханикка укый. Биредә аның сәләтен бик тиз күреп алалар һәм һөнәр училищелары арасында үтә торган республика шигырь укучылар конкурсына әзерли башлыйлар. Конкурс бик җаваплы була, Мәскәүдә үтә. Татариядән ул үзе генә чыгыш ясый. Светаны танылган актриса Нина Туманова әзерли. Әйтергә кирәк, тырышлыклары бушка китми. Бөтенроссия талантлары конкурсында икенче урын - зур уңыш! Бу бүләкне безнең героинябыз Зур театр сәхнәсендә ала.
    Кызның тырышлыгын, талантын, холкын күреп, училище директоры аңа ярдәм итәргә тели. Һәм аның белән киңәшмичә училищены тәмамлау турында диплом тапшырганда бөтен уку йорты алдында аңа профессиональ кинооператорлар әзерли торган Загорск кинотехникумына юллама суза. Светлана көтелмәгән хәлдән югалып кала һәм кинәт баш тарта. Директор шундый җавапны көтми һәм ярсып китә. Әмма кыз әти-әни ярдәменнән башка тагын берничә ел ничек укысын?!
    Һәм хәтта "Смена" кинотеатрында киномеханик булып эшләгәндә дә ярдәмнән башка Чистайда яшәве аңа авыр була. Шул сәбәпле, ул әбисе янына авылга кайта һәм фермага сыер савучы булып урнаша.
    Үзенең унҗиденче язында булачак ире, күрше Борнаш авылы егете Николай Гаринны очрата. Тиздән егетне армиягә алалар. Светлана Николайга тугры була, аны армиядән көтеп ала. Бервакыт башкаладан кияү егете - хохол Стефан Францевич Кот Светага өйләнү һәм аны Мәскәүгә алып китү нияте белән кайта. Авыл егетләре үз кызларын читкә җибәрмәүләрен аңа бик тиз аңлаталар.
    1971 елда Светлана һәм Николай өйләнешәләр.
    - Мин бервакытта да зур гаиләнең авырлыклары турында уйланмадым. Ничә баланы аякка бастыра алуыбыз турында сүз дә булмады. Беренче көннәрдән үк хуҗалык тоттык, җидешәр сыер асраган чаклар булды, - ди ул.
    Светлана бервакытта да иренеп тормый, чираттагы бозауны сатканнан соң, Мәскәүгә әйберләр сатып алырга бара торган була. Аның балалары һәрвакыт яхшы киенәләр. Светлана менә дигән тугыз бала әнисе: Наталья (1972 елгы), Олег (1974 елгы), Татьяна (1975 елгы), Люда (1977 елгы), Оксана (1978 елгы), Валентина (1981 елгы), Екатерина (1982 елгы), Елизавета (1986 елгы), Иван (1987 елгы).
    Үзенең алтынчы баласын көткәндә алар бер бүлмәле кечкенә фатирда яши торган булалар. Хакимият күп балалы гаиләнең үтенечләренә игътибар бирми. Шул вакытта Света Валентина Терешкова - космонавт хатын-кыз, СССР Герое, совет хатын-кызлары комитеты рәисе янына бара. Валентина аны яхшы каршы ала, барысын да җентекле сораштыра, язып ала. Ә тиздән инде яңа фатирда кызлары туа, аңа Терешкова хөрмәтенә Валентина исеме кушалар.
    Гаилә үсә, соңрак колхоз Гариннарга коттедж бирә, Николай аны төзекләндерү өчен бөтен көчен куя.
    - Иремнең ярдәменнән һәм гаиләдә аңлашучанлыктан башка балалар үстерү мөмкин булмас иде, - ди Светлана. - Бу төп шарт. Ирем алдында бердәнбер гөнаһым - әйтмичә репетицияләргә йөрү.
    Бала чактан ук һәм бүгенге көнгә кадәр Светлана Гарина - үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, "Ватан", "Катюша" барлык муниципаль һәм республика конкурслары дипломанты.
    Әмма тормышта аның өчен иң кадерлесе - балалар. Күп бала табарга мөмкин. Ә менә аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләүне бөтенесе дә булдыра алмый.
    - Минем өчен иң мөһиме - балалар намуслы булсыннар, ә калганы булыр, - ди Светлана. - Печән чабуны, басуда чөгендер эшләүне алар эшкә дә санамый иде, ә бит иртәнге өчтә торып эшкә китә иделәр. Аларга һәрвакыт: "Әйләнә-тирәгезгә күз салыгыз, бәлки, кемгәдер сезнең ярдәмегез кирәктер", - дип әйтә торган идем. Алар ярдәмгә мохтаҗларны күрә һәм аларга булыша иделәр: кемгәдер идән юалар, кибеткә баралар, балаларына күз-колак булалар. Әлбәттә, "Әнә, Гариннар, кәнфит өчен тагын идән юарга баралар", - дип әйтүче усал теллеләр дә очрый иде. Балаларның хәтере калса да, бервакытта да ачуларын күрсәтмәделәр, бары: "Әнием, без чәйдән дә баш тарттык", - дип әйтә иделәр.
    Зур гаилә, зур шатлыклар һәм мәшәкатьләр. Светлананың балалары кияүгә чыгалар, өйләнәләр, уналты оныгы үсә. Кыска гына мәкаләдә барысын да сөйләп бетереп булмый, әмма үземнән шуны өстисем килә - Светлана белән туганнарына һәм якыннарына гына түгел, ә янәшәсендә булганнарның барысына да җылы һәм рәхәт.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: