Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аның янына үз проблемалары белән киләләр

    Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, полиция майоры Риназ Дәүләтшин «Халык участковые» конкурсында Чистай районын республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.

    «Исәнмесез, мин – сезнең участковыегыз!» Бу сүзләрне еш ишетәбезме? Закон кушканча яшәүче гражданнар: участковыебызны бер тапкыр да күргәнебез юк, ә закон белән проблемалары булган кешеләр икеле-микеле генә җавап бирәчәк. Аларның моңа сәбәпләре бар, күрәсең.

    Полиция участок уполномо­ченныйлары – полиция орган­нарының иң ачык вәкилләре, алар белән яшәүчеләр турыдан-туры, сәркатипләрсез һәм бюрократик киртәләрсез аралаша. Кешеләр аларга үз проблемалары, бәла-казалары белән бара. Әгәр участковый аларга ярдәм итә алмый икән, ул, һичшиксез, нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачак.

    Полиция майоры Риназ Дәүләтшин полициянең участок уполномоченные вазифасында 8 ел хезмәт итә. Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле.  Аның административ участогы – Медиклар йорты микрорайоны. Биредә 3900 кеше яши, ул алар белән көн саен, ай саен аралаша. Участковый һәрвакыт күз алдында. Еш кына аңа гаилә, фатир проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Шул чакта, конфликтны хокукый юлга җибәрү, закон бозуга юл куймас өчен, аннан кеше психологиясен белү таләп ителә.

    – Тәүлек эчендә берничә шалтырату, мөрәҗәгать керә. Беренче чиратта алар – көнкүрештәге мәсьәләләр, – дип сөйли Риназ Дәүләтшин. – Мәсәлән, күршеләр машина кую урынын бүлешә алмыйлар, ир белән хатын арасында ызгыш-талаш килеп чыга. Подъездда тынлыкны һәм тынычлыкны бозуга еш зарланалар.

    Кайберәүләр киңәш алу өчен шалтыраталар, чөнки кая мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Теләсә нинди конфликтларны тыныч юл белән хәл итәргә, кешеләрне үзара татулаштырырга тырышам.

     Участок уполномоченныеның төп бурычы – кисәтү эше, ә җинаять кылынган очракта – аны тикшерүче яки сорау алучы, шулай ук башка хезмәтләр хезмәткәрләре белән бергә ачу буенча оператив чаралар күрү.

    Безнең замана афәте – мошенниклык! Иң ышанучан, беркатлы һәм якланмаган кешеләр – әлбәттә, өлкәннәр. Алар белән даими рәвештә кисәтү эше алып барам. Бер үк өлкән яшьтәге ханымга берничә тапкыр өйгә чит кешеләрне кертергә ярамаганлыгын, ә таныш булмаган телефон номерларына җавап бирергә кирәк түгеллеген аңлата алам. Мошенниклыкның төрле ысуллары, җинаять корбанына ничек әверелмәскә – шулар турында сөйлим. Мин һәрчак үзем белән визитка йөртәм, анда кәрәзле һәм эш телефоннары номерлары, терәк пункт адресы күрсәтелгән. Таратам, аны иң күренеп торган урында беркетеп куюларын, ә кирәк чакта, һичшиксез, шалтыратуларын сорыйм.

    Соңгы берничә елда минем участокта пенсионерларга карата бер генә социаль мошенниклык очрагы да теркәлмәде. Минем карамагымда булганнар яхшы белә: әгәр таныш булмаган кеше ишеккә шалтырата икән, алар шунда ук бу хакта миңа хәбәр итәргә тиеш. Шулай эшлиләр дә. Бу психологик адым. Мошенниклар: «Мин башта үз участковыема шалтыратам», – дигән сүзләрне ишеткәч, әлбәттә, борылып китәләр.

    Үзләрен, янәсе, банк хезмәт­кәрләре дип таныштырып шалтыраткач, акча алынуны туктату өчен шәхси мәгълүматларны хәбәр итүләрен сорагач, кешеләр һаман да мондый алдауларга ышаналар. Бу юнәлештә дә, пенсионерлар белән генә түгел, аңлату эшләре алып барам. Кешеләр беркемгә дә, бервакытта да смс-хәбәрләрдә килүче кодларны һәм банк карталары мәгълүматларын хәбәр итәргә ярамаганлыгын истә калдыра алмыйлар.

    Участокта тагын бер проб­лема – машина кую урыннары. Барлык йортлар да күп фатирлы, күп кенә гаиләләрдә икешәр машина. Урын җитми, машина йөртүчеләр үз транспортларын газоннарда, балалар мәйданчыкларында калдыралар. Участковый ярдәмчеләре, тәртип саклау терәк пунктлары башлык­лары белән берлектә машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре алып барабыз. Башта телдән кисәтү ясыйбыз, кабат хокук бозган очракта административ беркетмә төзибез.

     Участковый исәбендә ачылган җинаятьләр дә бар.

    – Бервакыт полициягә фатирдан алтын бизәнү әйберләре югалу турында гариза керде. Минем бурычым кемнең нәрсә күргәнен, ишеткәнен ачыклау. Фатир саен йөреп, йортта яшәүчеләр белән сөйләшү үз нәтиҗәләрен бирде. Күршеләрнең берсе зыян күрүченең фатиры янында 15-16 яшьлек ике кызны күрүен сөйләде.

    Гариза бирүченең шушы яшьтәге кызы барлыгы ачык­ланды. Мәктәпнең чишенү бүлмәсендә сыйныфташларының киеме кесәсеннән үсмер кызлар ачкыч урлаганнар, ә аннары аның фатирына килеп, әйберләр алып чыкканнар, шуннан соң ачкычны кире урынына куйганнар.

    Яшүсмерләргә карата җинаять эше кузгатыла, кызлар балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә профилактик исәпкә куелган. Каракларның ата-аналары белән дә эш алып барыла. Кызларның бу хәлдән дөрес сабак алулары һәм киләчәктә җинаять кылмаулары мөһим.

    Риназ Дәүләтшин – ике мөлаем кызның бәхетле әтисе. Зур кызы – беренче сыйныф укучысы, кечкенәсе – балалар бакчасына йөри. Ял көннәрен гаилә бергә үткәрә: бигрәк тә табигать кочагында ял итәргә яраталар. Бергә велосипедта йөриләр. Өйдә бар да яхшы булганда эшләве дә җиңелрәк.

    Полиция майорыннан үз эшендә нинди максатлар куюын сорагач, Риназ дөрес юлдан тайпылган кешеләргә ярдәм итәргә теләвен әйтә. Аның сүзләренә караганда, һәр кешенең үзгәрү мөмкинлеге бар.

     

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: