Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аны һәрчак көтеп алалар

Һәрбер кеше дә күңеленә хуш килгән һөнәрне таба алмый, әмма безнең әңгәмәдәшебез Вера Мироновага мондый бәхет насыйп була. Ул - хат ташучы.

Күптән түгел ул лаеклы ялга китте, шуңа хәтле 43 ел буена дус-тату коллективта хезмәт итте. Шул вакыт эчендә ул үзен намуслы хезмәткәр һәм ярдәмчел кеше буларак танытты. 

Ул эшләгән елларда почта бүлегендә эш күләме бүгенгегә караганда уннарча тапкыр артыграк була, әмма Вере Николаевна һәрвакыт үз эшенә тугры булып кала. 

Аның әтисе дә район элемтә узелында бригадир-мастер булып эшли, Вера Николаевна исә әтисе юлыннан китә. Гаиләдә биш бала үсә, ул иң өлкәне булганга әти-әнисенә ярдәм итәргә теләп эшкә урнаша. Һөнәри белеме булмаса да, эш серенә тиз төшенә. Беренче ун елда сортировка бүлегендә хезмәт куя, анда ялларсыз, бәйрәмнәрсез дә эшләргә туры килә. Кияүгә чыгып, ике бала әнисе булгач, хат ташучы булып күчә, биредә эш графигы аның өчен уңайлы була.

Аның хат ташучы эшен вакытлыча гына башкарам диюе 30 елга сузыла. Әлеге яңа эш урыны аңа элеккесенә караганда да күбрәк ошый. Акрынлап кына ул карьера баскычыннан күтәрелә һәм алдынгылар рәтенә чыга. Аның участогына 6 күпкатлы йорт, 465 шәхси йорт һәм 2 оешма керә. Көненә әллә ничә километр араны җәяү үтүенә карамастан, ачык йөзле, шат күңелле Вера Николаевна яңа газета һәм якыннарыннан хәбәр көтүчеләрне һәрчак сөендереп тора. Бүгенге көнгә кадәр ул һәр өйдә көтелгән кунак булып кала бирә. Һәр кеше үзенә күрә кызыклы, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белергә генә кирәк дип сөйли Вера Николаевна. Күбесе инде аңа хәзер туганнары кебек якын, дус.

– Мин үз клиентларымны яратам, алар минем күңелемә хуш киләләр. Ялгыз яшәүче пенсионерларга миңа сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм иттем: су да китердем, кан басымын да үлчәдем, счетчиклардан күрсәткечләрне дә язып бирдем. Алар өчен без, хат ташучылар, якын туганнары кебек. Аралашкан еллар дәвамында мин аларның тормыш юлларын белдем, борчу-шатлыклары белән уртаклаштым. Эшләгән участогым яныннан үтеп киткәндә мине сагыш хисләре биләп ала, – дип моңсуланып ала Вера Николаевна.

 Безнең георинябыз пенсиягә чыгарга озак әзерләнүе турында сөйләп үтте. Аңа ничә еллар эшләгәннән соң иңенә сумкасын беркайчан да асмаячагына, коллективта булмаячагына ышанулары бик авыр була. Шуңа күрә дә лаеклы ялга бакчада эшләп юану нияте белән яз аенда китә. Вакытының күп өлешен онык­лары белән үткәрергә ниятли. Иң кечкенәсенә өч кенә яшь әле, ул бер дә күңелсезләнергә ирек бирми. Вера Николаевнаның фотографияләре бик күп, алар заманыныда үзәк почтаның Мактау тактасында эленеп торганнар. Ул районда гына түгел, респуб­лика буенча да алыштыргысыз хат ташучы булып танылган. Фидакарь хезмәте өчен уннарча Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шул бүләкләрнең берсен ул күптән түгел генә алды әле. Казанда мәгълүмат һәм элемтә тармагы предприятиеләре белән киңәшмә вакытында ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов тапшырды. 

– Минем өчен бу бүләк бик кадерле! Хат ташучы хезмәте җиңел түгел, шуңа күрә аны бәяләүләре бик шатлыклы. Җилкәсенә авыр сумка асып берничә километр юл узучы һәр хат ташучы югары бүләкләргә лаек, – дип уй-кичерешләрен яшерә алмый безнең әңгәмәдәшчебез.

 Бу Вера Николаевнаның намуслы хезмәте өчен республика дәрәҗәсендә беренче генә бүләге түгел. Моннан ике ел элек, 8 Март бәйрәме алдыннан «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире аңа Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырган иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев