Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аның һәр гамәле сокландыра

    Чаллы «Пассажирлар автотранспорт комбинаты-Инвест» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, популяр җырлар авторы, танылган көрәшче, спорт мастеры Рәис Мөбарәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Чистай районының Каргалы авылында туган.

    «Ишле гаиләдә үстем мин. Әни белән әти бик акыллы, киң күңелле, тәртипле кешеләр иде, - дип сагынып искә ала Рәис әфәнде әти-әнисен. - Әти Сабантуйларда мәйдан тоткан көрәшче, оста гармунчы һәм җырчы иде». Гомере буе шофер булып эшләгән Мөбарәкша ага Чистай районына беренче машинаны - АМОны алып кайтучы буларак та районыбыз тарихына кереп калган. Мөбарәкша ага белән Кафия апа - 70 ел бергә гомер иткән уникаль парлар - тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр: Дәүләтша, Мәсәлим, Нәкыя, Суфия, Рәкыйп, Рәфыйк, Рәис, Асия, Рәшит.
    Рәис Гыймадиев үзе дә, әтисенә охшап, балачактан ук татарча көрәш белән шөгыльләнгән, Сабантуйларда бил алышкан. Хезмәт юлын да әтисе һөнәреннән башлаган: армиядән кайткач ук, руль артына утырган, Зәйдәге һәм Чаллыдагы төрле оешмаларда шофер булып эшләгән, соңрак сәләтле, тырыш егеткә өлкән мастер, директор урынбасары вазифалары йөкләнгән.
    Яши-яши легендар кө­рәшчеләр белән аралаша башлаган, инде җиңү тәмен татыган өметле көрәшче - Рәис Гыймадиев, югары белем алу өчен, спорт юлын сайлаган - ул Волгоград дәүләт физкультура институтын тәмамлаган.
    Әмма югары белемле спортчы егеткә язмышын сәнәгать белән бәйләргә язган икән. Шуңа күрә ул үзенә икътисад өлкәсендә дә югары белем кирәклеген аңлап, читтән торып Казан дәүләт университетына укырга керә һәм «Оештыру менеджменты» белгечлегенә ия була.
    1992-1995 елларда Рәис әфәнде Сарман районы «Петровская» аракы заводы директоры, 1998-2000 елларда Зәй кондитер фабрикасы директорының беренче урынбасары вазифаларын башкара.
    2000 елда Рәис Мөбарәкша улы Чаллыдагы Пассажирлар автотранспорт предприятиесенең генераль директоры итеп билгеләнә. Оештыру сәләте булган таләпчән җитәкче бөлгенлеккә төшеп, таркалып барган оешманы берничә ел эчендә аякка бастыра. Пассажирларның ышанычын казангач, «Пассажир автотранспорт комбинаты-Инвест» ябык акционерлык җәмгыяте туа.
    Якташыбыз җитәкләгән предприятие хәзер елына 12 миллион пассажирны йөртә, комбинатның 749 хезмәткәре 33 шәһәрара, 12 шәһәр яны һәм 34 шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтә. «ПАК-Инвест» ябык акционерлык җәмгыяте - ташламалардан файдаланучыларны шәһәр яны бакчаларына бушка йөртүче бердәнбер пассажир автотранспорты предприятиесе.
    «ПАК-Инвест» пассажир­ларның иминлеген тәэмин итү буенча да нәтиҗәле эш башкара. Шуңа күрә Рәис Мөбарәкшиновичка Швейцариядә уздырылган «Автотранспорт предприятиеләрендә юл иминлеге нигезендә пассажирлар йөртүне оештыру буенча Европа тәҗрибәсе» Халыкара семинарында катнашып, тәҗрибә уртак­лашырга туры килгән.
    Рәис әфәнденең таләп­чәнлеге белән беррәттән кайгыртучан, кешелек­ле җитәкче булуы Чаллы шәһәрендә дә, респуб­лика күләмендә дә югары бәяләнгән: 2002 елда ул шәһәр конкурсының «Алтын йөрәкле кеше» номинациясендә лауреат, 2003 елда «Транспорт предприятиесенең һәм юл хуҗалыгының иң яхшы җитәкчесе» номинациясе буенча республика конкурсы лауреаты исемен алды. Якташыбыз 2004 елдан бирле Чаллы шәһәренең почетлы гражданины. 2006 елда республика конкурсында «Елның иң яхшы җитәкчесе» дипломына лаек булса, 2007 елда Республика конкурсында «Ел менеджеры» буларак танылды.
    Рәис Гыймадиев исеме эстрада сәнгатен сөюче милләттәшләребезгә дә яхшы таныш. Чөнки ул - «Ике йөрәк», «Казанымда килә яшисе», «Хушлашма», «Ялгызларны берүк рәнҗетмәгез» кебек популяр җырлар авторы. Рәис Гыймадиев шигырьләренә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Лилия Муллагалиева, Фирзәр Мортазин, Булат Нигъмәтуллин кебек танылган җырчыларыбыз, якташыбызның туган авылына багышлап язылган «Каргалым» җырын җаннарга үтәрлек итеп Рөстәм Закиров башкара. Рәис Гыймадиев Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин белән иҗади дуслыкта яши. «Иң кыен чакларда да ташламаган чын дуслар алар», - ди Рәис Мөбарәкшинович.
    Рәис әфәнде шактый соң - 42 яшендә генә иҗатка килә. Кулына тальянын ала да, күңелендәге хисләрен җырга сала. Бүгенге көндә аның өч шигырь китабы дөнья күрде. Беренчесе - «Яратып яшәгез!», икенчесе «Җырларымны сезгә багышлыйм...» дип аталса, өченчесе — әле яңа 2008 елда гына басылып чыкканы «Елмай әле, кояш!» исемле.
    Рәис Мөбарәкша улының кызыклы шөгыльләре дә бар - ул атлар һәм машиналар ярата. Чаллының «Тулпар» ат спорты мәктәбендә аның җиде аты яши. Чабыш атлары Каргалы, Чистай һәм Чаллы Сабантуйларында алдынгы урыннарны яулый. «Атлар яратуым балачактан килә. Җизни ат караучы иде, мин үсмер малай, булышам да, гел шул атлар янында кайнаша идем», - ди ул. Рәис Мөбарәкшинович тормыш иптәше Наилә ханым белән 31 ел бергә. Наилә ханым да безнең якташыбыз - Шахмай авылыннан (хәзер Яна Чишмә районы). Уллары Илдар Гыймадиев Чаллы шәһәренең суд рәисе ярдәмчесе булып эшли, кызлары Гөлнара ханым - «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятендә икътисадчы, ире Илнур белән бергә кызлары Эльвинаны үстерәләр.
    Наилә ханым Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт комплексында директор урынбасары вазифаларын башкара. Ул - Рәис әфәнденең тормыш терәге, таянычы, киңәшчесе.
    - Әтием җор күңелле, шаян, бик әйбәт кеше иде, Рәисне дә аңа охшатып кияүгә чыктым, - ди Наилә ханым. Бик иртә әнисез калып, үги ана кулында үскән кыз балага олы йөрәкле,  ярдәмчел, кайгы-хәсрәтне бүлешердәй, шатлыкларны уртаклашырдай егетнең очравы - язмыш бүләгедер, мөгаен.
    Рәис Гыймадиев туган төбәген - Каргалыны бик ярата. Авылдашларына Сабантуйлар уздырырга ярдәм итә, авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Авыл янында  агып яткан чишмәне Каргалыга тагын да якынайтып, чистарттырып, тирәсенә курчак өедәй матур агач йорт төзетеп, буа ясатып, күпер салдырып, бөтен бер ял комплексына әйләндергән. Каргалы халкы хәзер олы җанлы шәхескә рәхмәт укый-укый, Рәис ага әнисенең исеме кушылган Кафия чишмәсенең тәмле суын эчә. Ә без, аның якташлары, Рәис әфәндегә сокланабыз һәм аның белән горурланабыз. Исәнлекле, бәрәкәтле, мул тормыш насыйп итсен Ходай аңа...

    Р.ИСМӘГЫЙЛЕВАның 2009 елда басылган 
    «Чистаем» китабыннан алынды

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: