Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аның иңнәрендә – озын, авыр хезмәт еллары

    Әминә Гафиятуллинаның балачагы узган гасырның авыр кырыгынчы елларына туры килә.

    Ул Бөек Ватан сугышында катнашмый, әмма аңа тылда ачлык- ялангачлык кебек зәхмәтләрне кичерергә туры килә, өлкәннәр белән бергә авыр хезмәт куя.

    Сугыш башлану турында шомлы хәбәрне ул 12 яшендә ишетә. Гаиләдә иң өлкән бала булганга төп ярдәмче дә ул була. Алар әнисе, сеңелесе һәм энесе белән бергәләп Биләр районы Яңа Әдәм авылында яшиләр. Балалар әтисез үсәләр, шуңа күрә таяныр кешеләре дә булмый.

    Сугыш авылларга да зур зыян китерде. Ачлык-ялангачлык хөкем сөрде. Өйләрне җылыту өчен утын юнәтү дә зур бәлага әйләнде.

    – Урманда вак-төяк ботакларны җыея идек, җигелгән үгез белән төнлә салам алырга бара идек. Кире кайтканда дилбегә тоткан килеш йоклап киткән чакларыбыз да булды. Үгез исә кайту юлын белә иде, аның белән шулай акрын гына кайта идек, – дип сөйли Әминә Морадыйм кызы.

    Бала гына булуына карамас­тан, аңа төрле авыр шартларда эшләргә, таң белән бергә йокыдан торырга туры килә. Гаилә өчен җаваплы булу йомшаклык күрсәтергә урын калдырмый. Нәфис кыз балага кырда эшләргә дә, печән чабарга да туры килә.

    Яп-яшь кенә булса да, җитез кыз барысына да өлгерә! Авыр эштә эшләргә туры килсә дә, укуын да ташламый. Параллель рәвештә 7 сыйныфны тәмамлый, ул вакытта һәркем бу сыйныфка кадәр укый да алмаган, шуңа күрә 7 сыйныфны кайберәүләр югары белем белән дә тиңләгәннәр...

    Тыл хезмәтчәне күз яшь­ләре аша гаиләләре белән ачка тилмергәннәре турында сөйли. Аның белән бергә эшләгән хатын-кызларның якын-тирәдә генә бәрәңге чис­тарткан очраклары да булгалый, әмма Әминәгә алардан бәрәңгенең кабыклары гына эләгә.

    – Мин бәрәңге кабыкларын чипсы кыздырган кебек кыздыра идем. Уңышның да бер өлешен генә калдырып, калганын фронтка җибәрә идек. Язын хәтта кычытканга үсәргә ирек бирмәдек, баш калкытуга йолкып ашадык. Кышын энем белән сеңелем кырдан вак бәрәңге җыялар иде. Өшегән булса да, безнең өчен иң тәмле ризыкларның берсе иде ул. Аңардан төрле ризыклар әзерләргә дә әнинең фантазиясе җитә иде. Аеруча бәрәңге кәлҗемәсен бик яратып ашый идек, – дип искә төшерә ветеран.

    Әминә Морадыйм кызы сугыш бетү турында шатлыклы хәбәр килүен бик яхшы хәтерли. Күршеләре белән бергәләп алар бииләр, көләләр һәм шатлыктан күз яшьләрен дә тыеп тора алмыйлар.

    Сугыштан соң туган авылы кырларында хезмәт итә. Бер елдан соң Чистайга әнисенең энесе янына юл тота, ярма заводына эшкә керә. Солы ярмасы җитештерә торган зур цех трикотаж фабрикасыннан ерак булмый. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, кырда гадәтләнгән эштән, авыл тормышыннан соң шәһәр тормышы, зур цехтагы эш аңа сәеррәк тоела...

    Эштән кайткач та ял итәргә туры килми аңа. Өйдә аңа буш кисмәкләргә су ташырга кирәклеген искәртәләр. Нихәл итмәк кирәк, чиләкләрен алып чишмәгә суга юнәлә.

    1951 елның 9 маенда Әминә иптәшләре белән Кама буена ял итәргә бара. Шунда Сәмигулла исемле сөйкемле егет белән таныша да инде. Ул кызларны көймәдә утыртып Камада йөртә, шул ук вакытта күңеленә хуш килгән чибәр кыз Әминә белән аралашу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый. Берара вакыттан соң алар өйләнешәләр.

    Яшьләрнең фотоларына карагач, аларның абый белән сеңел кебек бер-берсенә охшаганнарын да күрәсең! Икесе дә нык, озын буйлылар, икесе дә искиткеч чибәр! Моны бәхетле гаилә нигезе диләр. Бу чыннан да шулай. Әминә апа әйтүенчә, алар тормыш иптәше белән икесе дә бер-берсен ярты сүздән аңлаганнар. Каенанасы белән бергә яшиләр, ул исә эшчән, тырыш киленен бик ярата. Беренче балалары тугач, өй төзиләр.

    Берничә елдан соң Әминә апа ит комбинатына эшкә урнаша. Ир-атлар белән беррәттән, сую цехында эшли. Шәһәрдә эшсезлек хөкем сөрә, башка барыр урын да булмый, ә яшәргә акча кирәк. Эшендә аны бәялиләр, хөрмәтлиләр. Ул алдынгы буларак социалистик ярышларда катнаша, профком составында була. Безнең героинябыз ит комбинатында пенсиягә хәтле эшли.

    Үз куллары белән төзегән йортта Гафиятуллиннар озак еллар бәхетле гомер кичерә. Өч ул, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр.Моннан 18 ел элек каты авыру Әминә апаның тормыш иптәшен тартып ала. Хәзер аның янына балалары, оныклары, оныкчыклары килеп хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.

    14 февральдә барысы да яңадан бергә җыелачак. Яраткан әниләренә, әбиләренә 90 яшь тула. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, безнең героинябыз һаман да бер урында гына тора алмый. Бүгенге көнгә кадәр ул үз өен тәртиптә, чиста-пөхтә тота, чәчәкләр үстерә. Әмма бу берни түгел әле. Узган ел берүзе алты сутый җирне казыган. Ә иң сокландырганы – газетаны вак шрифтлар белән хәзер дә укый ала!

     Моңардан тыш, минем әңгәмәдәшем үзенең таланты турында тыйнаклык та күрсәтте. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге буын кешеләре мактанырга бер дә яратмыйлар. Әнисенең безгә белдермәгән серләре белән кызы Рәйсә Сәмигулла кызы уртаклашты.

    – Безнең әни бик сирәк очрый торган җырчы. Аның тавышы куелган, үзенчәлекле тавыш. Аны хәтта консерваториягә дә чакырганнар. Бу аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Миңа танышларым әни өйдә җырлаганда үтеп баручыларның да туктап, аны тыңлап хозурланулары турында сөйләделәр, – дип билгеләп үтә ул.

    – Әниегез ни өчен үз талантын алга таба да үстерергә теләмәде? – дип кызыксынуымны тыя алмыйча сорау бирәм.

    – Вакыт җитмәде. Тормышын тулысы белән гаиләсенә багышлады. Җиде бала табу – уен эш түгел, – дип елмая Рәйсә ханым.

    Иске фотографияләр, документлар һәм дәүләт бүләкләре – гаилә казанышы. Әминә Морадыйм кызы  I һәм II дәрәҗә Ана медальләре белән бүләкләнгән. Җиденче баласы тугач, «Ана Даны» орденына лаек була.

    Аның иңнәрендә – җиңел булмаган, әмма каһарманлыклар, хөрмәт белән тулы тормыш юлы. Тыл хезмәтчәнен якынлашып килүче юбилее белән тәбрик итәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын, мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: