Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның елмаюы күңелне күтәрә

Мин редакциягә эшкә килгәндә Рушания Сәет кызы Хәлиуллина тәрҗемәче булып эшли иде.

Зур матур күзле, һәрчак шат күңелле бу ханым бер күрүдә үк үзенә җәлеп итә торганнардан. Әле уйнап-шаярып сөйләшүен, бар дөньяны яңгыратып көлеп җибәрүен дә өстәсәң... Аның янында күңелсезләнеп һич тә утыра алмыйсың инде, борчулы уйларың да каядыр тарала, төрле мәшәкатьләрең дә югалгандай була. Аңа карап бар дөньяңны онытып тик торасың... Йөзе белән туендыра дип нәкъ менә Рушания апа кебекләр турында әйтәләрдер дә инде...

Ямьле табигатьле Мөслим авылының мөхтәрәм кешеләре: гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Зәйтүнә апа һәм колхозда склад мөдире, соңрак бригадир булып эшләгән Сәет абый Насыйровлар гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килә ул. Хәер, күплектә әйтү дөресрәк булыр, чөнки Рушания ападан берничә минут кына соңарып игезәк кыз туганы бу жиһанга аваз сала. Аңа Розалия дип исем бирәләр. Насыйровлар гаиләсендә бәйрәм өстенә бәйрәм була бу. Ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә диләрме әле... Игезәк кызлар да бик тере, хәрәкәтчән булып үсәләр. Үзләреннән соң туган энеләре Рөстәмгә берьюлы ике апалы булу бәхете тәти. Соңрак гаиләне тагын игезәкләр Наил белән Наилә дә ишәйтә. Ишле гаиләдә балалар дус булып үсә дип юкка гына әйтмиләр.Гаиләдәге биш бала да үзара тату, туган җанлы, берсеннән-берсе матур, сөйкемле. Мәктәптә яхшы укыйлар, төрле чараларда актив катнашалар, җыр-бию, уен- көлке кече яшьтән үк аларның аерылмас юлдашлары була дисәк тә, хата булмастыр.

Язмам герое Рушания апа исә кече яшьтән шәфкать туташы булырга хыялланса да, язмыш дигәнең башкача хәл итә. Урта мәктәпне тәмамлагач, игезәге Розалиядән аерылмыйм дип аның һәм тагын берничә авылдаш кызы белән Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Бергә килүче кызларына имтиханнар шактый авырлык тудырсалар да, Рушания апа сынауларны уңышлы үтә, аңа студент булу бәхете елмая. Үзе студент булган һәркем яхшы белә, бу вакытлар-иң күңелле чаклар, күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Яшь, чибәр Рушания татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып туган районына эшкә кайта. Актау авылы мәктәбендә җиде ел балаларга белем бирә, туган телебезнең матурлыгын, аһәңен тоярга өйрәтү белән беррәттән, математика, физика кебек төгәл фәннәрне укытырга да туры килә. «Мәктәпне, коллективны, укучыларымны яраттым, үзгә бер рәхәтлек алып эшләдем» дип сагынып искә ала ул хезмәт юлын башлаган елларын. Шул елларда авылның уңган-булган егете Илгиз абый белән гаилә корып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы кызлары, уллары туа. Озак ламый яшь гаилә Чистайга күчеп килә. Биредә Рушания апа берара сәгать заводында эшли, аннары аны безнең «Чис тай хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррир урынбасары Шәйхенур Хафизов редакциягә тәрҗемәче итеп чакыра.Тәрҗемә эшен ул үз итә, аның серләренә тиз төшенә, билгеле, моңа ике телне дә әйбәт белүе, белемле, кызыксынучан булуы, җитезлеге дә ярдәм иткәндер. Тиз арада ул шактый катлаулы, четерекле булган язмаларны рус теленнән татар теленә оста, грамоталы итеп, тиз тәрҗемә итәргә өйрәнә, унбиш ел гомерен газетабызга багышлый. Ул елларда газетада ике тәрҗемәче иде. Үз эшенең остасы булган, бар гомерен диярлек редакциядә тәрҗемә эшенә багышлаган Земфира апа Зарипова белән Рушания апа икәүләшеп рус телендәге язмаларны татарчага тәрҗемә иттеләр. Бармакларына күз иярт ми машинкада басучы Зөлфия апа Латыйповага берсе турыдан-туры тәрҗемә итеп бастырганда, икенчесе тәрҗемәне кулдан яза тора иде. Ул елларда газета атнасына өч тапкыр чыга, шулай ук язмалар барысы да диярлек тәрҗемә ителә иде. Эш киеренке, күләмле булуга карамастан, газетада тоткарлыклар килеп чыкмады, һәркем үз эшенә җаваплы, таләпчән карый иде. Шәйхенур абый Хафизов, аның эшен дәвам итүче Рәхилә апа Спиридонова да газетада күп көч куйдылар, материалларның сыйфатына, тәрҗемәгә нык игътибар бирделәр, район һәм шәһәрдә ана телебездә бердәнбер булган газетабызны үстерү, укучылар санын арттыру өчен җан атып эшләделәр.

...Бергә эшләгән елларда мин Рушания апаның әти-әнисе, туганнары өчен өзелеп торучы туган җанлы, кайгыртучан, ярдәмчел кеше булуына янә бер кат инандым. Шимбә, ял көннәрендә туган авыллары Мөслимгә, әти-әниләренә булышырга ашыга иде алар. «Авылда әти-әниемә бар эшләрдә дә Илгиз аеруча ярдәм итте, мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле» ди Рушания апа хәләл җефетенә олы ихтирамын белдереп.

Өч ел элек алар Әлмәт шәһә ренә күчеп киттеләр, шулай да аралар өзелми, без һәрчак элемтәдә. Ул һаман шулай шат күңелле, тормыштан ямь-тәм табып, гомер юлдашы Илгиз абый белән матур, тигез гомер кичерәләр. Кызлары Гүзәл, уллары Илшат та гаиләләре белән Әлмәттә яши, бер-берләренә терәк, таяныч булып, шатлык-борчуларны бергә уртаклашып яшиләр алар. Рушания апаның балачак хыялын кызы Гүзәл тормышка ашырган, шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Уллары Илшат «Татнефть» компаниясендә җаваплы хезмәттә. Нәсел дәвамчылары булып биш онык-кызчык лар: Камилә, Диләрә, Сәйдә, Адилә, Айназ үсеп килә. Ана кешенең бәхете балаларының тәртипле, акыллы булуында, оныклар сөюдә. Рушания апа бәхетле кеше, алдагы көннәрендә дә шулай бәхеткә, шатлыкка төренеп, пар канатлы булып, бүгенгедәй бер-берсен аңлашып, бер-берсен кайгыртып, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы белән балалары, туганнары янәшәсендә гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев