Анатолий Зиновьевның әсәрләре туган якка мәхәббәт белән сугарылган
Чистайлыларны хөрмәтле педагог, танылган рәссам Анатолий Зиновьевның 72 яшендә безнең арабыздан китүе нык тетрәндерде. Аның үлеме Чистай җәмәгатьчелеге өчен аңлатып булмастай зур югалту булды.
Үзенең уй-кичерешләре, хатирәләре белән коллегасы, яшьтәше турында Павел Самойлов уртаклашты.
Чистай җиренә, аның иҗади кешеләренә, шәһәргә шундый авыр сынау килер дип кем уйлаган? Шушы соры болытлы көннәрдә Чулманның зәңгәр киңлекләрен, кыскача әйткәндә, гүзәл табигатебезнең сихри күренешләрен тасвирлаучы Анатолий Андреевич Зиновьев безнең арабыздан китте.
Аның картиналары тормышка, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт белән сугарылган. Алар кыңгыраулар чыңын, яфракларның салмак җилдә кыштырдауларын, кышкы чыршыларның ниндидер бер серле үзгәрүчән матур төскә керүләрен үзенчә тасвирлый.
Кояш нурларыннан зур булмаган күлгә төшеп киткәндәй тоелган яисә алмаз булып яктырып торучы, шул ук вакытта печән өемнәрен кочып үтүче юллар каядыр еракка сузылган. Ә аннары ул еракка – рәссам туып үскән кече ватанының чирәмнәренә кереп югала...
Аның иҗатына анализ ясаганда без аның башкача була алмавын ачык тоябыз. Рәссам ул кем булырга дип сайланып, үз уйларына батып утыра алмый. Рәссам бар яисә юк.
Мин кайбер төннәрдә аны югалту ачысы белән килешә алмыйча, бәргәләнеп ятканда аңа болай дип дәшәм: «Андреич, син хәзер барысы да белә торган җирдә. Синең хәзер үзеңнең башка буяуларың... Нәрсә язарга икәнен үзең беләсең инде.
Ә син безгә яраткан табигатебез күренешләрен үзеңнең әсәрләреңдә калдырдың. Алар безнең һәм барлык якташларыбызның күңелләрен илһамландыра. Синең хыялларың тормышка ашачак: Чистайда картиналар галереясе булачак һәм синең картиналарың анда лаеклы урын алачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев