Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатолий Мисолин: «Чаңгылы спорт көчле характерлы кешеләр өчен генә...»

Безнең Чистай җире танылган спортчыларга бай ул. Талантлы, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бар гомерен багышлаган профессионал тренерларның хезмәте шунда чагыла да инде. Шундый остазларның берсе Анатолий Мисолин, аны шәһәр һәм районның һәр чаңгычысы белә.

Менә инде 45 ел Анатолий Мисолин яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнә, аларда чаңгылы спортка мәхәббәт тәрбияли. Тренер билгеләп үткәнчә, чаңгы ярышлары – бу спортчыларны үз эченә бетереп ала торган мавыктыргыч шөгыль.
– Мавыгу үзеннән-үзе килеп чыга, син үз-үзеңне җиңәргә өйрәнәсең. Күп нәрсәгә: салкынга, һава җитмәүгә түзәргә туры килә... Дистанцияләрдә организм алҗырга да мөмкин, әмма син максатка омтыласың. Чаңгы ярышлары – спортның йөк аты кебек, аны юкка гына ат егәрлегенә тиң дип атамыйлар. Биредә гимнастикадагы кебек техника өчен бал куймыйлар. Биредә секундомер һәм беркетмә генә бар. Старт алдың, финишка җиттең – һәм нәтиҗәне күрәсең. Биредә куелган максатыңа ирешү өчен аерым характерлы булырга кирәк. Син кем, бу тормышта үзең өчен кем булачаксың - болар барысы да үзеңнән генә тора. Минем укучыларым шуның белән яшиләр һәм беренчелек өчен үзара спорт бәхәсләре алып баралар, – дип билгеләп үтә тренер.
 Күпләр чаңгы спорты – вакытлыча, юллар кар белән капланганда гына тренировкалар ясарга мөмкин дип саныйлар. Анатолий Мисолин белән дәресләр ел әйләнәсе алып барыла. Кышын алар Медиклар йорты мик­рорайонында чаңгы трассасы буенча урманда шуалар, җәен кросслар бирәләр, гомум физик әзерлек белән шөгыльләнәләр, роликлы чаңгыларда шуалар. Тренировкалар ел әйләнәсе туктаусыз үтә.
– Әгәр дә уйлап карасаң, чаңгыда шуу – иң сәламәт спорт төре. Без ел әйләнәсе саф һавада, табигать кочагында, урманда йөрибез. Шуның өстенә биредә барлык мускуллар да хәрәкәттә. Әмма балалар, әти- әниләре бигрәк тә, балаларын төрле имгәнү алу куркынычы күбрәк булган спорт төрләренә биреп, моны аңлап бетермиләр, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Анатолий Николаевич. – Бездә футболчылар, көрәшчеләр күп, ә чаңгычыларны без теләгәнчә күп димәс идем. Шундыйлар да була, кайберәүләр киләләр, чаңгыда ике адым атлауга егылалар да, бу минем спорт түгел дия башлыйлар. Кемнәр йомшак – түзмиләр, китәләр. Үҗәтләре, үз максатларына омтылганнары – кала. Җылы залда гына шөгыльләнергә түгел, ә организмыңны һәр көн салкынга чыгарга өйрәтергә кирәк. Моны ничә яшьтә булуына карамастан, көчле ихтыярлы кешеләр генә булдыра ала.
Үзенең секциясенә тренер төрле яшьтәге балаларны кабул итә. Кайбер яңа килүчеләр чаңгыга ничек якын килергә икәнен дә белмиләр, аны утын тоткан кебек тоталар, әмма вакыт узу белән барысына да өйрәнәләр. Кыска гына вакыт эчендә кызлар һәм малайлар чаңгыда йөрергә генә өйрәнеп калмыйлар, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
– Күп кенәмалайлар берничә юнәлештән башлыйлар. Алар көрәшкә дә, футболга да, балчыктан әйберләр ясарга да, чаңгыга да йөриләр... Вакыт уза, алар шуларның берсен генә сайлыйлар. Мин аларга басым ясамыйм, үзләренә сайлау иреге калдырам. Теләсәң – миндә шөгыльлән, икенче спорт төрен сайласаң –шулай ук уңышлар, без сине яңадан көтәбез, бернинди үпкәләүләр дә юк. Билгеле, эчтән генә борчылам, чөнки аларның һәрберсенә күңелең белән берегәсең бит, – дип сөйли Анатолий Мисолин.
Чистайда әлеге спорт төре берни­кадәр кризис кичерсә дә, тренер киләчәктә әлеге спорт төренең яңаруына ышана.
– Мәктәп елларында мин чаңгы спорты юнәлеше белән барырга уйламадым да. Башка малайлар кебек футбол, хоккей белән шөгыльләндем. Унынчы сыйныфта гына чаңгы белән әйбәтләп шөгыльләнә башладым, хәтта шәһәрдәге ярышларда катнаштым. Армиядә чынлап торып чаңгы белән «авырый» башладым. Мин Мәскәүдә милициядә хезмәт иттем. Анда һәр якшәмбе көнне кросслар оештырдылар: йөгерү яисә чаңгыда шуу. Барысы да шуннан башланды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Анатолий Николаевич. – Армиядән кайткач мин педагогия институтының чаңгы бүлегенә укырга кердем, катгый рәвештә тренер булырга һәм балалар белән шөгыльләнергә ният кылдым.
Сүз уңаенда әйткәндә, быел Анатолий Мисолинга 70 яшь тулды, шуның 45ен ул булачак спортчылар әзерләүгә багышлаган.
– Минем аша бер буын малайлар һәм кызлар үтте инде. Күпләре миңа чаңгыда яхшы шуарга өйрәтүемне сорап үз балаларын да китерделәр инде. Мин тренерлык эшен башлаганда миннән кала чаңгы базасында өч тренер эшли иде, һәрберсенең укучылары бик күп иде. Аннары чаңгы спортына ни өчендер популярлык кимеде, – дип сөйли Анатолий Николаевич. – Билгеле, минем максатчан укучыларым бар иде. Болар – бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар чыгыш ясаган Геннадий Кузьмин, Вячеслав Синицын,Антон Кириллов, Влади­слав Гордеев, Владимир Толоконников һәм башкалар. Әлеге укучылар барлык дәресләргә дә йөрделәр, шуңа күрә югары нәтиҗәләргә ирештеләр дә. Алар хәзер үзләре мөстәкыйль һәм өлкән яшьтә булсалар да, минем янга киләләр, эштән бушаган арада чаңгыда йөриләр. Бу шөгыль аларның канына сеңгән.
Анатолий Николаевичта хәзер шөгыльләнүчеләр арасында шулай ук максатчан малайлар аз түгел. Шуларның берсе – Сергей Богаткин. Яшь спортчы бишенче сыйныфта гына укыса да, үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм кушканнарны төгәл үтәве белән аерылып тора.
– Чаңгы спорты белән мин икенче ел шөгыльләнәм. Сыйныфташ­ларымның кайберләре хоккейга, икенчеләре футболга йөри, миңа исә чаңгы күбрәк ошый. Башта авыр булды, шуа да алмый идем, хәзер исә урманда һәр сукмакны беләм, барлык ярышларда катнашам, – дип билгеләп үтә Сережа.
– Сер түгел, спортка мәхәббәт гаиләдә салына. Үзенең озак еллар хезмәт үсешендә тренер Мисолин кечкенә спортчыларның уңышлары әни-әтиләрнең баланы контрольдә ничек тотуына бәйле булуына инанган. Үзенең балалары –кызлары Оксана, Елена, улы Дмитрий исә спортның башка, күбрәк уенлы төрен сайлаганнар.
– Хәзер балалар мәктәптән кайткач нәрсә эшлиләр? Сумка почмакка оча, бала үзе компьютер артына утыра. Күп гаиләләрдә шулай. Балалар телефоннан аерылмыйлар да. Ә бит хәзерге буынның да сәламәт булуын, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, ныклы ихтыяр көче будыруларын күрәсе килә, – дип билгеләп үтә тренер.
Шундый тренерлар булганда Чис­тайда чаңгы спорты бетмәс, үсешнең яңа адымын ясар дип ышанасы килә. Моңа шулай ук Анатолий Мисолин да ышана.

Фикерләр:

Дамир Гайнетдинов:
 – Анатолий Николаевичка мин башлангыч сыйныфларда укыганда ук килдем. Аның ярдәме белән мин чаңгы спортына өйрәндем, шууның чаңгылы һәм классик техникасына төшендем. Хәзер дә чаңгыны ташлаганым юк. Ял көннәрендә чаңгыда йөрүне менә дигән ял дип саныйм. Хатыным Таня да минем мавыгуларыма иярде, без хәзер икәүләшеп шуабыз. Кышкы урманда чаңгы шуулар безнең традициягә әйләнде.

Владимир Толоконников: Чистай районы спорт бүлеге начальнигы:
  – Анатолий Николаевичка күпееллык хезмәте өчен зур рәхмәт белдерәм. Ул миндә чаңгы спортына мәхәббәт тәрбияләде, аның ярдәме белән миңа югары үрләр яуларга насыйп булды. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел, иң мөһиме – хезмәт сөючән кеше. Ул менә дигән остаз, авыр вакытларда һәрчак ярдәмгә ашыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев