Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ана сөте – тормыш нигезе

    Барлык ил галимнәре әлеге сихри ризык турында уйлана, тикшерү нәтиҗәләренә исә кайчакта исләр китәрлек. Сабый чакта организмга кергән ана сөте кешене еллар буена саклый икән!

    Тикшерүчеләр төрле авырулар белән бәйле булган факторларны өйрәнделәр һәм шундый фикергә килделәр: ана сөте имеп үскән балалар хроник авыруларга азрак бирешәләр икән. Кайчакта хәтта аз вакытта гына ана сөте дә гомерне төрле авырулардан саклый. Гадәттә балага никадәр озаграк күкрәк сөте имезсәң, иммунитеты шулкадәр көчлерәк була.

    Бала табу йорты коллективы баланы күкрәктән имезү культурасын торгызырга ниятли, биредә яшь әниләр белән эштә балага күкрәк сөте имезүнең барлык принциплары күзәтелә.

    – 2019 елда бала табу йорты «Балага шәфкатьле дәваханә» проекты белән чыкты. Без «Күкрәк сөте имезүне яклау һәм бүләкләү сәясәте» документын эшләдек һәм кабул иттек. Бу исә безгә әлеге юлда 10 уңышлы адым ясау мөмкинлеге бирә, – дип сөйли баш табибның педиатрия буенча урынбасары Наталья Толкина. – Безнең табиблар – акушер-гинеколог Валентина Абузярова һәм неонатолог Лилия Саматова укып кайтып, күкрәк сөте имезү буенча консультант сертификатлары алдылар. Ел дәвамында алар ана сөтен уңышлы имезүнең унар адымы буенча акушерлар, шәфкать туташларына теләсә кайсы вакытта ярдәм итә алсыннар өчен семинарлар үткәрәләр.

    – Ана сөте тулы кыйммәткә ия булган, тиз үзләштерелә торган азык. Анда микроэлементлар бала ихтыяҗларына тулысы белән туры килә. Ана сөте белән тукланучы балалар аллергия авырулары белән азрак авырыйлар, – дип билгеләп үтә күкрәк сөте имезү буенча консультант Лилия Саматова. – Кызганычка каршы, барлык әниләр дә ана сөте имезүнең кыйммәтен аңлап бетермиләр, аларны ышандырырга туры килә. Аеруча беренче вакытта әниләрне күкрәк сөтенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы куркыта. Без аларга баланы ничек күкрәккә якын куярга, имезү өчен ничек җайлы халәтне сайларга кирәклеген өйрәтәбез.

    «Балага шәфкатьле дәваха­нә» статусын алу өчен бала табу йорты коллективына күп эшләргә кирәк әле. Әмма башлангыч этапта да күп нәрсәләр эшләнде инде.
    Ай саен үтүче бала табуга әзерләү курсларында бер дәрес күкрәктән ашатуның кагыйдәләренә һәм техникасына багышланды. Дәресләр вакытында авырлы хатыннарга таләп буенча баланы имезүнең мөһимлеге турында сөйлиләр (шулай ук төнге сәгатьләрдә дә), бала дөньяга килеп ярты сәгать үткәннән соң балага күкрәк сөте имезелә башлый. Күкрәктән имезү вакыт ягыннан да, ешлыгы ягыннан да чикләнми.

    Әгәр дә бала сәламәтлеге буенча күкрәкне суыра алмый икән, күкрәк сөтен лактацияне саклаган хәлдә саварга тәкъдим итәләр. Һәрбер имезү вакытында балада азыкка кызыксыну артсын , азык яхшырак үзләштерелсен өчен яңагына берничә тамчы сөт тамызалар. Баласы караваты янында ана кеше күпме тели – шуның кадәр була ала. Шәфкать туташы аңа ярдәм күрсәтә: яңа туган сабыйны ничек күкрәккә якын китерергә, кәнәфидә утырганда ничек имезергә кирәклегенә төшендерә.

    «Бала һәм ана» палатасында бала тапканнан соң бала белән ана интенсив терапея кирәкмәгән очракта гел бергә булалар. Бала табу йортында балаларны ашату өчен сос­калы бутылкалар түгел, балаларны тынычландыру өчен соска-пустышкалар кулланыла. Хатын-кызлар консультациясендә, бала табу йорты бүлекләрендә күкрәк сөте белән тукландыруны хуп­лап плакатлар эшләнгән һәм элеп куелган.

    1августтан күкрәк сөте белән тукландыруны хуп­лап «кайнар линия» эшли башлый. Сораулары булган хатын-кызларга 8-987-402-07-14, 8-937-619-03-73 телефоннары буенча көн саен 9 дан 17 сәгатькә кадәр белгечләрдән консультация алырга мөмкин.

    – Иң мөһиме – әниләр безгә мөрәҗәгать итсеннәр, сорау­лар бирсеннәр, белгечләр киңәше кирәккәндә ялгызлары гына аптырап калмасыннар иде. Табиблар, шәфкать туташлары бар көчләрен авырлы, имезүче хатыннарга ярдәмгә юнәлтергә тиешләр, алар хатын-кызларның имезү теләген хупласыннар, ярдәм итсеннәр, – дип ассызыклый Наталья Юрьевна.

    Бөтендөнья күкрәк сөте белән тукландыру көнендә бала табу йортында авырлы хатын-кызлар һәм яшь әниләр өчен чара үткәрелде.

    Яшь ярым-ике яшьлек балаларның әниләре күкрәк сөте имезүдә тәҗрибәләре, озак имезүнең уңай яклары белән уртаклаштылар, килеп туган проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләделәр, башка әниләрне дә табигый тукландыруга өндәделәр.

    – Мин улым Сергейны бер яшь тә сигез айга кадәр имездем. Ана сөтен бернинди сөт тә алмаштыра алмый, шуңа күрә дә мин баламны күкрәк сөте белән үстердем. Баламны тууга күкрәгем белән ашата башладым, – дип сөйли Анастасия Веретенникова. – Беренче вакытларда сөтем аз булганда да катнашма азыклар кулланмадым. Мин барлык әниләргә дә балаларын күкрәк сөте имезергә тәкъдим итәм. Бу мәсьәләдә иң мөһиме – үзеңне әзерләү һәм теләк. Шул очракта барлык проблемаларны, авырлыкларны җиңәргә мөмкин.

    Тантаналы шартларда үз балаларын яшь ярымга-ике яшькә кадәр имезгән аналарга истәлек бүләкләре (рәсемдә) тапшырдылар. Әлеге очрашуның мөһим мизгеле булып имезүче хатыннар арасында дәвамчылыкны булдыру мөмкинлеге булды.

    – Без яшь әниләрнең бала табу йортыннан киткәч тә консультантлар белән элемтәдә калуларын, кирәк­кәндә алардан киңәш сорау­ларын телибез, – дип уртак­лаша Наталья Толкина. – Безнең төп максат – сабыйга һәм әнисенә сәламәтлек, эмоциональ уңайлык һәм якынлык булдыру.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: