Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы артыннан – күпфункцияле үзәккә

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә беренче балага ана капиталы алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Хезмәт күрсәтүне сорап КФҮнең 59 офисының теләсә кайсысына, шул исәптән Чистайда да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Теркәлү урыны мөһим түгел.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын киңәйтүгә юнәлдерелгән закон агымдагы елның 1 мартында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган иде. Аның нигезендә, ана капиталы гаиләдә беренче бала тугач түләнә. Баланың туу яки уллыкка (кызлыкка) алу датасы 2020 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк булмаска тиеш.

 Белешмә

 Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган булса, ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк. Бу гаиләдә икенче бала туса, ата-ана тагын 150 мең сум алачак һәм ана капиталының гомуми суммасы 616 617 сумга җитәчәк. Әгәр беренче бала агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр дөньяга килгән булса, бу датадан соң гаиләдә икенче сабый туа икән, гаилә шунда ук ана капиталының арттырылган суммасына – 616 617 сумга дәгъва итә ала. 
 
– Федераль закон нигезендә ана капиталына дәүләт сертификатын бирү турында карарлар кабул итү вакыты 15 көннән 5 эш көненә кадәр, аннан файдалану турындагы гаризаны карау вакыты 30 көннән 10 эш көненә кадәр кыскартылды. Әмма Пенсия фондына нинди дә булса мәгълүматны ачык ларга кирәк булса, бу срок озайтылырга мөмкин. Әлеге закон нормалары 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, – ди КФҮнең Чистай филиалы җитәкчесе Елена Князева.

 Закон яңа режимда дәүләт сертификатын алуның башка ысулын да күздә тота. Ул агымдагы елның 15 апреленнән башлап мөмкин булачак. Аның асылы шунда, сертификат алу өчен гариза бирү мәҗбүри түгел. Пенсия фондының төбәк бүлеге туган балалар турында мәгълүмат алачак һәм ана капиталы алу хокукы турында карар кабул итәчәк, шуннан соң сертификат рәсмиләштерелгән булуын хәбәр итәчәк. Шул ук вакытта ана капиталына сертификат алу өчен шәхсән мөрәҗәгать итү хокукы әниләрдә кала.

 Закондагы үзгәрешләр сораулар тудырды: җаваплар бар

 Сезнең игътибарга ана (гаилә) капиталын түләүдәге үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Пенсия фондына кешеләр мөрәҗәгать иткән берничә көнүзәк сорауны тәкъдим итәбез. Аларга Пенсия фонды идарәсенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Ирина Ерошина җавап бирә. 
– Хатын-кыз икенче бала туу сәбәпле, 2009 елда ана (гаилә) капиталына сертификат алды. Ул 2020 елда 150 000 сум күләмендә өстәмә түләү алырмы?

 – Ана капиталы күләменә өстәмә түләү аңа тиеш түгел, бу очракта ана капиталын алу хокукы барлыкка килгән баланың элек гамәлдә булган хокукый җайга салу кысаларында тууы исәпкә алына. Әлеге әнинең ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк.

 – Хатын-кыз ана капиталы турындагы закон кабул ителгәнче, 2003 һәм 2006 елларда ике бала тапкан. 2020 елның гыйнварында аның өченче баласы туа. Аңа ана капиталы тиешме? Тиеш булса, аның күләме нинди булачак?

 – Әйе, аның ана капиталына хокукы өченче бала туу сәбәпле барлыкка килде һәм аның күләме 616 617 сум тәшкил итәчәк.

 – 2016 елда хатын-кызның игезәк балалары туган. Ана капиталын сорап мөрәҗәгать итмәгән. 2020 елда ана капиталына сертификат нинди күләмдә биреләчәк?

 – Хатын-кызның ана капиталына хокукы 2020 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган кагыйдәләр буенча икенче бала туу сәбәпле барлыкка килгән, капиталның күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк.

– Ир-ат әнисе вафатыннан соң үзенең кече яшьтәге сеңелесен (әтисе юк) кызлыкка алган. Суд карары агымдагы елның февралендә үз көченә керә. Ана (гаилә) капиталы аңа тиешме?

 – Бердәнбер кызлыкка алучы буларак, әлеге ир-атның 466 617 сум күләмендә ана капиталы алу хокукы бар.

 – 2016 елда ир-ат баланы уллыкка алган. 2019 елда ул өйләнгән һәм гаиләдә быел бала туу көтелә. Аңа ана капиталына сертификат тиешме?

 – Юк, тиеш түгел. Әмма 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокукны аның хатыны алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев