Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Амбарлар алтын бөртек белән тулылансын!

Хәзер авыл хуҗалыгында кызу вакыт. Район кырларында урып-җыю эшләре бара.

Игенчеләрнең һәр минуты исәптә, чөнки уңышның язмышы турыдан-туры алынган темплардан тора. Районның барлык хуҗалыкларында – эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә, зур булмаган фермер хуҗалыкларында да уракка төштеләр.

– Районда урып-җыю эшләре ике атна элек башланды. Безгә 51 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Бүгенге көндә район буенча уртача уңыш һәр гектардан 41 центнер тәшкил итә. 70 центнерга кадәр уңыш җыеп алынган аерым басулар да бар. Нигездә, мондый күрсәткечләр югары технологияләр кулланган, сортларны, махсус техниканы яңарткан эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күзәтелә. Район буенча тулаем алганда, без 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алырга планлаштырабыз, бу узган елга караганда 25 мең тоннага күбрәк, – дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.

Быел басуларда 8 төр көзге бодай чәчелгән, бүгенге көндә иң яхшы уңышны «Казанская-285» һәм «Казанская-516» сортлары бирә. «Марафон» һәм «Скипетр» сортларының да күрсәткечләре начар түгел. Илгизәр Әнвәр улы билгеләп үткәнчә, киләчәктә бу сортларны күбрәк мәйданда чәчү планлаштырыла.

– Гомумән алганда, быел ашлыкның сыйфаты бик яхшы. Хуҗалыклар барысын да вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырлар дип ышанабыз. Игенчеләребезнең потенциалы һәм мөмкинлекләре бар. Һава торышы да әлегә яхшы. Әйе, башта яңгырлар явып торды, шуның аркасында сабан культураларын урып-җыюга комачаулаучы чүп үләннәр күп булды. Әмма бу мәсьәләне чабу һәм аерым ысул белән җыю ярдәмендә хәл иттеләр. Хәзер басуларда бу максатларда 15 комбайн эшли, алар чүп үлән баскан бөртекле культураларны чабалар. Игенчеләрне, әлбәттә, ашлык бәясе мәсьәләсе дә борчый, әлегә ул билгеле түгел, барысы да якын арада хәл ителер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Илгизәр Әнвәр улы.

Әлегә район басуларында 50гә якын комбайн урып-җыю белән мәшгуль. Шуларның берсендә Илгиз Шәрифуллин эшли. Ул «Закамье-Агро» предприятиесендә механизатор булып эшли. Илгиз Госман улы комбайн штурвалы артына беренче тапкыр 15 яшендә утырган. Хәзер игенченең 40 елга якын авыл хезмәтчәне стажы бар.

– Әти дә комбайнчы булып эшләде, мин дә аның эзеннән киттем. Миңа бу эш ошый, күңелемә якын! Техника да хәзер яхшы, кабиналарда кондиционерлар, эсселек комачауламый. Иң мөһиме, уңыш яхшы булсын, ә быел шулай булыр дип ышанам, – ди Илгиз Шәрифуллин.

Безнең күбебез өчен җәй ял вакыты булса, механизаторларның бу тырыш хезмәт чоры. Басуда алар иртә таңнан кичкә кадәр.

– Барысы да һава торышына бәйле. Иртән эшкә киләбез, комбайнны әзерлибез һәм чык кипкәч, эшкә тотынабыз. Дала корабының штурвалы артына утырасың да юлга кузгаласың, – диде механизатор һәм әңгәмәне дәвам итә алмавыннан гафу үтенеп, үз комбайнына таба ашыкты. – Эшләргә вакыт!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта көзге культуралар чәчүгә әзерлек эшләре дә алып барыла.

– Район буенча барлыгы 13 мең гектарда көзге культуралар чәчәргә планлаштырыла, бу бөртеклеләр мәйданының 36 процентын тәшкил итә. Моңа район тулысынча әзер, орлык амбарларга салынган, күчмә фонд та бар, сатып алган орлыклар да бар. Нигездә, без климат шартларына туры килә торган районлаштырылган сортларны чәчәбез, монда проблемалар юк. Хәер, ягулык һәм запас частьләр белән дә шулай, – дип аңлатты Илгизәр Нуретдинов.

Урак өстендә игенчеләргә ярдәм йөзеннән кырга җирле артистлар концерт белән килә. Шушы көннәрдә Олы Талкыш авылының «Сударушка» җыр ансамбле игенчеләрне үз чыгышлары белән сөендерде.

– Менә берничә ел инде авылыбыз янәшәсендәге басуларда «Чистай» агрофирмасы хезмәтчәннәре эшли. Без аларга берничә җыр бүләк итәргә, шул рәвешле авыр, әмма игелекле хезмәтләрендә ярдәм итәргә булдык. Басулардагы мул уңышка, механизаторларның һәм җитәкчеләрнең көйле эшләвенә күңел сөенә. Һава торышы әйбәт булсын, ә Ватаныбызның ындыр табаклары алтын ашлык белән тулсын, – дип теләде Олы Талкыш авылы Мәдәният йорты методисты һәм ансамбль солисткасы Нина Игнашина.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев