Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алтмыш ел бергә иңне-иңгә куеп

    Әлеге парларны бала-чага бүләкләр җыеп, өлкәннәр сокланып, каршылады. Клубка Гайнуллин Илһам абый белән Мәсгүдә апаны, Сабиров Минһаҗ абый белән Гайшә апаны, Гыйләҗев Хәмит абыйларны (Кәүсәрия апа авырый) балалары, оныклары бизәлгән машиналарда алып килделәр.

    Милли киемнәр кигән кызлар аларны чәчәкләр белән каршы алдылар. Клубка авылдашлар, ерак­лардан якын итеп кайткан туганнары, балалары җыелган. Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаров өлкәннәрне котлап, бәхетле гомер теләде. Бәйрәмне алып баручы кызларыбыз Гөлнара Сөнгатуллина, Венера Гатиятуллинаның осталыгына, талантларына сокланып утырдык. Һәр җөмләләре нигезле, һәр номерлары яхшылап әзерләнгән иде аларның. Озак еллар эшләп халык рәхмәтенә ирешкән кешеләребез шул алар, алда да исән-сау булып, безне сөендереп яшәсеннәр.
    Сабиров Минһаҗ абыйларны уллары Ислам хатыны Вәсилә һәм әбиләре белән бик матур рәхмәтләр әйтеп котладылар. Иң күңеллесе - бертуганнары Хөсәен, Илдус абыйлар­ның, Фаягөл апаларның котлавы булды. Алар гомерләре буе шушы авылда, колхозда эшләп халык хөрмәтенә лаек булган кешеләр. Илдус абый бик тырыш агроном иде, кешелеклелеген, намуслылыгын авыл халкы рәхмәт әйтеп искә ала. Фаягөл апа: «Әтиебез сугышта үлгәч, абый син әти урынына калдың, булыштың. «Дускынай» белән исән-имин яшәгез», - дип җылы рәхмәт хисләрен җиткерде. Минһаҗ абыйлар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, илебезгә дүрт лачын бирделәр. Уңган, елмаеп кына йөри торган улларының гомере бик яшьли 38 яшендә өзелә. «Сезнең янга кайтам, сезне карыйм», - дип тора иде балакаем. Вакытсыз китеп барды. Бүген менә аның туган көне иде, Минһаҗ белән көне буе еладык», - дип әрнеп сөйли Гайшә апа. Инде Илнурның оныклары туган, вакыт дигәнең туктап тормый шул. Оныклары, балалары, ачык йөзле киленнәре һәрчак кайтып торалар, әти-әниләрен кунакка йөртәләр, хөрмәтлиләр. Күршеләребезгә алда да шатланып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.
    Илһам абый белән Мәсгүдә апаны кызлары Рәйсә, Резидә, Алсу, онык­лары котлады. Ерактан кайтып: «Дәү әни, дәү әти, сезне җыр белән котлыйбыз», - дип чын артистларча җырлап, баянда уйнап котлаучылар булганда шатланып яшәргә, исән-сау булырга язсын. Илһам абый әни белән икетуган, бик хөрмәт итәбез үзен. Ул парторг булып эшләгәндә клуб каршында сугышта һәлак булган авылдашларыбызга обелиск куелды. Ул хәзер дә актив, аралашучан, туган җанлы. Рәхмәт абыебызга!
    Гыйләҗев Хәмит абыйларны өч балалары да котлап, рәхмәтләр әйттеләр. Бертуганы Әнәс абый шигъри юллар белән: «Өлкән абыебыз үзебезне, гаиләләребезне караштың, җиңги белән тигезлектә яшәгез», - дип олы хөрмәтен белдерде. Наилә апа: «Әнәс өч ел армия хезмәтендә булганда, абый карап, ярдәм итеп торды»дигән күңел түреннән чыккан сүзләр белән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Камәрниса апа балалары тормышта югалып калмаганнар, бер-берләренә таянып, туганлыкның кадерен белеп яшиләр. Әтиләре сугышта үлеп калган Камәрниса апа гомере буе медпунктта эшләде. Бала итәкле алъяпкычларын киеп, җилфер-җилфер йөри иде мәрхүмә. Без бала-чага бәрелеп-сугылып пунктка барсак, үзе дә бәйләп җибәрә иде. Элеккеләр бик эшчәннәр, ярдәмчелләр иде бит, урыннары җәннәттә булсын.
    Хәмит абый: «Үз өем, үз хатыным», - дип Кәүсәрия апаны кадерләп карый. Аның кебекләр сирәк була, Аллаһы Тәгалә исәнлек-сабырлык бирсен авыру караучыларга. Балалары да бик еш кайтып, юып-җыеп, булышып китәләр. Гомумән, без Сабировларның, Гый­ләҗевларның, Гайнуллин­нар­­ның барлык балаларын укыт­­тык. Бик тырыш, акыллы, эш­чән булдылар. Менә шул инде ата-ананың йөз аклыгы, горурлыгы. Шәхси үрнәкләре белән акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр.
    ...Туган өемнең түренә
    Куйдым түгәрәк өстәл, - дип җырлаган Илшат Сатдаровның җырлавын барыбыз да яратып, дулкынланып тыңладык. Илшат төп нигездә ныклы гаиләсе белән гомер кичерә. Гаиләсе дә сәнгатькә гашыйк, сәләтлеләр, активлар. Илшат хатыны Фирая белән бөтен туганнарын җылы итеп каршы алып, туганлашып, ярдәмләшеп яшиләр. Түгәрәк өстәл янында туганнар гөрләшү - әти-әнигә хөрмәт, хәер-дога бит ул.
    Ибраһимова Гөлназның тавышы бигрәк матур икән. Ире тимер юлда фаҗигале төстә һәлак булгач, ике баласы белән авылга әнисе янына кайтып төпләнде. Әнисен карый, балалары да бик тәртипле, акыллы. Тормыш йөген ялгыз тартканнарга Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.
    Әхмәтвәлиева Алсу җыр­ла­ганда да сокланып утырдык. Аның балалары да сәхнәдә еш чыгыш ясыйлар. Сокланырлык гаилә, өлкәннәр белән дә килешеп яшиләр, бәхетле булсыннар. Үз әни-әтисе мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Икенче әнисе-каенанасы Тәнзилә бик яратып тора үзен, гел шулай матур яшәсеннәр.
    Яшь, матур гаилә - Гөлназ һәм Гомәр Төхфәтуллиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә укытучы, бик тырышлар, кешеләргә ита­гатьлеләр. Балаларына үр­нәк әти-әни. Каенанасы Гөл­нур да килененнән бик канә­гать. «Яхшылыкка ни җитә», - дип, бер-берсенә булышып, матур итеп яшиләр.
    Алсу белән Илнур Зиннуровлар да ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бик эшчән, тырыш гаилә. Алар гел бергә: урманын да кисәләр, күп итеп терлеген дә асрыйлар, өлкәннәр белән дә ярдәмләшеп бер гаилә булып яши беләләр. Наилә белән Заһид та балалары өчен үлеп торалар, кайгырталар, булышалар.
    Биюче кызларыбыз Та­һи­рова, Шиһапова, Хө­сәе­нова матур милли киемнәребездә очып-очып биегәндә бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китте. Рәхмәт яусын өйрәтүче Венера, Гөлназ апаларына. Кызларыбыз бәхетле булсыннар.
    Фирдәвес һәм Илдус Нуруллиннарның улы Инсаф һәрбарчабызны матур тавышы белән сокландырды. Аның җырында әти-әнисенә рәхмәт хисләре яңгырады. Авылыбызда артист булырлык яшьләребез бар шул. Яшьләребезнең киләчәге өметле.
    Мәдәният йорты җитәк­чесе матур котлау сүзләре белән юбилярларыбызга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең үткәне сизелми дә калды, искиткеч күңелле, бай эчтәлекле булды. Кү­ңелләрдә төрле хатирә­ләр, дулкынландыргыч хис-тойгы­лар уятты... Гаилә, әти- әни роле, өлкәннәр белән мөнәсәбәт, балаларны ярату, тәрбияләү, ялгызларның йөрәк әрнүләре, сагыну-юксынулар - барысы да әлеге бәйрәмдә чагылыш тапты.
    Фойеда куелган фотолар арасында төрле гаиләләрнең 25, 30, 40, 50 еллыкларына багышланганнары да бар иде. Бакыйлыкка күчкән, күңелләрдә матур хатирәләр булып калган авылдашларны да искә алдык. Ишмөхәммәтов Шәфкать, Асия апалар, Сираҗева Мәрьям апа, Шәрифуллин Тәлгать абый, Нуруллин Котдус абыйлар... Аллага шөкер, күп йортларда балалары әти-әниләрен олылап Коръән ашлары үткәрәләр, йортларын карап торалар. Әби-бабай, әти-әни, балалар, онык­лар... Күпме җылылык, ярату, хөрмәтләү, кадер­ләү бар алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә. Гаилә җылысын саклау, өлкәннәрне хөрмәтләү, авыл кешеләрен олылау, ояла белү - кешеләргә дөрес юлны күрсәтүче хис - тойгылар менә шулар инде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: