Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтмыш Чистай гаиләсе өй туе билгеләп үтте

Чистайда тантаналы шартларда Вахитов урамындагы 127-а адресы буенча урнашкан йорт файдалануга тапшырылды.

Ул аварияле торактан күчү программасы буенча төзелгән. Чистайлыларны әлеге тантана белән котларга Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов һәм Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килделәр.
- Әлеге яңа, барлык уңай­лыклары булган фатирларда сезгә рәхәт һәм җылы булыр дип ышанабыз. Барыгыз да озын-озак, бәхетле яшәгез, - дип Эдуард Рөстәм улы яңа фатир алучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Яңа йорттан алтмыш Чис­тай гаиләсенә фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Бу көн аларның барысы өчен дә бик шатлыклы булды.
- Бүгенге шатлыгыбызны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Бу көнне бик озак көттек, - дип сөйлиләр ирле-хатынлы Колдарасовлар.
Алена һәм Сергей­ның биш балалары. Бүгенгә кадәр уңайлыклары булмаган аварияле торакта бер зур бүлмәдә яшәгәннәр. Күп балалы ана социаль найм буенча ике бүлмәле фатир алды.
- Хәзер безнең ае­рым кухня, зал, йокы бүлмәсе, барлык уңай­лыклар бар. Ремонт кирәкми, кү­чергә дә торырга, - дип сөйли гаилә башлыгы.
Яңа фатир алу өчен Виктория Локтева гаиләсе дә чиратта торган. Яшь әни сөйләвенчә, иске фатир белән монысының аермасы җир белән күк арасы кебек.
- Без Ленин урамы 7нче йорт адресы буенча яши­без. Анда барысы да иске, бернинди уңайлылыклар да юк иде, ә хәзер искитәр­лек: җылы, якты, уңайлы,- дип үз тәэсирләре белән уртаклаша ике бүлмәле фатир алган Виктория Локтева.
Ә менә Миңзифа һәм Гаяр Әхмәтҗановлар үз фатирларына үзләре беренчеләрдән булып керергә ашыкмыйлар, беренче итеп песине керттеләр.
- Борынгы йола буенча фатирга беренчеләрдән булып песи керсә, анда бәхет һәм шатлык хөкем сөрәчәк, - дип сөйли пенсионер. Алар бер бүлмәле фатир алганнар.
Барлык фатирларда да пластик тәрәзәләр, заманча итеп эшләнгән бүлмәара һәм керү ишекләре куелган. Тиешенчә эчке бизәкләү эш­ләре дә үткәрелгән. Һәрбер подъездда авыр хәрә­кәтләнүче кешеләр өчен пандуслар һәм култыксалар бар. Яңа йорт ишегалдында зур булмаган балалар мәйданчыгы ясалган.
Исегезгә төшерәбез, йорт­ны төзетүче - инвестор - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. 2017 ел башыннан әлеге фонд тарафыннан тормышка ашырылучы программалар буенча Чистайда 253 фатирлы 3 йорт төзелгән.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә аварияле торактан күчү программасы унөч районда: Әлки, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Теләчедә төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай