Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алкоголь кеше гомерен куркыныч астына куя

    Исерткеч эчемлекләр куллану күптән халык бәласенә әверелде, ул милләтнең югалу куркынычы белән яный. Яшь, хезмәт итә алырлык кешеләрнең бер-бер артлы эчкечелекккә бирүләрен күзәтү аяныч. Көн саен берничә банка сыра эчеп, алар эчүдә чама белү белән дәлиллиләр, ә үзләре алкогольгә ияләшү киртәсен узуларын сизмиләр дә.

    Бөтенроссия аеклык көне алдыннан без табиб-нарколог Екатерина Крестникова белән сөйләштек.
     –  Алкоголь һәм наркотик матдәләр куллануның сәбәбе булып еш кына психоэмоциональ киеренкелектән, арыганлыктан арыну, булган проблемалардан качу теләге тора, –  дип билгели Екатерина Андреевна. –  Бүгенге көндә бездә исәптә «алкоголизм»  диаг­нозы булган 523 Чистай районында яшәүче тора. Әмма, шуны да әйтергә кирәк, әлеге авыру белән интегүчеләр саны кими. Узган елның шушы чорында исәпкә 590 кеше куелган иде.
    Алкоголизм белән авыраучылар кимесә дә, аны явызларча кулланучылар саны үзгәрми. Табиб-наркологта шулай ук яшь булуларына карамастан, әлеге җитди авыру белән интегүче 12 балигъ булмаган бала тора.
    –  Кызганычка каршы, алкоголь һәм наркотик бәйлелек синдромы белән интегүче кешеләрдә үзләренең авыруларын аңлау хисе юк. Биредә психотерапия мөһим роль уйный. Алкоголизм – хроник авыру, әмма без озак ремиссияләргә җитешергә тырышабыз, –  дип уртаклашты безнең белән табиб-нарколог. Кагыйдә буларак, урта яшьтәге, рәсми эшләмәүче кешеләр эчкечелекккә биреләләр. Дәвалануга алар үзләре киләләр. Хатын-кызлар безгә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия юлламасы буенча киләләр.
    Табиб әйтүенчә, кешедә «көнкүреш эчкелек­лек», психик яки физик бәйлелек сыйфатларыннан башка системалы рәвештә спиртлы эчемлекләрне зур дозада куллану күзәтелгәндә үк чаң сугарча кирәк. Шундый кеше алкогольне системалы рәвештә куллана, компаниягә кушылып «күтерергә», ир-ат өчен бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә, өйдә эш көненнән соң ял итеп алу өчен эчү нормаль дип саный. Кешеләрнең әлеге категориясе шулай ук белгечләрнең квалификацияле ярдәменә мохтаҗ. 
    –  Бездә процедура кабинеты кысаларында амбулатор ярдәм күрсәтелә, көндезге стационар бар. Без барлык теләүчеләргә дә консультация ярдәме күрсәтәбез, –  дип билгеләде Екатерина Крестникова.
    Наркотик матдәләр куллану кискен мәсьәләләрнең берсе. Узган ел табиб-наркологта 78 наркотикларга бәйле кеше исәпләнсә, быел ул 93 тәшкил итә. 
    –  Эчке эшләр министрлыгы органнары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә наркотик бәйлелектән интеккән кешеләр санын ачыкларга мөмкинлек туды. Судка тартылган гражданнарга нарктикка бәйлелектән котылу өчен мәҗбүри дәвалну үтү бурычы куелды. Аңардан читләшкән очракта штраф һәм арест салына, –  дип өстәде Екатерина Николаевна. – Наркоманиядән тернәкләндерүгә җибәрелгән кешеләр саны артты. Быел андыйлар саны 32 гә җитте.
    Балигъ яшенә җитмәгән яшүсмерләрне дә әлеге проблема читләп үтмәде. Наркотик бәйлелегеннән интеккән 7 бала табиб-наркологта исәптә тора. Болар рәсми мәгълүматлар буенча.
    –  Әлеге авырулар хроник саналсалар да, аларны җиңәргә мөмкин. Минем табиблык практикамда әлеге авыруны җиңгән бәхетле очраклар булды. Бервакыт минем янга эчүнең иң катлаулы дәрәҗәсендә булган бер яшь кеше килде. Ул әлеге зәхмәтне җиңә алды. Ул тернәкләндерү курсы үтте һәм хәзер бәхетле тормыш белән яши. Мин табиб-нарколог өчен тормыш төбенә төшкән кешеләргә нормаль тормышка кайтырга ярдәм итү – иң зур шатлык. Бервакытта да төшенкелекккә бирелергә ярамый. Үзенең проблемасын аңлаган һәм белгечкә мөрәҗәгать иткән кеше алкогольга һәм наркотикларга тартылуны җиңә алачак, –  ди табиб.
     Кешеләр шуны аңласыннар иде: алкоголь –ул күңел ачу һәм стрессларны бетерү юлы түгел, ә киресенчә тормышны куркыныч астына куеп, үзеңә куркыныч авыру йоктыру. Аеклылык көне Чистай да да узачак. Бәйрәм 14 сентябрьдә «Кама»  яр буенда була. Башлана 16 сәгатьтә.

    Анна николаева

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: