Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алимент буенча бурыч 100 мең сумнан артып киткән

Чистай шәһәр судында балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә алимент түләүдән качуда гаепләнүче ир-атка карата җинаять эше каралды.

Ул җинаять кылуда гаепле дип табылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат элек тә балигъ булмаган баласын тәрбияләү өчен акча түләү буенча РФ Гаилә кодексының 80нче маддәсе нигезендә үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Шуңа бәйле рәвештә 47 814 сум күләмендә бурычы җыелган.

– Үзенә карата башкарма производство ачылу турында белә торып, үз гамәлләренең законсызлыгын аңлап, җитди сәбәпләрсез алимент түләмәгән. Шулай, алиментлар буенча бурычының гомуми суммасы 117 560 сум 17 тиен тәшкил итә, – дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенде. Суд гаепне йомшартучы шартлар буларак ир-атның үз гаебен тануын, тәүбә итүен, хөкем ителүченең һәм якын туганнарының сәламәтлеге торышын исәпкә алды. Гаепне авырайта торган шартлар билгеләнмәде.

– Чистай шәһәр суды карары белән гражданин РФ ҖКның 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 5 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ ҖКның 73нче маддәсе нигезендә билгеләнгән җәза 1 ел сынау срогы белән шартлы санала.

Хөкем карары законлы көченә кермәде, Татарстан Республикасы Югары судында шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев