Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр планлаштырыла

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Балалар сәнгать мәктәбе – Россиядә иң яхшы 100 мәктәп арасында

Балалар сәнгать мәктәбенең 2021 елдагы эшчәнлеге турында аның директоры Марина Парфенова сөйләде.

Чистай сәнгать мәктәбе Россиядә балаларга өстәмә белем бирү буенча иң яхшы 100 оешма арасына керә. Анда укыту Федераль дәүләт программасы буенча алып барыла. Быел мәктәп диварларыннан 28 кеше чыгарылган һәм шул күләмдә үк беренче сыйныфка кабул ителгән. Белем бирү учреждениесенә укырга керү имтихан нигезендә алып барыла, конкурс – бер урынга 2 кеше.

Учреждение эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе – күргәзмә эшчәнлеген оештыру. Сәнгать мәктәбе укучыларының күргәзмәләре Җиңү көне, 8 Март, кышны озату, Балаларны яклау, Шәһәр көне һәм башка берничә муниципаль чараның бизәге булып тора. Мәктәп укытучылары үз эшләрен күчмә республика семинарларында һәм конференцияләрендә тәкъдим итәләр, аларда югары һөнәри осталык күрсәтәләр.

Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлау дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский сөйләде.

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау дәвам итә. Паркка 355 берәмлек трактор, 106 – ашлык урып-җыю, 30 – азык җыю комбайны, 22 берәмлек киң колачлы чәчү комплексы, 173тән артык башка тагылма техника керә. Чистай районында энергия белән тәэмин ителеш 100 гектар сөрү җиренә 180 ат көче тәшкил итә. Бу күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән шактый югары. Әмма шуңа да карамастан, аны кимендә 100 гектар сөрү җиренә 200 ат көченә кадәр җиткерү бурычы куелган.

Бер атна эчендә 54 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр кергән. Сводкада – талау, 2 урлашу, 4 мошенниклык, 2 ялган акча (5 мең сумлык ялган купюралар ачыкланган). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 204 кеше тоткарланган. 4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. 54 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Госпитальдә 38 кеше дәвалана, шуларның 21е – чистайлы

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм районда коронавируска бәйле вәзгыять турында сөйләде.

– Коронавирус белән бәйле вәзгыять тотрыкланды, – дип белдерде Рәис Мостафин. – Хәзерге вакытта госпитальдә38 кеше дәвалана, шуларның 21е – чистайлы.

Вакцинация темплары югары түгел, прививка ясатмаучыларга моны якын арада эшләргә кирәк, дип билгеләп үтелде.

Башлык муниципаль районда прививка ясатмаган гражданнарны эшкә кертмәү турындагы карарның ничек үтәлүе белән кызыксынды. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта барлык эре һәм урта җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре, сәгать заводы мәйданчыгының сәнәгать предприятиеләре тикшерелгән, аларда эшләүче барлык хезмәткәрләр прививка ясаткан. Якын арада алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев