Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексей Песошин: «Суд системасы лаеклы шартларда эшләргә тиеш»

Чистайга эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин килде.

Ул «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашкан берничә җитештерү предприятиесендә булды, шәһәр судының яңа бинасын ачты.

Яңа резидентлар эшенә старт бирелде

Шәһәргә килгәч, Алексей Валерь­евич махсус аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнүче «Барс» компа­ниясе фабрикасында булды. Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе реестрына аяк киемнәре фабрикасы узган елның ноябрендә кертелде. Предприятиедә 56 эш урыны булдырылган, уртача айлык хезмәт хакы 22,8 мең сум тәшкил итә. Директор Максим Салаев сүзләренә караганда, фирма продукциясенә республикада гына түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ зур. Сак­лагыч аяк киемен эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, аерым алганда, тау эшкәртү, азык-төлек, фармацевтика, нефть эшкәртү тармакларында кулланалар.

 – Бер ел элек цехлар төзелә, җиһазлар кайтарыла башлады. Хәзерге вакытта ул яхшы эшли, өч йөз мең пар аяк киеме җитештерелде. Без производствоны киңәйтергә, тагын ике корпус төзергә планлаштырабыз, – ди Максим Вячеславович.

Аяк киеме компаниясе яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде. Итекләр, ботинкалар һәм башка саклагыч аяк киеме модельләрен тире, полимер материаллар һәм кабартылган каучуктан җитештерәчәкләр. Кунаклар җиһазларны карадылар, цехлар буйлап уздылар һәм махсус аяк киеме җитештерү процессын күзәттеләр.

Аннары Алексей Песошин «Гиперион» түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерү заводы эше белән танышты, ул быел эшләтеп җибәрелгән. Проект куәтенә чыккач, товар продукциясе күләме елына 2 миллион метрдан артыр дип көтелә. Чимал белән төп тәэмин итүчеләр – республика предприятиеләре.

Мондый җитди производствода чын профессионалларның эшләве аңлашыла. Аларның уртача хезмәт хакы 26 мең сум тәшкил итә. Инвес­тиция проекты кысаларында заводта 12 эш урыны булдырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Чистай» индустриаль парк мәй­данчыгында яңа предприятиеләр актив төзелә, ә бу эш урыннары артачак дигән сүз.

Чистай электр челтәренең яңа административ базасы ачылды

«Чистай электр челтәрләре» предприятиесе яңа административ бинага күчте. Аны ачу тантанасы 14 декабрьдә булды. Проект нигезендә, яңа объект бердәм производство комплексын барлыкка китерүче берничә бинаны үз эченә ала. Алексей Песошин һәм башка кунаклар өчен яңа бина буйлап экскурсия уздырылды, кунак диспетчерлык пунктында да булды.

Бина оператив мәгълүматны чагылдыруның заманча системасы, өзлексез туендыру системасы, автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры Челтәр компаниясе директорлар советының күчмә утырышын үткәрде.

Гадел хөкем йортында – өй туе

Шәһәр судының яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Ул заманча, уңайлы. Аның мәйданы мең квадрат метрдан артык. Хәзер суд утырышлары яңа адрес буенча уза: Энгельс урамы, 152-б.

Судның яңа бинага күчүе федераль программаны гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булды. Ике катта суд аппараты хезмәткәрләре, судьялар, адвокатлар һәм прокурорлар өчен кабинетлар, суд утырышларының кече заллары, шаһитлар өчен бүлмәләр, шулай ук антлы утырышчылар катнашында эшләрне карау өчен махсус зал һәм аларга киңәшләшү өчен бүлмә урнашкан. Барысы да яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, бөтен җирдә чисталык һәм уңайлылык хөкем сөрә.

Бина заманча саклау һәм янгын сигнализациясе системалары, янгын сүндерү комплекслары белән җиһазландырылган. Залларда видео­күзәтү камералары урнаштырылган, аудио беркетмәләр системасы бар.

Шәһәр судында тоткарланучыларны вакытлыча тоту өчен камералар бар. Гражданнар һәм суд хезмәткәрләренең сак астында булган затлар белән контакт аларны аерым коридор аша үткәрү ярдәмендә була алмый.

Грамоталы планлаштыру, мәгъ­лүмат стендлары – барысы да судка үз гозерләре белән килгән гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Шәһәр судында югары белемле, квалификацияле белгечләр коллективы эшли, аларның һөнәри эшчәнлеге замана таләпләренә туры килә. Аларның күбесе хәзер эшкә килү күпкә рәхәтрәк булуын яшерми.

– Элек суд урнашкан бина суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җайлашмаган иде. Хәзер бөтен шартлар тудырылган, эшләү өчен тагын да зур этәргеч барлыкка килде, – дип уртаклаша шәһәр суды матбугат үзәге җитәкчесе Регина Хөснуллина.

Ачу тантанасында Алексей Песошин чистайлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм яңа суд бинасының индивидуаль проект буенча төзелүен билгеләп үтте.

– Куелган бурычларны үтәү өчен суд системасы лаеклы шартларда эшләргә тиеш. Без бинаны карадык һәм күргәннәрдән канәгать калдык. Биредә логистик үзенчәлекләр исәпкә алынган, сезгә эшләү өчен уңайлы шартлар булдырылган, – диде Алексей Валерьевич сәламләү сүзендә.

Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры белән бергә район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТРда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов катнашты. Алар суд хезмәткәрләренә дәүләткә тугры хезмәт, дөрес һәм гадел карарлар теләделәр.

Шәһәр судының иң яхшы хезмәт­кәр­ләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. РФ Судья­лар советының Мактау билгесен отставкадагы судья Владимир Негановка тапшырдылар. Район башлыгы Дмитрий Иванов Татарстан Югары Суды һәм Суд департаменты идарәсе грамотасына лаек булды.

– Чистайлылар өчен бик яхшы эш шартлары булдырылган. Ни кызганыч, халык бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен судка килә һәм биредә дөрес карарлар кабул ителүен телим, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Дмитрий Алексеевич.

Тантана ахырында шәһәр суды рәисе Андрей Карповка гадел хөкем йортыннан символик ачкыч тапшырдылар. Ул билгеләп үткәнчә, заманча бина барлыкка килү – ул республика һәм илнең бәйсез суд системасын формалаштыруда яхшы билге.

Белешмә

Хәзерге вакытта Чистай шәһәр судында суд эшчәнлеген, шул исәптән суд рәисен дә кертеп, 7 судья башкара. Суд аппаратында 29 хезмәткәр эшли. Агымдагы елның узган чорында 3,9 меңнән артык эш каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев