Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексеевск поселогында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының финал өлешенә сайлап алуга зона ярышлары узды

Чистай данын «Батыр» яшүсмерләр клубында Марсель Галиевта шөгыльләнүчеләр яклады

Безнең бадминтончыларыбыз берәр алтын һәм көмеш, 2 бронза медале яуладылар. Кече яшь категориясендә кызлар арасында Эльвира Кәбирова җиңде, ә Злата Жукова өченче урынны яулады.

Егетләр арасында шул ук категориядә пьедесталның икенче баскычына Салават Халиков күтәрелде. Өлкән яшь категориясендә Арсений Чебанов бронза призер булды. Шулай ук Арина Коноплева һәм Кирилл Коноплев та яхшы чыгыш ясадылар. Турнир нәтиҗәләре буенча Чистай спортчыларының барысы да киләсе ай ахырында узачак ярышларның финал этабында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев