Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Александр Печенкин: «Гаяз Исхакый музее Яуширмәдән күчерелмәячәк»

    Шәһәрдә һәм районда Гаяз Исхакый музееның якын арада Чистайга күчерелүе турында сүзләр йөри.

    Бу янәсе музейның начар хәл дә булуы белән бәйле: бина искергән, коймалары авышкан. Халыкта утсыз төтен булмый, диләр. Аңлатма бирү өчен без Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печен- кинга мөрәҗәгать иттек.

    - Музейны Чистайга күчерү турында мәсьәлә куелмады, - дип ассызыклады александр вячеславович. - Музейның хәзерге хәленә килгәндә, проблемалар бар һәм без алар ту- рында беләбез. Җәй көне Гаяз Исхакый юбилеена әзерлек буенча эш башланды (2018 елның 15 февралендә аның тууына 140 ел билгеләп үтеләчәк).

    Хәл гади түгел: музей ачылу көненнән 20 елга якын вакыт үткән, биредә бернинди капиталь ремонт үткәрелмәгән, хәер, экспозиция үзе дә искергән. Шуңа күрә мин ТР мәдәният министры Айрат С и б а г а т у л л и н г а музей бинасында төзекләндерү, музей экспозициясен яңарту эшләре үткәрүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Айрат Миңнемулла улы, үз чиратында, ТР Премьер- министры урынбасары Васыйл Ш ә й х р а з и е в к а мөрәҗәгать итте, ул мәдәният объектларын капи- таль ремонтлау һәм төзүне үз канаты астына ала. Васыйл Шәйхразиев Яуширмәгә килде һәм музей комплексын яңартырга кирәклегенә инанды, шуннан соң турыдан-туры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы Гаяз Исхакый музее өчен мультимедиа җиһазын сатып алу һәм ремонтлау буенча эшләрнең сметасын әзерләргә кирәк дигән күрсәтмә биргән. Эшләр киләсе елда башлана. Шулай итеп, музей элеккеге урында эшләячәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: