Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Григорьевич Воробьев

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы 86 яшь белән барган халык мәгърифәте отличнигы, Россиянең атказанган укытучысы Воробьев Александр Григорьевичның үлеме турында хәбәр итә.

Александр Григорьевич Воробьев 1931 елның 29 маенда Татар АССРының Әлмәт районы, Могиловка авылында дөньяга килгән. Ямаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, мәктәптә немец теле укытучысы булып эшләгән. 1951 елда Совет Армиясенә чакырылган, анда запастагы офицерлар мәктәбен тәмамлаган һәм кече лейтенант дәрәҗәсендә демобилизацияләнгән.
Совет Армиясеннән 1954 елның февралендә кайтканнан соң, Б.Ни­кольский җиде еллык мәктәпкә укытучы итеп билгеләнә, соңрак Ямаш урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп күчерелә.
1955 елның ноябрендә А.Г. Воробьев ВЛКСМ Ямаш райкомының икенче сәркатибе итеп сайлана. 1957 елның гыйнварында КПСС әгъзасы итеп кабул ителә, ә шул ук елның августында КПССның Яңа Чишмә райкомына инструктор сыйфатында эшкә урнаша. Соңрак ВЛКСМ Яңа Чишмә райкомының беренче сәркатибе итеп сайлана, 1961 елның ноябрендә КПССның Яңа Чишмә райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп раслана.
1962 елның октябрендә Чис­тай районы ХХ партия съезды исемендәге колхоз парткомы сәркатибе итеп сайлана. 1964 елдан 1974 елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры урынбасары, директоры булып эшли. 1974 елда Чистай районының халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ул бу вазифада 20 елдан артыграк хезмәт итә.
Мәгариф системасында озак еллар эшләве дәверендә А.Г. Воробьев муниципаль районның мәгариф системасын камилләштерүгә һәм яңартуга саллы өлеш кертә. Ул үзенә һәм коллективка карата таләпчән кеше була. Аның тирән белеме һәм бай тәҗрибәсе мәгариф идарәсе эшендә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
1997 елда А.Г. Воробьев икътисад, идарә һәм хокук институты Чистай филиалы укыту часте мөдире вазифасына кабул ителә.
Лаеклы ялга чыкканнан соң, Александр Григорьевич ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, тыл хезмәтчәне буларак мәктәп укучылары, укучы яшьләр белән еш очраша, шәһәр чараларында катнаша.
Чистай муниципаль районы мәгарифендә алдынгы хезмәте өчен А.Г. Воробьев «Халык мәгърифәте отличнигы» билгесе, «Батыр хезмәт өчен» юбилей медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә, «Россиянең атказанган укытучысы» исемен йөртә.
Александр Григорьевия менә дигән гаилә башлыгы була. Хезмәт сөючәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары ярдәмендә ул хезмәттәшләре, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге алдында абруй казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай