Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алда зур торгызу эшләре көтә

    Чулман буендагы шәһәргә килгән туристлар Чистайны «ачык һавадагы музей», – дип атыйлар.

    Чулман буендагы шәһәргә килгән туристлар Чистайны «ачык һавадагы музей», – дип атыйлар.

    Тарих белән кызыксынучылар безгә оешкан төркемнәр белән дә, теплоходларда, автобусларда һәм автомобильләрдә дә киләләр. Чистайның кунакларга күрсәтер урыннары бар. Ә якындагы елларда тагын берничә өр-яңа музей объекты барлыкка киләчәк, булганнары яңартылачак.

    Бу хакта безгә Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин сөйләде.

    – Александр Вячеславович, күпләр шәһәребезнең музей объектларын торгызу буенча зур федераль проектта катнашуын белә. Аны тормышка ашыру ничек бара?

    – Дөрестән дә шулай. Бу проект «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» дип атала. Аны БРИКС үсеш банкы белән бергә гамәлгә ашыру актив башланды. Хәзерге вакытта проект эшләрен башкаручы билгеләнде. Бу Россия мәдәният, икътисад, финанс министрлыклары һәм проектның операторы – Санкт-Петербургның инвестицион төзелеш проектлары фонды белән берлектә эшләнде. Проект эшләрен тулысынча төгәлләү срогы – 21 ай. Башкаручылар белән килешү төзелгән, алар эшкә керештеләр инде. Үз чиратыбызда без аларны объектлар турындагы барлык кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәбез.

    – Проектка ничә мәдәни мирас объекты керде һәм алар белән нәрсә эшләячәкләр?

     – Проект буенча 18 бинадан торган 12 мәдәни мирас объекты торгызылачак, ягъни аларда капиталь ремонт үткәреләчәк. Шулай ук коммуникацияләрне алыштыру, технологик җиһазлар белән тәэмин итү, объект урнашкан җир участогын тәртипкә китерү күздә тотыла. 9 бинаны үз эченә алган тагын 7 объект­та фасад, түбә ремонтланачак, кирәк булган очракта нигезләре ныгытылачак һәм тәрәзәләре алыштырылачак. Проект озак вакытка исәпләнгән, эшли башлаганнан бирле аңа бик күп үзгәрешләр кертелде һәм әле дә төзәтмәләр кертелә тора. Чис­тайлылар күзенә күренерлек үзгәрешләр юк икән, бу эш бармый дигән сүз түгел. Чөнки документлар, проектлар, смета, тикшеренүләрдән башка торгызу эшләренә керешергә ярамый. Проектлау барышында экспертизалар, авторлык һәм техник күзәтчелек үткәреләчәк. Барысы да эшләрне сыйфатлы башкаруга юнәлдерелгән, чөнки эшләрне намус белән башкарсаң, объектлар озак хезмәт итәчәк.

    – Бу биналарда нәрсә булачак? Нинди яңа музейлар барлыкка киләчәк?

    – Безнең идеяләр һәм уйларыбыз бик күп. Шуларның берсе – реставрацияләнгән объект базасында «Доктор Живаго» романы музее булдыру. Әлеге әсәрнең авторы Борис Пастернак исеме безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән, нәкъ менә шушы романы өчен ул Нобель премиясенә лаек була. Әсәрнең төп герое прототибы булган дип фаразланган табиб Авдеев яшәгән бина сакланган, ул Карл Маркс урамы, 76 адресы буенча урнашкан. Әлеге йортны яңадан торгызу һәм элеккеге рәвешенә кайтару планлаштырыла. Бу туристларның игътибарын җәлеп итәчәк дип уйлыйбыз. Башка музей объектлары да кунаклар өчен кызыклы булыр, дип ышанабыз. Без Бутлеров, сәяси репрессия корбаннары музейлары, кунак номерлары, эшләп килүче объектларда яңа кызыклы күргәзмәләр һәм экспозицияләр оештырырга планлаштырабыз. Шулай ук эшче һөнәрләр музее ясарга телибез, сүз уңаенда, бу идеяне безгә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте. Без мәктәпләр, көллиятләр һәм башка уку йортлары белән дә һөнәри ориентлашу буенча эшләү өчен хезмәттәшлек итә алыр идек.

    – Кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә, эшләргә кешеләр табылачакмы?

    – Элекке хәленә кайтарылачак исемлеккә кертелгән объектларны штат белән тәэмин итүне, карап тотуны республика үз өстенә алачак дигән банк шарты бар. Димәк, яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк.

    – Күп кенә туристлар шәһәргә теплоходларда киләләр, ә пристаньның бүгенге торышы мактанырлык түгел.

    – Елга капкаларын яңарту да якындагы елларда көтелә. Республика яңа пассажир пристанен төзекләндерүне үз өстенә алды. Хәзер проект эшләре бара. Причал диварын урнаштыру, терминал төзү, төзекләндерү, туристик автобуслар, сувенирлар белән сәүдә итү өчен уңайлы урыннар булдыру планлаштырыла. Шулай ук парк зонасын тәртипкә китерү карала. Планнар тормышка ашса, территория җанланачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, причал дивары киңәйтеләчәк.

    – Мәдәни мирас булган, тузган һәм авария хәлендәге фондны бетерү программасы буенча күчерелгән йортларның торышы турында сөйләгез әле.

    – Бу объектлар өчен баланс тотучылар җаваплы. Муниципалитетның һәм музей-тыюлыгының бурычы – аларны саклап калу, юкка чыгуларына юл куймау. Шуңа күрә башкарма комитет, предприятиеләр, оешмалар һәм битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы белән алар саклауга куелды. Татарстан Президенты тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү программасына кергән яңа ачыкланган мәдәни мирас объектлары буенча экспертизалар үткәрү эшен быел төгәлләргә кушты. Моны алга таба мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү яки кертмәү мәсьәләсен хәл итү өчен эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта әлеге исемлектә Чистайның 140лап мәдәни мирас объекты бар, 60ка якыны күптән түгел генә ачыкланды һәм алар әлеге исемлеккә әле кертелмәде. Алар буенча тарихи-мәдәни экспертиза үткәреләчәк, аны үткәргәннән соң аларны исемлеккә кертү яки кертмәү турында карар кабул ителәчәк.

    – Объектларны элекке хәленә кайтару программасына барлык мәдәни мирас объектлары да кертелмәгән.

    – Калган объектлар игътибарсыз калмаячак. Аларның, алга таба торглар аша эшмәкәрләргә шартлы бәядән милеккә тапшыру өчен, эскиз проектларын эшләргә кирәк. Исегезгә төшерәм, моңа кадәр шәһәрнең кайбер объектларын эшмәкәрләргә арендага бирү тәҗрибәсе бар инде.

     – Узган ел шәһәргә күпме турист килде?

    – Ни кызганыч, пандемия аркасында 2020 елда туристлар агымы бермә-бер кимеде. Мондый вәзгыять Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да күзәтелә. Узган ел Чистайга 30 меңгә якын турист килде. Эпидемиологик хәл яхшырыр һәм яңа музей объектлары, пристань барлыкка килү белән безнең шәһәр культуралы ял яратучылар өчен тагын да кызыклырак булыр дип ышанасы килә.

    – Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: