Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның рәсемнәре иң яхшылар

Чистайдан өч мәктәп укучысының рәсемнәре янгынга каршы тематика буенча республика иҗат эшләре конкурсында иң яхшылар дип табылды.

Конкурска барлыгы 5936 рәсем, гамәли иҗат әйберләре, иншалар керде һәм шундый күп дәгъвалаучылар арасында безнең өч укучыбыз танылуга ирештеләр. Аларның икесе балалар йортында тәрбияләнүчеләр - Любовь Никитенко өченче урынны алды, ә Антон Соков актив катнашуы өчен билгеләп үтелде. Бүләкләү тантанасы нәкъ менә биредә, актлар залында булды. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Марат Хамматгалиев, өлкән инспектор Госман Гатин, Бөтенроссия ирекле янгын сагының Чис­тай бүлеге җитәкчесе Эдуард Артемьев балаларны котларга килделәр. Алар укучыларга алдагы конкурсларда уңышлар теләделәр, үз сәләтләре белән эшләп алган, лаеклы бүләкләрне тапшырдылар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр даими рәвештә күп кенә муниципаль, республика конкурсларында катнашалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Менә 14 яшьлек Любовь та үз мөмкинлекләрен төрле иҗат ярышларында сынап карый, ул бик актив кеше. Ә бүләк - яңа стимул. Антонны тема үзе мавыктырган, ул бик җитди, җаваплы һәм үзенең ничек күз алдына китерүен тәкъдим иткән.
- Безнең балалар арасында сәләтле, актив тормыш позициясе булучылар күп, - ди Марат Хамматгалиев, призерларны котлап һәм залга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. -Конкурс нәтиҗәләре моны кабат раслады. Сез һәрвакытта да янгын иминлеге кагыйдәләрен бозучыларга карата түзеп тормаучылар булып калыгыз, үзегез дә кагыйдәләрне берсүзсез үтәгез. Ут бик куркыныч, бигрәк тә аның белән сак эш итмәүчеләргә карата. Ут юлында очраган бөтен нәрсәне күз ачып йомганчы юк итәргә мөмкин. Ә янгын вакытында күпме кеше һәлак була? Берәүгә дә шундый фаҗигагә тарырга, ут эчендә калырга язмасын. Хуҗалар үзләре дә әлеге очрашуга әзерләнгәннәр. Алар ут табу тарихы турында сөйләделәр (шырпы ХIХ гасырда гына барлыкка килгән) музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
6 нчы мәктәп укучысы Полина Королеваны турыдан-туры үз сыйныфында, мәктәп директоры, укытучылар, билгеле инде, сыйныфташлары катнашында тәбрикләделәр. Барысы да аның уңышына чын күңелдән шатланалар. Кыз конкурста өченче урынны алган, ул, башка катнашучылар кебек үк, рәсемнәрендә янгын иминлеге кагыйдәләрен санга сукмау нинди авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын күрсәтергә тырышкан. Һәм яшь рәссамнар үз эшләре ярдәмендә бәхетсезлекне кисәтү һәркемнең көченнән килүен күрсәтергә тырыштылар.
Конкурсны оештыручылар арасында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык, ВДПОның республика бүлеге бар. Конкурс балалар шаяруы нәтиҗәсендә янгыннарны кисәтү, балаларда ут чыганакларына дөрес караш тәрбияләү максатында уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев