Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Аларның бүләгенә бәя биреп бетергесез

    Кичә Бөтендөнья кан донорлары көнен билгеләп үттеләр. Бу- башка берәүне терелтү өчен үз канын биргән кешегә рәхмәт сүзләре әйтер өчен менә дигән сәбәп. Ә ул үзен коткарулары өчен кемгә бурычлы булуын, аның тамырларында кем каны агуын белми дә.

    Берәүгә дә бәхетсезлек килмәс дип әйтеп булмый, ул яшькә дә, социаль халәткә дә карап тормый. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыга да, бөтен дөньяны караңгылык баса сыман. Кайвакыт донорларга ярдәм сорап көннең теләсә кайсы вакытында, ял көннәрендә, төнге сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган экстрен очраклар да була. 7 июнь көнне дә җиде кеше: Виктор Игьнатьев (АТП), Юрий Федотов, Александр Зайцев, Алексей Герасимов (полиция хезмәткәрләре), Ольга Баранская (үзәк район дәваханәсе поликлиникасы), Илдар Гайнуллин (67нче янгын сүндерү часте), Фоат Мусин кан запасларын тулыландырдылар. Бик зур рәхмәт сезгә!
    -Бездә, билгеле, проблемалар җитәрлек. Берсе тискәре резус-факторлы донорлар җитмәүдән гыйбарәт,- дип сөйли үзәк район дәваханәсенең кан салу бүлеге мөдире Ольга Евграфова. - Икенчесе - кайбер җитәкчеләрнең хезмәткәрләрне кан бирергә җибәрергә теләмәве. Дөрес, үзләре үк ярдәм кулы сузарга әзер торучылар да бар.
    Атнага бер тапкыр бүлек белгечләре районга чыгалар, донор канының күп өлешен нәкъ менә авылларда әзерлиләр, экстрен очракларда барыннан да элек шәһәр донорларына өметләнәләр. Бу кызыл сыекча бала тапкан вакытта кан югалтуга каршы көрәшүдә, хирургия операцияләрендә, аварияләрдә алынган җитди имгәнүләрдә, пешүләр вакытында югары нәтиҗәле чара булып тора. Әлбәттә, медицина яңа фәнни ачышлар, уйлап табулар кертүне дәвам итә, әмма, Ольга Валентиновна ассызыклап әйткәнчә, канга тулысынча туры килүче состав эзләп таба алмадылар әле. Үзегез уйлап карагыз: донор канына бәя биреп бетергесез. Кызганычка каршы, күпләр әлеге игелекле адымны кылсалар да, донорлар саны кимү тенденциясе күзәтелә. Алар, чыннан да, мәрхәмәтлеләр, ни өчен соң аларны муниципаль район күләмендә хөрмәтләүне гамәлгә кертмәскә?! Бу гадел, дөрес карар булыр иде. Барлыгы шәһәрдә һәм районда бушлай кырык һәм аннан да күбрәк тапкыр кан биргән 222 Россиянең мактаулы доноры яши. Алар арасында күпме кан бирүен дә оныткан Александр Кислов та бар. Ә менә беренче тапкыр кан бирүен ул бик яхшы хәтерли, бу 1975 елда булган.
    -Үземне әйбәт хис итәм,- ди кан биргәннән соң мактаулы донор,- әгәр теләгең, сәламәтлегең булса, нигә әле кан бирмәскә? Кемгәдер күп тапкырлар авыруны яки үлемне җиңәргә ярдәм итә алдым дип уйлыйм.
    Юлия Тишина, яшь әни, донорлык стажы бар. Бала тапканнан соң, кан бирергә беренче тапкыр килгән.
    -Әлбәттә, беренче тапкыр канны кызыксынып бирдем, килеп чыгармы, юкмы икән дип уйладым,- дип искә төшерә Юлия.- Аннан соң инде үзеннән үзе матур гадәткә әверелде. Кирәк икән, кан бирергә инде (рәсемдә: әлеге ике донор кабат кан бирәләр).
    Без барлык ышанычлы донорларыбызны Халыкара донорлар көне белән тәбрик итәбез. Һәрберсенә иминлек, ныклы сәламәтлек телибез,- ди Ольга Евграфова.- Кыйммәтле бүләгегез, сизгер күңелле, авыр минутта ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт.
    Кан салу бүлеге хезмәткәрләренең үзләренең (сүз уңаенда, аларның кайберләре үзләре дә берничә тапкыр кан биргәннәр) һөнәри бәйрәмнәре җитә. Без, үз чиратыбызда, кан запасларын саклаучылар - мөдир Ольга Евграфова, өлкән шәфкать туташы Светлана Шаброва, операция шәфкать туташлары Наилә Ишметова, Гөлсинә Киснеева ( Россиянең Мактаулы донорлары), фельдшер-лаборант Гөлсинә Гайфетдинова, регистратор Лилия Маликованы Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Аларның барысына да һөнәри осталык, мәрхәмәтлелек хас, алар беренче чакыру белән үк күп еллар дәвамында ярдәмгә ашыгучыларны да, шулай ук донорлыкта беренче адымнарын гына ясаучыларны да бер тигез дәрәҗәдә бәялиләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: