Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә аларның – зөбәрҗәт туйлары

Киң күңелле, ачык, ярдәмчел, кунакчыл кешеләр... Язмышның кырыс сынауларына карамастан, алар яшәү ямен югалтмаганнар.

Бүгенге язма геройларыбыз ирле-хатынлы Гыйльметдиновлар, аларның бергә озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүләре соклану уята.
Алар бергә 55 ел гомер иткәннәр һәм күптән түгел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткәннәр. Юбилярлар хөрмәтенә котлаулар күп була, шуларның берсен алар үз өйләрендә кабул иттеләр. ЗАГС бүлеге җитәкчелеге исеменнән бәхетле, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләкләре белән Гөлшат Гарәфетдин кызына һәм Миңнеәхмәт Миншакир улына бүлек хезмәткәре Оксана Тихонова мөрәҗәгать итте. Ул, уйда гына булса да, аларга ир белән хатын булган еракта калган дулкынландыргыч көнне хәтердә яңартырга ярдәм итте. Хуҗалар мактаулы юбилярларның истәлек китабында имза куйдылар, ЗАГС шәһәр бүлегендә шундый күркәм гадәт бар. Зөбәрҗәт юбилярлар бриллиант туйга чакыру алдылар, аны алар, бәлки, Никахлашу сарае диварларында билгеләп үтәргә теләк белдерерләр.
– Ә сез гаилә корган көнне хә­тер­лисезме?
– Туйга туганнарымның йөк машинасында килүләрен хәтерлим, – ди елмаеп Гөлшат Гарәфетдин кызы. – Без тыйнак кына язылыштык, ул вакытта артык купшылык юк иде, никахны теркәү вакытында хәтта балдаклар да алыша алмадык. Әмма без болай да бәхетле идек.
Алар икесе дә Аксубай районында туып-үскәннәр, күрше авылларда яшәгәннәр, ә менә өлкән сыйныфларда бер мәктәптә укыганнар.
– Гөлшат безнең мәктәпкә 8нче сыйныфта килде. Мин шунда сөйкемле кызга күз төшердем, – дип елмаеп искә төшерә Миңнеәхмәт Миншакир улы. – Шундый кызга гашыйк булмыйча калу мөмкин түгел иде. Мөлаем, чибәр, тере, ут чаткысы!
Кызның күңеленә дә ул хуш килә, алар бер-берсен ошаталар. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Гөлшатны шул ук мәктәпкә, Иске Ибрай авылына җибәрәләр. Ә Миңнеәхмәт ул вакытта армиядән хезмәт итеп кайткан була һәм шул ук мәктәпкә башлангыч сыйныфлар, татар теле укытучысы булып урнаша. Казан педагогия институтында читтән торып белем ала.
Соңрак гаилә башлыгын башка авылга мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ир белән хатын икесе дә ул вакытта укытучыларның гаиләләре белән бергә ял итүләрен, табигатькә чыгуларын, ярышлар оештыруларын искә төшерәләр. Хәер, авыл мәктәпләрендә укучылар саны да күп була.
1984 елда алар Чистайга күченеп киләләр, яңа урынга акрынлап ияләшә башлыйлар. Дөрес, педагог эшчәнлеген ташларга туры килә, фатир алу өчен эшләргә кирәк була. Гөлшат Гарәфетдин кызы –  кирпеч заводына, Миңнеәхмәт Миншакир улы горгазга эшкә урнашалар. Еллар узу белән алар барлык уңайлыклары булган зур кирпеч йорт төзеп чыгалар, бүгенге көндә шунда гомер итәләр.
– Яшьрәк чакта терлек күп асрый идек, – ди йорт хуҗасы, – хәзер тавыклар гына тотабыз. Әмма җәй көне эш җитә, безнең бакчабыз зур.
Барысы да чиста, матур, каралган, бар җирдә кайгыртучан хуҗа кулы сизелеп тора.
Ирле-хатынлы Гыйльметдиновлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бәхетле әти-әни булганнар, әмма... Башта кызлары белән оныкларын югалталар, аларның гомере коточкыч юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә өзелә. Икенче оныклары турында кайгыртуны әби белән бабай үз өсләренә алалар, аны кадерләп үстерәләр. Айсылу сабый чактан ук әнисез кала, аңа ул вакытта бары  3,5 яшь кенә була. Быел кыз мәктәпне тәмамлый инде.
Берничә ел элек аларның гаиләсенә кабат кайгы килә – авыру олы улларын алып китә. Үзебез дә теләмичә, сезнең күңелегезгә кагылып, авырттырган булсак, хөрмәтле Гөлшат Гарәфетдин кызы һәм Миңнеәхмәт Миншакир улы, гафу итегез һәм бу юлларны үзегезгә кадерле булган кешеләрегезне искә алу буларак кабул итегез.
Шушы киң күңелле, ачык йөзле кешеләргә карыйм да, аларның сабырлыгына, ныклыгына сок­ланам, зур югалтуларга карамастан, аларның күңелләре катмаган, икесенә дә хас булган шәфкатьлелекне югалтмаганнар. Хәзер алар кече улларының, биш оныкларының, өч оныкчыклары­ның мәшәкатьләре белән яшиләр. Сезгә озын, бәхетле гомер, кунакчыл йортыгызга иминлек телим!

Гөлнур САДЫЙКОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай