Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларны сакчылар дип атап булмый

Һәр ел саен 23 февраль Ватан сакчылары көне дип билгеләп үтелә.

2002 елда әлеге көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде. Әлеге көндә традиция буенча кечесеннән алып олысына кадәр Ватан сагында торучыларны һәм булачак солдатларны бәйрәм белән котлый. Әмма кайбер иратлар шундый «батырлыклар» кылалар ки, аларны сакчылар дип атарга һич кенә дә тел әйләнми.

– Чистайда яшәүче гражданин К. 2020 елның 23 февралендә исерек хәлдә үзе белән яшәүче хатын-кызга төрле тән җәрәхәтләре ясый. Кулында пычак тоткан килеш ул аңа үтерү белән яный, – дип сөйли Чистай шәһәр суды ярдәмчесе Ирина Касаткина.  Шундый ук очраклар 2019 елда да теркәлгән. Бу очракларда да хатын-кызлар Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча  бүлегенә Ватан сакчылары көнендә үзләренең җәнҗал чыгаручы ирләре хакында хәбәр итәләр.

Шул ук вакытта кайбер ирләр үз гаиләләре белән рәхәтләнеп ял итә, ә икенчеләре үзләренә бәйрәм өстәле әзерләргә ниятләп, кибеткә «бушлай» спиртлы эчемлекләр алырга юнәлә...

2020 елда Татарстан Респуб­ликасы Чистай шәһәр суды карары белән кибеттән ике шешә аракы урлаган Чистай кешесе хөкем ителде. Суд аңа 150 сәгать мәҗбүри эш җәзасы чыгарды.

Икенче бер чистайлы исә бәйрәм өстәленнән соң чын ират кебек үзенең таныш кызына чәчәк бәйләме бүләк итәргә уйлый. Әмма чәчәкне сатып аласы урынга аны шәһәрнең бер кибетеннән урлауны кулайрак күрә. Чәчәк бәйләменең бәясе якынча 2 мең тирәсе була. Чис­тай шәһәр суды карары белән элек тә хөкем ителгән гражданин С.шартлыча ирегеннән мәхрүм ителә.

Бәйрәм алдыннан барлык иратларны да Ватан сакчысы көне белән тәбрик итәсе килә Аларга ныклы сәламәтлек, көч-куәт, батырлык һәм асыл ират сыйфатларын саклауларын телибез. Сезнең һәр көнегез- уңышлы, һәр гамәлегез – лаеклы, идеягез – менә дигән, сүзләрегез – ныклы, ышанычлы булсын.  Нинди генә хәлләрдә дә аек акылыгызны, ирлек дәрәҗәгезне югалтмагыз!    

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев