Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларны музыкага мәхәббәт берләштерә

Әлеге язма яшь, талантлы, актив һәм иҗади музыкантларга багышлана.

Рамил Сөләйманов турында мин берничә ел элек белдем. Ул чакта күпьеллык стажы булган өлкәннәр музыка төркемендә катнашып, ике яшь коллектив белән җитәкчелек итә иде ул. Аларда элек Рамил Зөфәр улы белән шәхси шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар берләшә. Әмма шушы төркемнәрдә катнашучылар югары уку йортларына укырга кереп, Казанга китәләр, анда да музыка белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Аларга алмашка күпкырлы, талантлы, максатчан кызларны һәм егетләрне берләштергән яңа энергияле төркем килә. «Альтера» төркеменең исеме дә күп нәрсә турында сөйли. Анда катнашучылар аңлатканча, алар гадәти көндәлек тормышта да иҗат итү мөмкин булуын күрсәтәләр.
Төркем берничә ай элек барлыкка килгән. Беренче репетиция 21 февральдә була. Кыска вакыт үтүгә карамастан, анда катнашучылар бер-берсен тоярга өйрәнгәннәр һәм дөньякүләм танылган хитларны башкаруга җиңел алыналар. Бәлки, шундый уңышлы бердәмлектә яшьләрнең җитезлеге, иксез-чиксез энергиясе, егетләрнең һәм кызларның тырыш булулары мөһим роль уйнагандыр.
– Гитарада уйнау белән ике ел шөгыльләнәм, – дип сөйли Егор Коннонов. – Мине иҗади процесс, музыка кызыксындыра.
Сабина Исмәгыйлеваның тормышында да иҗат әһәмиятле роль уйный.
– Мин алты яшемнән музыка белән шөгыльләнәм. Узган ел сәнгать мәктәбен тәмамладым. Анда төп басым классик музыкага ясалса да, мине заманча музыка күбрәк кызыксындыра. Биредә мин фикердәшләр таптым, – ди кыз.
– Кагып уйнала торган музыка коралында мин өч ел шөгыльләнәм. Имтиханнарга әзерләнү сәбәпле, кайвакыт иҗат итәргә вакыт аз кала. Әмма миңа музыка ошый, – ди Искәндәр Кәримов.
–    Без Сабина белән бергә сәнгать мәктәбендә укыдык, мин халык уен коралларында шөгыльләндем. Төркемебезнең уйнау рәвешенә шактый җиңел җайлаштым. Бездә хәзер чын команда, анда катнашучылар белән күрү һәм ишетү элемтәләре урнаштырылды, без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, – дип билгеләп үтә Мария Шведчикова.
Төркемнең тыйнак һәм аз сүзле солисты Булат Гафиятуллин әле бер ел гына шөгыльләнә, әмма дәртләнеп эшләве, тырышлыгы белән яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Бәлки, берничә елдан соң егетләр һәм кызлар төрлесе төрле якка таралышырлар, башка шәһәрләргә белем алырга китәрләр. Әмма алар музыканы калдырмаячаклары һәм үз эшчәнлекләрен дәвам итәчәкләренә ышандырдылар.
Төркемнең иң яшь әгъзасы – җырчы Катерина Баранова. Мөлаем кыз өченче сыйныфны тәмамлаган, әмма ул катлаулы җырлар да башкара ала. 
Бу егетләр һәм кызлар күпкырлы шәхесләр булсалар да, аларны төркемгә төрле юллар алып килсә дә, аларны бер нәрсә – музыкага мәхәббәт, иҗат итү теләге, көчле энергетика берләштерә. 
Төркемнең беренче кон­церты 2 июньдә уз­ды. Тамашачылар музыкантлар уеныннан бик матур тәэсирләр ал­дылар. «Альтера» төр­ке­менә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа үрләр телисе килә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев