Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның эшендә техник грамоталылык мөһим

«Вектор» радиокомпаниясе хезмәткәрләре үз һөнәрләре турында сөйләделәр.

28 ноябрьдә «Вектор» радиокомпаниясенә 35 ел була. Шушы еллар эчендә предприятие данлы, катлаулы, сикәлтәле юл үткән, әмма алда әле тагын тормышка ашырасы бурычлар шактый күп. Хәзерге вакытта безнең радиокомпания республика һәм районнан тыш, чит җирләрдә дә яхшы таныш, ул Россиядә телекоммуникацияләр базарында лидер булып тора.

Теләсә кайсы предприятие нең төп байлыгы аның хезмәт кәрләре, радиокомпа ния нең дус һәм тату коллективы, профессионалларның чын командасы икәне берәүгә дә сер түгел. Барлыгы предприятиедә 73 хезмәткәр эшли. Юбилей көннәрендә без радиокомпа ния нең берничә хезмәткәре белән аралаштык. Без сезгә шулар хакында сөйләргә телибез.

 

Станислав Сергеев, техник директор

КАИның Чистай «Восток» филиалын, приборлар төзү инженеры белгечлеге белән тәмамлаган Станислав Сергеев «Вектор 2» радиокомпаниясенә 2003 елда эшкә килә. Предприятиедә үз эшчәнлеген ул спутник телекоммуникацияләре Департаментында инженер-программист вазифасыннан башлый.Аннары төзү-монтаж идарәсендә баш белгеч, үсеш буенча директор, әлеге Департамент начальнигы була. Радиокомпаниянең техник директоры вазифасына Станислав Валерьевичны быел билгеләделәр. Предприятиедә 18 ел эшләү дәверендә ул үзен грамоталы белгеч, монтаж эшләрен, җибәрү-җайлау һәм әйдәүче дөнья җитештерүчеләренең спутник элмтәсе терминалларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр үткәрүгә сәләтле итеп күрсәтте. Предприятиедә аны абруйлы җитәкче һәм оста оештыручы буларак характерлыйлар.

– Эшем миңа бик ошый. Баштарак спутник элемтәсе өлкәсендә генә эшләнмәләр белән шөгыльләндем, соңгы елларда безнең предприятиедә эшчәнлек юнәлешләре күбәйде. Безнең проектлар төрле, бер-берсеннән аерыла. Үз һөнәремне мин кайсыдыр планда иҗади да дияр идем. Һәр проект өчен заказ бирүче аерым техник карарлар таләп итә. Аларны эшкәртергә, аннары кертергә, төзергә һәм күрергә – болар барысы да кызыклы. Һәрвакытта, һәр объектта элек очрашмаган нәрсәләр белән очрашабыз. Билгеле, бу зур тәҗрибә, ул безгә мөмкинлекләрне һәм компетенцияләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә, әмма билгеле бер чикләүләр дә куя. Бу исә яңа нәрсәне аңларга һәрвакыт әзер булып торуны, җиһазлау эшләрендә мәсьәләләрне хәл итү өчен җитештерүчеләр, поставщиклар белән аралашу мәҗбүри булуы белән бәйле. Мин техник һөнәрләр үсү, тәҗрибә, белем алу планында техник һөнәрләр күп мөмкинлекләр бирә дип саныйм. Миңа калса, һөнәр сайлаганда яшьләргә күбрәк инженер юнәлешләрен сайларга кирәк. Инженерлар алар – нәрсәдер уйлап табучылар, камилләштерүчеләр. Без барыбыз да аларның иҗат җимешләреннән файдаланабыз, шуңа күрә инженер һөнәре киләчәктә тагын да кирәклерәккә әйләнер дип уйлыйм, – дип билгеләп үтә Станислав Сергеев.

 

Наталья Осинцова, дәүләт оборона заказы департаменты начальнигы урынбасары

Наталья Осинцованың хезмәт юлы әлеге предприя тиедә моннан 33 ел элек башланган. Ул вакытта Наталья «Вектор» Чистай конструктор- технологик бюросына өлкән лаборант булып урнаша, ә 1995 елда АХО технигы вазифасына керешә. Предприятиедә эшләү белән бергә ул А.Н.Туполев исемендәге КДТУда белем дә ала. Вузны Наталья Осинцова 2002 елда тәмамлый, бу вакытта инде ул инженер булып эшли торган була, ә берничә елдан радиокомпаниянең баш офис-менеджеры, аннары режим-секрет бүлеге начальнигы, персоналлар һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль директор ярдәмчесе була. Дәүләт оборона заказы департаменты начальнигы урынбасары. Әлеге вазифасына ул 2017 елда килә.

– Грамоталы белгеч, инициативалы оештыручы, үзенә йөкләнгән вазифаларны уңышлы башкаручы – Наталья Осинцованы коллегалары әнә шулай характерлыйлар. Аның хезмәт стажы 30 елдан артык, шушы елларда ул үзен офис эшен оештыра белүче, нәтиҗәле менеджер итеп күрсәткән. Барлык һөнәри сәләтләрен һәм булдыклылыгын ул эшендә күрсәтә.

– Яшь чагымда мин бервакытта да фәнни-техник өлкәдә эшләргә хыялланмадым. Мин төгәл фәннәргә һәм техник һөнәрләргә тартылмадым, әмма язмыш кушуы буенча әлеге предприятиедә эшлим. Бу хакта үкенгәнем булмады. Минем карашка, техник грамоталык – безнең һөнәрдә аңардан башка эшләп булмый торган нәрсә ул. Без дәүләт оборона заказы буенча һәм гражданнар проектларын тормышка ашырабыз, һәрберсенең үз үзенчәлекләре һәм аерымлык лары, – дип сөйли Наталья Васильевна.

Наталья Осинцованың аерылгысыз асыл сыйфатларыннан берсе – эшне оештыра, кешеләр белән аралаша белү, һәркемгә якын килү, өстенлекләрне үз вакытында һәм грамоталы итеп куя белү. Эш тәҗрибәсе бай булуына карамастан, ул даими рәвештә эш методларын камилләштерә, үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә.

 

Олег Чувильков,иминлек һәм элемтә корпоратив системаларының департаменты монтажнигы

Олег Чувильков радиокомпаниядә 5 ел эшли. Ул иминлек һәм элемтә корпоратив системалары департаментының монтажнигы. Бу пред приятиедә ул күптән түгел генә эшләсә дә, үзен грамоталы, югары квалификацияле белгеч итеп танытырга өлгергән инде. Хезмәттәшләре аны бертавыштан үз эшенең остасы диләр. Шулай ук алар аның актив тормыш позициясен һәм башкаручалыгын билгеләп үтәләр. Үзалдына куелган бурычын ул вакытында төгәл итеп башкара.

Аның катнашы белән хәбәр итү системасы, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, объектларны техник яктан яңадан коралландыру белән бәйле булган проектлар Чистайда, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә тормышка ашырылды. Олег Александрович исә үз эшен яратып башкаруы, һәрвакытта белемен күтәрү өстендә эшләве турында сөйли.

– Бервакытта да ирешелгән нәрдә тукталып калырга ярамый, камилләшергә һәм үзең теләгән һөнәрне, эшне яратып башкарырга кирәк, – ди Олег Чувильков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев