Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аларга булган хөрмәт-соклануны сүзләр белән генә аңлатып булмый

    Чистай мөхтәсибәте Әсвәт Сөләйман улы һәм Накыя Габдерәхман кызы Исмәгыйлевлар гаиләсен тимер туйлары белән кайнар котлый.

    Чистайда исламны үстерүгә, аны күркәм яктан яктыртуга әйтеп бетергесез зур өлеш кертүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле Әсвәт Сөләйман улы һәм аның тугры гомер юлдашы, зур ихтирамга лаек Нәкыя Габдерәхман кызы Исмәгыйлевларның никахларына 65 ел тулды.
    Нәкъ менә 65 ел элек 1952 елда әлеге күркәм кешеләр кавышып матур, тату гаилә коралар. Шушы еллар дәверендә алар иңне-иңгә куеп силкәлтәле тормыш сумагы буйлап бергәләшеп атлыйлар. Татулыкта, Аллаһ биргәнгә шөкер кылып, берсеннән-берсе матур, җитез, акыллы дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.
    Олы яшьтә булуларына карамастан, мәчеткә йөрүләрен туктатмый, әле дә Ислам динен таратуга өлеш кертеп торалар. Искиткеч ярдәмчел, кешеләр күңелен аңлаучы, алар өчен җан атып яши торган киң күңелле, олы йөрәкле, юмарт җанлы кешеләр алар.
    Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, Чис­тай шәһәренең барлык мәчетләре имамнары, мәхәлләләре, мөхтәсибәт вәкилләре әлеге сок­ланып туймаслык, тәкъвалы, барыбыз өчен дә үрнәк булырлык, зур хөрмәткә лаеклы гаиләне тимер туйлары - никахларының 65 еллыгы белән ихластан тәбрик итә.
    Сезгә булган хөрмәт-соклануны сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Әсвәт абый һәм Нәкыя апа - сез безнең өммәтебезне бизәүче йөзек кашыдай гаилә. Аллаһы Тәгалә сезгә киләчәктә дә бер-берегезгә терәк булып, саулык-сәламәтлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, озын-озак еллар тигезлектә, Аллаһ юлында гомер кичерергә насыйп итсен!
    «Чистай мөхтәсибәте»
    сайтыннан алынды

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: