Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алар утыз ел безнең йортларга җылылык бирүне тәэмин итәләр

    Яшьләр үзәгендә Чистай җылылык челтәре предприятиесе оешуга 30 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булып узды.

    Залда предприятие хезмәткәрләре, ветераннары, юбилярларны котларга килгән мөхтәрәм кунаклар җыелды.

    Җылылык челтәре предприятиесе 1989 елда ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы боерыгы белән оештырыла. Ул чакта йорт идарәләре балансыннан 8 коммуналь котельный җылылык челтәре предприятиесенә  тапшырыла. Шул көннән башлап предприятие үзенең производство куәтен даими рәвештә арттыра бара. 1994 елда яңа производство базасын төзүгә керешәләр. 2009 елдан 2019 елга кадәр предприятие объектларын модернизацияләү һәм оптимальләштерү үткәрелә, бу җылылык энергиясен эшләп чыгаруны киметмичә, котельныйларның санын 56дан 31гә кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Шулай ук котельныйларны диспетчерлаштыру үткәрелә, бу аларны даими эшләүче персоналдан башка эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә, 10 шәһәр һәм 14 авыл котельныена, казаннар алыштырып, үзгәртеп төзекләндерү ясала.

    2017 елдан башлап предприятие Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсенә тапшырыла. Предприятие тормышында яңа чор, энергияне сак тоту һәм инвестиция чараларын җәлеп итү программаларын актив кертү һәм үзләштерү башлана. Бүгенге көндә предприятие 31 котельныйдан файдалана, җылылык челтәрләренең озынлыгы 38 километр тәшкил итә.

    Предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннары юбилей белән генә түгел, ә һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне белән дә котлаулар кабул иттеләр.

    – Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, ул катлаулы, әмма бик кирәкле. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм, сезгә чәчәк атуыгызны, сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов.

    – Кешеләрнең өйләрендә ни дәрәҗәдә уңайлы булуы сездән тора, тормышта бәхетле, шатлык­лы мизгелләр бүләк итәсез, чөнки җылы булмаса, кәеф тә юк. Шуңа күрә мин эшегезнең аварияләрсез булуын телим. Сәламәтлек, уңышлар сезгә! – дип коллективны котлады «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мәгъдүт Гатауллин.

    Предприятиегә нигез салынганнан бирле төрле елларда аның белән Борис Иванов, Иван Андреев, Сергей Ивлев, Дмитрий Бобков уңышлы җитәкчелек итәләр. Хәзер Чистай җылылык челтәре предприятиесен ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Марат Харисов җитәкли. Ул предприятиегә 1993 елда килә һәм транспорт участогы механигыннан җитәкчегә кадәр юл үтә.

    – Безнең өчен бу мөһим вакыйга. Без күп нәрсә аша уздык, производство базасын төзедек, котельныйларны үзгәртеп төзекләндердек. Бездә булган иң кыйммәтлесе – безнең хезмәткәрләребез, үз эшенең чын осталары. Әлбәттә, безгә әле күп эшләр башкарырга, күп нәрсәгә ирешергә кирәк, әмма без алга барабыз һәм барлык кыенлыкларны бергәләп башкарып чыгачакбыз. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет, озын гомер һәм иминлек телим, – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Марат Харисов.

    Бу көнне сәхнәдә предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләрен, ветераннарны, гаилә династияләрен хөрмәтләделәр, аларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Бу кешеләр үзләренең һөнәри осталыклары, үз эшләренә җаваплы каравы белән хөрмәт уяталар.

    Зур юл узылган, әмма предприятие замана белән бергә атлавын дәвам итә, үсә һәм яңа технологияләр кертә. Коллективка өзлексез эш, яңа үрләр яулауларын һәм рәхмәтле кулланучыларны телисе килә.

     

    Коммерция нигезендә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: