Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар сервис отряды составында Кырымда эшләгәннәр

Узган шимбә 15 күп профильле көллият студенты Кырымга киттеләр. Октябрь азагына кадәр алар "Ялта" Бөтенроссия җыелма студент хезмәт сервисы отряды составында "Ялта-Интурист" кунакханә комплексында эшләячәкләр.

Әлеге уку йорты вәкилләре өчен сервис үзәгендә бу икенче смена дип әйтергә мөмкин. Бүген без беренчеләрдән булган 6 вәкилнең икесе - Алинә Хөснуллина һәм Анастасия Бибикова белән очрашабыз. Алар апрель азагыннан август башына кадәр Кырымда эшләгәннәр.
- Без дуслардан сервис отряды­на кешеләр җыюларын белдек, - дип искә алалар кызлар. - Һәм без­нең бару теләге уянды. Тик вакыт кыс­ка, әле имтиханнар да бирәсе бар иде. Тик барысына да өлгереп булмады, шуңа күрә тагын бер-ике айга кала алмадык.
- Әти-әниләр, әлбәттә, безнең омтылышка шатланмадылар, шундый еракка җибәрергә курыктылар, - ди Настя. - Без үзебез генә түгел, студентлар отряды сос­тавында, кураторларыбыз бар дип күнектерергә тырыштык. Чыннан да, Россия студентлар отрядының көньяк округы командиры Александр Дубровский белән безгә бәхет елмайды. Ул хәтта ял көннәренең берсендә безгә үз машинасында Севастополь буйлап экскурсия оештырды, без никадәр күренекле урыннар күрдек! Лаванда кырында булдык, Балаклавадагы тауга мендек, аны Кырым Венециясе дип атыйлар...
Алар белән бергә Илсур Шәйдуллин да барган. Ул шулай ук күп профильле көллият студенты. Егет Севастопольдән ерак түгел эшләгән һәм чистайлылар еш күрешкәннәр, бергәләшеп йөргәннәр. Алинә һәм Настя диңгездән ике минут кына җәяү барырлык "Полтава" дәвалау-сәламәтләндерү санаториендә кизү горничныйлары вазифаларын башкарганнар.
- Яңа урынга яраклашу авыр булдымы?
- Без санаторийга бераз соңга калып килдек, чөнки Алуштадагы кунакханәләрнең берсендә берникадәр вакыт эшләдек, - дип сөйли Алинә. - Калган кызлар ул вакытка кирәкле стажировканы үткәннәр иде инде, ә безгә алардан өйрәнергә генә калды. Даими эшләүче горничныйлар да киңәшләре белән бик теләп ярдәм иттеләр.
- Ә ял итүчеләр белән мөнәсәбәтләр ничек булды?
- Иң башта ук ял итүчеләр белән үзеңне тоту буенча психологлар безгә әңгәмә уздырдылар. Без болай да әдәпле, тактлы булырга тырыштык. Әгәр майда ял итүчеләр аз булса, җәй башлану белән халык күпләп килә башлады. Горничныйның бурычларына бүлмәләрне җыештыру, анда чис­талык һәм тәртип саклау, шулай ук билгеле көннәрдә урын кирәк-яракларын алыштыру керә. Теләсә кайсы вакытта тикшерү белән өлкән горничная килеп керергә мөмкин иде. Без бурычларыбызга җитди һәм җаваплылык белән карадык, шуңа күрә күңелсез хәлләр булмады.
Яшәүчеләрнең төрлеләре очрады! Берәүләр көйсез, канәгатьсез.Әйберләре югалган очракта, ачык­лап бетермичә кызларга яла ягарга ашыгучылар да булды. Башкалар исә ачык йөзле, мәрхәмәтле, безнең бәхетебезгә, андыйлар күбрәк иде! Кайберләре безне хәтта туңдырма, кофе белән сыйладылар.
Гомумән, эшләү һәм ял итү өчен шартлар менә дигән иде. Ял итүчеләрне кебек үк яхшы ашаттылар, Ялтада, Алуштада, Евпаториядә булу, коену, кызыну мөмкинлеге дә булды. Без, булачак педагоглар, үзебезне кайбер чаралар оештыруда да сыный алдык. Мәсәлән, Нептун көнендә балалар өчен мастер-класслар, ярышлар уздырдык. Ә медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәмдә актив катнашкан өчен, күз алдыгызга китерәсезме, безгә хәтта премия бирделәр. Синең тырышлыгыңны, хезмәтеңне күргәндә бик әйбәт! Шуның өстенә безгә ике якка да юл чыгымнарын капладылар.
- Димәк, сезнең студент хезмәт җәе уңышлы булган? - дип сорыйм кызлардан, ә үзем нәрсә җавап бирәселәрен сизәм.
- Әлбәттә! Аерылышырга бик авыр булды, безне җибәрәселәре дә килмәде, киләсе җәйгә дә чакырдылар.
Анастасия һәм Алинә "Өстәмә белем" белгечлеге буенча соңгы курс­та укыйлар. Настя киләчәктә педагогик вузда белемен читтән торып дәвам итәргә һәм белгечлеге буенча эшкә урнашырга җыена. Уңышлар сезгә, мөлаем кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай