Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар – хезмәт сөючән гаилә үрнәге

Быел ирле-хатынлы Гөлфия Усман кызы һәм Фоат Әнвәр улы Уразгильдеевлар ТР Президенты һәм аның хатыны янына тантаналы кабул итүгә чакырылды.

Ел саен Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны бөтен республикадан гаиләләрне тантаналы кабул итү оештыра. Кабул итүдә республикабызның чәчәк атуына өлеш керткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә.

– Бу чакыру безнең өчен көтелмәгән булды. Безнең гаиләне сайлап алуларына гаҗәпләндек, – дип уртаклашалар ирле-хатынлы Уразгильдеевлар.

Алар гаиләсен яхшы белгән кешеләр очраклы гына сайламауларын аңлыйлар. Аларның гаилә пары – күп кенә кешеләр хөрмәтенә лаек ныклы һәм хезмәт сөючән гаилә үрнәге. Алар кырык елдан артык бергә. Бер-берсен очраткан яшьләрне үзара ошату гына түгел, спортка мәхәббәт тә берләштерә.

– Элек замана башка, бернинди гаджетлар юк иде, барысы да урамда вакыт үткәрделәр: йөгерделәр, сикерделәр, спорт белән шөгыльләнделәр. Мин үз тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Өстәвенә, секцияләр җитми иде, без ишегалларында җыелып, үзебез штанга, турниклар ясадык, – дип искә ала Фоат Әнвәр улы.

– Мин 5нче сыйныфта укыганда, безгә баскетбол буенча тренер килде һәм дәресләргә чакырды. Мин бик теләп шунда бардым һәм шул вакыттан бирле спорттан аерылмадым. Баскетбол һәм волейбол буенча мәктәп командаларының капитаны булдым, җиңел атлетика белән шөгыльләндем, тимераякта, чаңгыда йөрдем, – дип өстәде Гөлфия Усман кызы.

 

Хезмәтен хөрмәтләп

Фоат Уразгильдеев – легендар спортчы, Россиянең атказанган тренеры, ул берничә тапкыр «Кул көрәше буенча Россиянең иң яхшы тренеры», «Спортның Олимпиягә карамаган төрләре буенча ТРның иң яхшы тренеры» номинацияләрендә җиңүче, «ТРның физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесенә ия, аның хезмәте күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә.

Фоат Әнвәр улының бөтен тормышы спорт һәм остазлык эшчәнлеге белән бәйле. Башта ул Әлмәт физик культура техникумына «Җиңел атлетика» белгечлеге буенча укырга кергән, балаларны бу юнәлештә укыткан. Аннары Яр Чаллы физик культура институтында белем алган.

1976 елда Фоат Әнвәр улы «Батыр» спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы булып эшли башлый. Аннары ул милли көрәш буенча спортчыларны әзерли һәм спортның бу төре буенча берничә буын чемпионнарны тәрбияли. Бераз соңрак аңа армрестлинг буенча спортчыларны әзерләргә тәкъдим иттеләр һәм ул ризалаша.

Фоат Әнвәр улы спортның бу төрен Чистайда гына түгел, Татарстанда да яңа дәрәҗәгә күтәрде. Ул Чистай армрестлинг мәктәбен данлаучы танылган спортчыларны әзерләде. Алар арасында атказанган спорт мастерлары: аның кызы Венера Уразгильдеева, Виктория Воронина; Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары: Радик Камалов, Антон Наумов; Россиянең спорт мастерлары: Алексей Румянцев, Салават Кадыйров, Альбина Мөхетдинова, Владимир Заиконников, Виктория Гаранина, Ксения Зорянкина, Андрей Фролов, Кристина Гаранина һәм башкалар, шулай ук бихисап спорт мастерлыгына кандидатлар бар. Аларның күбесе, шул исәптән кызы да, Чистайда спорт карьерасын тренер сыйфатында дәвам итәләр.

Үз эшенә бирелгән чын профессионал буларак, ул үз эше, үзендә тәрбияләнүчеләр, аларның уңышлары турында сөйли. Фоат Әнвәр улы өчен иң мөһиме – үзенә бирелгән бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәр түгел, ә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары һәм казанышлары, аларның спортта яки башка юнәлештә уңышка ирешүләре.

– Миндә тәрбияләнүчеләр арасында чемпионнар һәм профессиональ спортчылар гына түгел, ә башка өлкәләрдә уңышка ирешүчеләр дә бар. Минем төркемдә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ тикшерү бүлеге башлыгының экс-урынбасары Тәлгать Әхмәтҗанов, армрестлинг буенча дөнья чемпионы, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов (ул грек-рим көрәше буенча шөгыльләнде) һәм башка танылган шәхесләр шөгыльләнде. Мин һәрвакыт спортка гына түгел, ә балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тырышам. Ягъни нәрсәнең яхшы һәм начар булуын

аңлатам, тормыш сабаклары бирәм. Без спорт белән шөгыльләнергә генә түгел, ә тәрбияләргә дә тиеш. Ни кызганыч, хәзер күпләр бу хакта оныта, чөнки, барыннан да элек, спорт нәтиҗәләренә йөз тота. Мин һәрвакыт баланы мәҗбүр итмәскә, камчы белән аның өстеннән тормас ка, ә аны рухландырып җибәрергә, спорт белән шөгыльләнергә теләк уятырга тырыштым. Әгәр баланы кызыксындыра алсаң, димәк, ул барысын да җиңәчәк, – дип сөйли Фоат Әнвәр улы.

– Кешеләр төрле, сез һәр тәрбияләнүчегә шәхси якын киләсезме?

– Бер үк төрле кешеләр булмый, һәркем үзенчә уникаль. Шуңа күрә эштә кешенең шәхси сыйфатларын, гаилә үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм үз эшеңне башкарырга кирәк.

Озак еллар дәвамында тренерлык эшчәнлеген башкару дәверендә Фоат Әнвәр улы күп нәрсәләр кичерә һәм төрле елларда спортка төрле карашны күрә.

– Шактый авыр вакытлар да булды. 90нчы елларда электр энергиясен яндырмас өчен, спорт залында озакка калырга ярамады, секциягә йөргән өчен балалардан акча җыярга куша иделәр. Ә ул чакта ата-аналарда нинди акча булсын?! Балаларның ачлы-туклы йөрүләрен күреп, мин алардан ничек акча сорыйм?! Еш кына үземнең хезмәт хакымнан алар өчен түли идем, – дип искә ала Фоат Әнвәр улы.

Гөлфия Усман кызы – иренә һәрвакыт ярдәм итүче, гаилә учагын саклаучы тугры хатын-кыз.

– Уңышка ирешкән һәр ир-ат артында хатын-кыз тора. Гөлфия Усмановна, сез һәрчак ирегез өчен зур терәк булгансыз.

– Мине шулай тәрбияләделәр: хатын-кыз иң элек гаилә учагын саклаучы. Ул өйдә тәртип, уңайлылык, тынычлык тәэмин итәргә тиеш, шул вакытта гаиләдә дә үзара аңлашу булачак. Ирем, балаларым турында кайгыртып, мин бәхетле һәм тату гаилә коруга ирештем. Без һәрвакыт вакытыбызны бергә үткәрергә тырыштык: гаиләбез белән җиләккә, себеркегә, гөмбәгә йөрдек. Еш кына көймәдә Чулманның каршы ярына чыга идек. Өстәвенә, без бергә ял итеп кенә калмыйча, эшләдек тә. Әгәр без нәрсә дә булса эшлибез икән, балалар безгә ярдәм итәләр. Әлбәттә, үз көчләреннән чыгып, әмма алар һәрвакыт безнең янәшәдә булдылар һәм кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үстеләр.

Гөлфия Усман кызы сизгер җанлы, яратучы ир хатыны, кайгыртучан әни, гаилә учагын саклаучы гына түгел, спортка тугры калып озак еллар дәвамында хатын-кызлар өчен фитнес-дәресләр алып баручы да әле.

Уразгилдеевлар иң мөһиме гаиләдә бер-береңә хөрмәт, аңлашып яшәү дип саный.

– Әгәр дә бергә булганбыз икән, гаиләне саклау өчен барысын да эшләргә кирәк. Тормышта төрле хәлләр була, шуңа күрә якыннарыңның ярдәменнән башка берничек тә булмый. Мин һәрвакыт: «Мин сүзе гаиләдә өстенлек итмәсә, без сүзе өстен булса, уртак хыяллар булганда гаилә нык була» дип кабатларга яратам. Без балаларыбызны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә хыялландык, – дип билгеләп үтә Гөлфия Усман кызы.

Бу яктан аларның хыяллары тормышка ашкан! Кызлары Венера – әтисенең эшен дәвам итүче, профессиональ спортчы. Аның Россия, Европа, Дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры, югары категориядәге тренер, халыкара категориядәге судья дигән титуллары бар. Венера Уразгильдеева ТР җыелма командасының өлкән тренеры. 2010 елдан ул «Гимнаст» спорт мәктәбе җитәкчесе була, 2015 елдан «Лидер» спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнә.Чистай шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

Уллары Руслан Уразгильдеев грек-рим көрәше буенча ТР беренчелегенә берничә тапкыр җиңүче, армспорт буенча Россия Беренчелеге призеры. Ул үз көче, тырышлыгы белән үзенең хыялына атлый, хәзер «Бетар» металл продукция се җитештерүче үзәкнең җитәкчесе вазифасын били. Әти-әниләре алар белән ихластан горурлана.

– Спортта әти-әни ярдәменнән башка зур уңышларга ирешеп булмый. Әгәр дә аңлаучы булмаса, гаиләдә спортчы үсмәячәк. Шәхес яклау, аңлау тойганда гына формалаша, – дип сөйли Венера Фоат кызы. Ул профессиналь спортчы гына булып калмыйча, әтисе эшен дәвам итүче, яшь буынны спорт серләренә өйрәтүче дә әле. Ул әтисенең һәрвакыт үзенә үрнәк булуын, аның тренерлык тәҗрибәсеннән күп нәрсә алуын яшерми.

– Мин бала чактан ук әтине шәһәрдә ничек хөрмәт итүләрен күрдем. Һәрвакыт ул кешеләр ихтирамын тышкы кыяфәтең белән түгел, ә эшләгән эшләрең белән яуларга кирәклеген искәртә иде. Бу сүзләр минем өчен үрнәк булды, –

дип билгеләп үтә Венера Фоат кызы.

Шулай ук әтисенең үзендә тәрбияләнүчеләрдә ничек итеп пат риотизм хисләрен, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләве турында горурланып сөйли.

– Ул һәрвакыт: «Кайда тудың, син шунда кирәк», – дияргә ярата. Мин мәктәпне тәмамлагач, берничә вуздан чакыру алдым. Әти мине җибәрмәде. «Әгәр үзеңдә көч барын тойсаң, биредә үзеңне күрсәт, үс!» – диде. Мин биредә калдым. Миндә тәрбияләнүче балалар күп, хәзер үзләре үк спорт мәктәбендә эшлиләр, үзләре яшь буынны тәрбиялиләр. Үз вакытында аларга да чакырулар булган, әмма әти аларны кече Ватаннарында калырга күндерә алган, – ди Венера Фоат кызы.

Фоат Әнвәр улы һәм Гөлфия Усман кызы бәхетле әни-әти генә түгел, кайгыртучан әби-бабай да. Аларның өч оныклары бар. Онык ларын спортчы итеп күрергә телисезме дип сорамый булдыра алмадым. «Аларның бәхетле буласыларын күрәсе килә. Әгәр спорт аларга бәхет китерә икән, рәхим итсеннәр, киресенчә булган очракта – кирәкми», – диләр алар.

– ТР Президенты һәм аның хәләл җефетендә кабул итүдә булганнан соң сездә нинди тәэсирләр калды?

– Безгә бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Анда аерым, җылы мохит хөкем сөрде, бу барыбызга да көч-куәт өстәде. Республика үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән гаиләләр янәшәсендә булу бик күңелле булды. Әлеге җылы очрашудан якты истәлекләр генә түгел, буыннан буынга гаилә мирасы булып күчеп барачак истәлекле бүләкләр дә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев