Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алар күңелләре белән яшь

    Чистайлылар пенсионерларның «Өченче буын» республика спартакиадасында призлы урыннар яуладылар.

    Өлкәннәр декадасына Казанның «Триумф» спорт комплексында пенсионерларның «Өченче буын» X Спартакиадасы узды. Юбилей ярышлары ТААСРның 100 еллык юбилеена багышланды.

     55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 тан өлкәнрәк ир-атлар традиция буенча өстәл теннисында, йөзүдә, җиңел атлетикада, дартста һәм пуля белән атышта көч сынаштылар. Республика шәһәр һәм районнарының 27 җыелма командасы, ягъни 251 пенсионер катнашты. Быел спортның ике өстәмә төрендә – төньяк йөрештә һәм гимнастикада ярышлар зачеттан тыш үтте.

     Пенсионерларны турнирга старт бирелү белән ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин һәм башкалар котлады. - Сез безнең яшьләр өчен үрнәк булып торасыз, тирә- юньдәгеләрдә спортка мәхәббәт уятасыз, – диде Илдар Зөфәр улы.

    Безнең шәһәр пенсионерлары иң яхшылар булып чыктылар. Алевтина Чумарова дартс уенында беренче урынны яулап, иң яхшы дип табылды, ә Петр Шушляев әлеге дисцип­линада өченче урынны яулады. Пуля белән атыш вакытында өченче урынны Алексей Еремеев алды. Валентина Шумакова йөзү буенча бишенче булды.

    Без спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

    Гүзәл Гомәрова

    Анна Яковлева

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: