Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алар илебез данын Европа беренчелегендә яклаячаклар

    Мәскәү өлкәсе Протвино шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды.

    Нәкъ менә шушы ярышларга иң яхшыларны билгеләү өчен иң көчле Россия кул көрәшчеләре җыела. Анда армрестлинг буенча Россия җыелма командасы формалаша, ул илебез данын Европа һәм дөнья беренчелекләрендә яклаячак. Безнең республика данын 65 спортчы яклый.
    Алга китеп, шуны әйтәсе килә, Татарстан җыелма командасы яхшы чыгыш ясады һәм гомумкоманда зачетында Осетие җыелма командасыннан гына калышып, икенче урынны яулады.
    ТР җыелма командасы составына "Батыр" спорт көрәш мәктәбеннән җиде спортчы керде (рәсемдә). 16 яшькә кадәрге төркемдә беренче урынны Екатерина Прусакова алды, ул Россия беренчелегендә ике тапкыр җиңүче булды. Шул ук төркемдә Әдилә Нуретдинова чыгыш ясады, ул икенче урын алды һәм Камил Алиуллов, ул мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. 18 яшькә кадәрге яшь категориясендә Россия беренчелегендә үзенең дүртенче җиңүен Адилә Фаздалова яулады. Узган ел йомгаклары буенча Адилә Россиянең иң яхшы спортчысы (армспортта) дип танылды һәм диплом, истәлеккә бүләк белән бүләкләнде.
    Тренер Радик Камаловта шөгыльләнүче Александр Власов сул кулга көрәштә икенче урынны алды, ике кулга көрәштә өченче булды. 21 яшькә кадәрге төркемдә Вугар Сеидов икенче урынны алды һәм Россия беренчелегендә өч тапкыр призер булды. Уң кулга көрәштә Надежда Королева өченче урынны алды.
    "Лидер" спорт мәктәбе вәкилләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. 16 яшькә кадәрге кызлар арасында Анжела Ерашова икенче урын алды. Аның тренеры Виктория Воронина. Кристина Гаранина бары финалда гына Осетиядән килгән кызны җиңә алмады һәм мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ксения Зорянкина финал көрәшендә Мәскәү спортчы белән очрашты һәм уң кулга җитди көрәштә икенче урынга лаек булды. Ике кулга көрәшнең гомуми нәтиҗәләре буенча Ксения өченче булды. Бу кызлар Венера һәм Фоат Уразгильдиевлар җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
    Чистай спортчылары - Адилә Фаздалова, Кристина Гаранина, Ксения Зорянкина, Александр Власов һәм Вугар Сеидов Россия данын Польшада узачак Европа беренчелегендә яклаячаклар. Спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: