Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар бәхетле картлык кичерәләр

Гомер буе бер-берсенә терәк, таяныч булып, бер-берсен аңлашып яшәүче парларга карап сокланабыз, алардан үрнәк, яшәү көче алабыз. Татар Талкышында гомер итүче Наилә апа һәм Нургаяз абый Нуретдиновлар да нәкъ менә безгә өлге булып яшәүче гаиләләрдән. Аларның гомер юлларына сокланырлык та, горурланырлык та: бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Шушы гомер эчендәге сынаулар алдында сынатмаганнар, сынмаганнар, бар киртәләрне икәү бергә, иңне-иңгә куеп җиңә килгәннәр...

Алар гаилә корып җибәргәндә Нургаяз абыйга 24, Наилә апага 21 яшь була. Авылларда гөрләгән кичке уеннарда, аулак өйләрдә башлап йөрүче, бар эштә дә актив, җитез булган яшь егет Нургаязның кызлар арасында да абруе зур була. Оештыру сәләтенә ия булган, тырыш-булган егеткә күз төшерүчеләр аз булмагандыр билгеле. Әмма ул зәңгәр күзле, ачык йөзле, сөйкемле Наилә апаны сайлый. Билгеле, кызның матур итеп сөйләшүләре дә әсир иткәндер... Нургаяз абый армиягә киткәнче ике ел дуслашып йөриләр. Армиядә вакытта хат язышып торуны кирәк дип тапмасалар да, күңелләрендәге мәхәббәт орлыгы гомерлеккә салынган булуын икесе дә тоеп яши алар. Нургаяз абый туган авылына, якыннары, сөйгәне янына тизрәк кайту хыялы, очрашу мизгелләре турында хыялланса, Наилә апа тугры булып, шулай ук тизрәк күрешү хыялы белән аны көтә. Саратов шәһәрендә өч ел армиядә хезмәт итеп кайта егет. Кайтуга, билгеле, Наиләсе янына йөгерә. Бер ел очрашып йөргәннән соң алар кавышып та куялар. 1958 елның 28 ноябре була бу. Шул көннән башлап алар бер җан, бер тән булып дигәндәй, тормыш арбасын бергә тарта башлыйлар. Тырыш-уңган Нургаяз абыйның кулыннан гөл түгелә, Наилә апа да аңардан калышмый билгеле, һәр эштә ярдәм итә. Каенанасы-каенатасы белән дә тату, аңлашып, озак еллар гомер кичерә ул. Кем әйтмешли, уңган ирнең хатыны да уңган була. Һәр эшне киңәшләшеп, аңлашып башкара алар. Үз гомерләрендә ике йорт салып керәләр. «Бер-береңне аңлап, санлап, киңәшләшеп эшләгәндә генә тормыш җайлы бара. Иң кадерле тормыш үз көчең белән эшләп төзегән тормыш ул. Тормышның яме - эштә,» – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклаша Наилә апа. Әлеге уңган парлар колхозда гомер буе намуслы хезмәт итәләр. Нургаяз абыйны 17 яшеннән Мөслимгә тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Бераз тракторда эшләгәннән соң, терлекчелеккә килә ул. Пенсиягә чыкканчы шушы өлкәдә намуслы хезмәт итә. Наилә апа исә колхозда төрле эшләрдә эшли. Кыш көннәрендә кар тоталар, җәйләрен басудан кайтып кермиләр дигәндәй... Соңгы елларында ул клубта эшли. Һәр эшне фидакарьләрчә, җиренә җиткереп башкаралар.
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала: Нәкыя, Наҗия, Гаваз, Илдус үсә. Кече яшьтән үк хезмәт сөючән, тәртипле булып үскән балалар тормышта да югалып калмыйлар, билгеле. Аларның һәрберсе тормышта үз юлын тапкан, әти-әниләренә, туганнарына, кешеләргә карата ихтирам-хөрмәтле. Нәкыя гаиләсе белән Чистайда, Наҗия белән Гаваз исә гаиләләре белән Яңа Чишмәдә, төпчек уллары Илдус яннарында яши. Хәзер инде алты оныклары, сигез оныкчыклары бар. Алар барысы да әти-әниләренә чиксез рәхмәтле. «Мин моннан 31 ел элек Иске Роман авылыннан килен булып төштем. Алар мине үз кызлары кебек каршы алдылар, кызым дип дәштеләр, бүгенгәчә шулай дәвам итә. Чыннан да, мин үземне анда килен кебек түгел, кызлары кебек хис итәм. Мине беркайчан да аерганнары юк: әни кызларына бәйрәмнәрдә нинди бүләк алса, миңа да ала. Авыр вакытларда гел ярдәм кулы сузалар, төпле, акыллы киңәшләрен бирәләр», – ди ихлас күңеленнән киленнәре Резидә.
Бүген Нургаяз абый белән Наилә апа балаларына, онык-оныкчыкларына сөенеп, шатланып, аларның җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, гомер кичерәләр. «Без бик бәхетле, тормышыбыз җитеш. Авырлыкларга бирешмичә, тырышып хезмәт итүебез, бер-беребезне аңлап яшәвебез белән шушы көнгә килеп җиттек», – диләр алар. Әйе, хезмәте барның - хөрмәте бар дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тик менә бүгенге заманның проблемасына - эшсезлек артуга йөрәкләре әрни. «Авылда тормыш көйләнеп бетте, бөтен нәрсә бар кебек, әмма яшьләргә эш юк», – дип борчыла алар. Тормыштагы уңай, яхшы күренешләргә сөенеп, тискәреләренә борчылып яши­ләр. Һәр яңа­лыктан хәбәрдар булырга ты­рышалар, вакытлы матбугат белән даими танышып баралар. Безнең «Чистай хәбәрләре» газетасын ярты гасыр дәвамында яздырып алулары безне аеруча сөендерде. «Яратып укыйбыз. Райондагы хәбәрләрне белеп торырга кирәк», - диләр алар.
...Бүгенге  тук, мул тормышка караган саен Наи­лә апаның күз алдына дүрт бала белән тол калган әнисе килеп баса. Әнисенең өзгәләнеп: «Шушы балаларны туйганчы ашатырлык итеп күкрәгемә куеп кайчан ипи кисәрмен икән?» диеп әйткән сүзләре әле дә колагында яңгырый сыман. Әйе, аларны, аларның әти-әниләрен ачлык та, ялангачлык та сынады. Шуңа да алар бүгенге тормышның кадерен аеруча яхшы беләләр, шөкер итәләр, һәр көн илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога кылалар. Тормышларыбыз матур, дөньялар тыныч, имин булсын иде.
Олы хөрмәткә лаек, мөхтәрәм Наилә Габдулла кызы белән Нургаяз Габбас улы Нуретдиновларга киләчәктә дә шулай пар канат булып тигез, имин гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп гомер итүләрен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев