Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Алар беренче тапкыр паспорт алдылар

    Җиңү көне алдыннан Мәңгелек ут янында яшь чистайлыларга паспорт тапшыру тантанасы булды.

    14 яшькә җиткән 73 кыз һәм егет онытылмас шартларда Бөек Ватан сугышы ветераннары Борис Корнев, Николай Кузнецов, Аркадий Доронин кулыннан паспортлар алдылар. Алар, кырыгынчы елларның батыр солдатлары, тормышларындагы әлеге вакыйга белән тәбрикләп, егет һәм кызларның һәрберсенә изге теләкләрен белдерделәр. Иң мөһиме, алар Ватан өчен горурлык хисе тойсыннар, куелган максатларын тормышка ашыруга ирешсеннәр һәм беркайчан да кече ватаннарын онытмасыннар иде. Радик Биктаһиров башкаруындагы Татарстан турындагы җыр гомуми кәеф белән аһәңдәш булды. Яшьләр үзәгеннән "Ритмы детства" бию студиясенең яшь артистлары чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Бу көнне Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов һәм РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча Чистай районындагы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов (ул бөек бәйрәм алдыннан әлеге тантананы оештырырга тәкъдим итте) кызларга һәм малайларга иң җылы теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу уздырыла торган чараны тагын да әһәмиятлерәк итте, җыелучылар да дулкынланды.
    -Әлеге искиткеч атмосфераны сүзләр белән генә аңлатып булмый, барысы да Бөек Җиңү бәйрәмен көтә, ә без бу минутларда паспорт алабыз, - дип сөйли 3 нче гимназиянең 7Б сыйныф укучысы Ксения Егорова, тормышындагы шәхесне раслаучы төп документны карап. -Барысы да символик. Кәеф күтәрелде. Безнең сыйныфтан минем белән бергә Настя Еремеева, Наил Сөләйманов та паспорт алдылар. Бу безнең өчен истәлекле вакыйга.
    -Бәйрәмне бик матур итеп уйлап оештырганнар, чыннан да кызлар һәм малайлар әлеге тантананы күңелләрендә сакларлар,- дип сүзгә кушыла Настяның әбисе Любовь Катаева. - Барысы да балаларыбыз, оныкларыбыз әлеге җаваплы мизгелнең әһәмиятен, бүген кулларына алган документның мөһимлеген аңласыннар өчен эшләнгән. Алар өчен бу, чыннан да, бәйрәм.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: