Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алар балаларны иминлектә яшәргә өйрәтәләр

    Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары «Ел укытучысы-2020» республика конкурсының зона этабында үз осталыкларын күрсәттеләр.

    Күпьеллык стажы булган педагог­лар күпмедер вакытка үзләрен укучылар итеп тойдылар. Бу көнне алар түгел, ә аларны биш баллы шкала буенча бәяләделәр. Конкурсның муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын кабат исбатладылар: ачык дәрес үткәрделәр. Жюри укытучының теманы ачуның тирәнлеген һәм яңалыгын, укучыларның эшен оештыра белүен, төрле формалар һәм эшчәнлек төрләрен, сөйләм культурасын һәм башкаларны бәяләде. Конкурс 5нче урта мәктәп базасында узды.

    Черемухово мәктәбеннән Алексей Данилов мәгълүмати челтәр технологиясе кулланып, укучыларга теракт барлыкка килгән очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде (рәсемдә).

    Тема катлаулы булуга карамас­тан, дәрес иркен шартларда узды. Төркемнәргә бүленеп, укучылар актив аралаштылар, карарлар кабул иттеләр. Соңрак ноутбукларда тест биремнәрен үтәделәр. Шулай итеп, педагог балаларның дәресне ничек үзләштерүләрен аңлый алды.

    – Нәтиҗә мине сөендерде. Укучылар дәрескә җаваплы карадылар. Мин авыл мәктәбендә эшлим. Шәһәр укучылары белән аралашу миңа ошады, алар бераз башка, үзенчә кызыклы, – дип уртаклашты Алексей Михайлович.

    Педагог укучыларга табигый бәла-казаларда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Әйтергә кирәк, укытучы мәктәптә 21 ел укыта. Ул укучыларга тормыш иминлеге нигезләре юнәлеше буенча гына түгел, информатика буенча да яңа белемнәр бирә.

    Түбән Кама районыннан укытучы Ирина Торошинаның чираты җитте. Ул егетләргә һәм кызларга хәрби исәпкә беренчел куелу турында сөйләде. Армия хезмәтенә ничек әзерләнергә дигән сорау да күтәрелде. Бер команда әгъзалары яшь солдат өчен шәхси туклану рационының составын: ашханә приборларыннан алып тушенкага кадәр кызыксынып өйрәнгән арада, күрше өстәл артында норматив базаны өйрәнделәр, устав документлары белән эшләделәр. Фикердәшләрнең өченче төркеме сугыш турындагы әдәби әсәрләр белән танышты, шул рәвешле армиягә чакырылучының холкын формалаштырды.

    Зона этабының беренче баскычын узу өчен укытучылар дәресләренә үзанализ ясадылар һәм жюри сорау­ларына җавап бирделәр.

    Татарстанда гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең өлкән укытучысы Александр Картошкинга беренче тапкыр «Ел укытучысы» конкурсында катнашучыларны бәяләү мөмкинлеге бирелде. 2000 еллар башында ул үзе дә баррикаданың шул ягында булган –  тормыш иминлеге нигезләре буенча белем биргән һәм иң яхшы исеме өчен көрәшкән. Конкурсның ул вакыттагы һәм хәзерге үзенчәлекләрен чагыштырып, ул педагогларга үз күнекмәләрен күрсәтү хәзер катлау­лырак дигән нәтиҗә ясады, чөнки заманча технологияләр күбрәк җәлеп ителә. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала – укытучының үз дәресенә мөнәсәбәте элеккечә үк җитди. 

    – Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары конкурсның аерым номинациясендә юкка гына катнашмыйлар. Биредә үз үзенчәлекләре бар. Укытучылар өстенә зур бурыч һәм җаваплылык йөкләнә. Алар балаларны куркыныч хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга, аерым алганда, аларны булдырмаска өйрәтергә тиеш. Еш кына мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре фәнгә җиңел карый. Күпләрнең математика, физика, рус теле беренче планда тора. Тормыш иминлеге нигезләре дәресе өстенлекле булсын иде, чөнки фән куркыныч янаганда ничек исән калырга өйрәтә, – дип билгеләп үтә Александр Иванович.

    Конкурсның икенче өлеше мас­тер-класслардан торды. Педагоглар жюрига үз эшләнмәләре турында сөйләделәр, сайланган теманың актуальлеген расладылар, киң аудитория белән аралаша белүләрен күрсәттеләр. 

    Безнең районны 4нче урта мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Николаев тәкъдим итте. Шушы этап нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы дип танылды. 

    Калган катнашучылар үз нәтиҗәләреннән канәгать калды, чөнки шундый дәрәҗәгә җитеп, алар үзләренең һөнәри осталыкларын исбатлап кына калмыйча, үз дәресләрендә кулланыла торган күнекмәләрне дә камилләштерә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: